Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Илдар Юзеев – безнең маякларыбызның берсе»: Чаллыда «Мәйдан» журналы әдәби кичә уздырды

Чаллыда Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевның 90 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте. Аны «Мәйдан» журналы һәм Язучылар берлеге оештырды. Әлеге чарада Илдар Юзеев премиясе ияләре һәм «Бу заман шундый заман ул…» әдәби бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнде.

news_top_970_100
«Илдар Юзеев – безнең маякларыбызның берсе»: Чаллыда «Мәйдан» журналы әдәби кичә уздырды
https://vk.com/kult_chelny

Чаллының 39нчы мәктәбендә узган шигъри кичәгә мәртәбәле кунаклар, язучылар, әдәби берләшмә җитәкчеләре, укытучылар, китапханәчеләр чакырулы иде. Баштарак, нигә берәр татар мәктәбендә уздырмадылар икән, дип гаҗәпләнсәк тә, мәктәпнең эченә кергәч, барысы да аңлашыла төште. Моннан берничә ел элек кенә сафка бастырылган,  шәһәрнең яңа районында урнашкан мәктәп үзе дә, залы да искиткеч матур, якты. «Мәйдан» журналы баш мөхәррире Лилия Фәттахова сүзләренчә, рус мәктәбе булса да, милли җанлы мәктәп җитәкчелеге Илдар Юзеевка багышланган чараны уздырырга бик рәхәтләнеп ризалашкан.

«Мәңгелек белән очрашу» дип аталган кичәнең сценариен шагыйрә  Лилия Гыйбадуллина язган. Кичәдә Илдар Юзеевны күреп белгән әдипләр легендар шәхес турындагы хатирәләрен яңартты. Илдар Юзеев иҗатында тәрбияләнгән яшь буын тарафыннан да шагыйрь турында күп җылы сүзләр яңгырады.

Рифат Җамал: «Бүген сезнең алда Илдар Юзеев аркасында басып торам»

Язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдулла, башка чарада катнашу сәбәпле, Чаллыга килә алмаган. Әдәбият сөючеләрне аның исеменнән урынбасары Рифат Җамал сәламләде. Рифат Җамалның әдәбият юлына аяк басуына нәкъ менә Илдар Юзеев сәбәпче булган икән. 

Берсендә яныма Шаһинур Мостафин килгән. «Сиңа Язучылар берлегенә керү өчен гариза язарга кирәк», – ди. «Минем ише эш арасында кәгазь сырлаучылар күп булыр ул, кеше көлдермик», – дидем аңа. Хәйран тарткалашканнан соң, төп «козырен» тартып чыгарды: «Сиңа рекомендацияне Илдар Юзеев үзе бирә», – диде. Илдар Юзеевны кеше буларак та, язучы буларак та бик хөрмәт итә идем. Шуннан соң килештем. Мин бүген сезнең алда Шаһинур Мостафин һәм Илдар Юзеев аркасында басып торам, – диде ул.

 

Фото: © автор фотосы

Факил Сафин: «Илдар Юзеевны Башкортстанда да, Татарстанда да онытмасыннар, дидек»

Әлбәттә инде, әлеге бәйрәмнең үзәге – шагыйрь исемендәге премияләрне тапшыру булды.

  • Илдар Юзеев исемендәге премия туган телне, әдәбиятны саклау һәм үстерү, язучыларны активлаштыру максатыннан Татарстан Язучылар берлеге, Чаллы язучылар оешмасы һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиалы – «Мәйдан» журналы гамәлгә куйган әдәби-иҗтимагый премия. Ул иганәчеләр ярдәме белән тормышка ашырыла.

Илдар Юзеев премиясе бер ел эчендә «Мәйдан» журналында басылып чыккан иң яхшы әсәр авторларына, журналның абруен күтәрүгә зур көч куйган журнал редакциясе хезмәткәренә һәм татар матбугатын яшәтүгә ярдәм итүче бер эшмәкәргә тапшырыла.

Премиянең башлангычы «Мәйдан» журналының элекке баш мөхәррире, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Факил Сафин исеме белән бәйле. 2005 елда булдырылган премия, берничә ел пауза алганнан соң, яңадан торгызылды. Аның кире кайтарылу хакында Факил Сафин үзе бәян итте.

Әлеге премияне тапшыру тукталып алган иде. 2020 елда без «Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире Резедә Гасыймова белән сөйләштек тә, «Көмеш кыңгырау» – Шәүкәт Галиев исемендәге, «Мәйдан» Илдар Юзеев исемендәге премияләрне тапшыра башлады. Моннан 1 ай элек 2нче татар гимназиясендә Шәүкәт Галиев премиясе тапшырылды. Әлеге 2 шәхескә тукталуыбыз юкка түгел. Алар икесе дә – Чаллының татар матбугаты үсешенә нык теләктәшлек күрсәткән әдипләр. Чаллыга еш киләләр иде, даими редакция эшләре белән танышып тордылар. Без Чаллыда аларның иҗат кичәләрен гөрләтеп үткәрдек. Үзләренең вафатыннан соң да аларны һич кенә дә оныттырасыбыз килми, – диде ул.

 

Фото: © https://vk.com/kult_chelny

Факил Сафин Илдар Юзеев исемендәге премияне «кызыклы премия» дип атады.

Үзе Башкортстаннан булгач, Илдар абыйны Башкортстанда да, Татарстанда да онытмасыннар, дидек. Премиянең берсен Башкортстанда яшәүче бер татар язучысына бирәбез. Ә инде Татарстанда яшәүче язучыбызның «Мәйдан» редакциясе белән элемтәдә булуы – төп таләбебез. Өченче премия татар матбугатын яшәтү, аны саклап калуга ярдәм күрсәткән редакция хезмәткәренә тапшырыла.

Премиянең дүртенче лауреаты да бар. Хәзер татар матбугаты өчен бер дә җиңел чор түгел. «Мәйдан» журналын яшәтүгә көч куйган бер эшмәкәргә Илдар Юзеев исемендәге диплом һәм медаль тапшырыла. Без аны «акчасыз премия» дип йөртәбез. Акчасыз булса да, эшмәкәрләр аны сөенеп кабул итә, – дип көлдерде Факил абый тамашачыны.

Илдар Юзеев премиясенең быелгы лауреатлары

Быел Илдар Юзеев исемендәге премиягә, шигырьләр циклы һәм актив әдәби-иҗтимагый эшчәнлеге өчен, Чаллыда яшәп иҗат итүче язучы Әлфия Ситдыйкова, чәчмә әсәрләре өчен Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысы Хисаметдин Исмәгыйлев һәм «Мәйдан» журналының абруен күтәрүгә керткән күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен язучы Рәшит Бәшәров лаек булды. Алар бүләкләрне премиянең иганәчеләре кулыннан алды. 

«Мәйдан» журналына озак еллар дәвамында ярдәм күрсәтүе өчен, Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрид Бәшәровка премия дипломын Татмедиа АҖ медиа директоры Алсу Исмәгыйлева тапшырды. Ул бүгенге татар матбугатына эшмәкәрләр ярдәме бик кирәк булуын ассызыклады.

Татар әдәбиятын укучылар күп булсын өчен, аңа һәрдаим игътибар юнәлтеп тору кирәк. Әлбәттә, бу эшнең зур өлешен татар журналистлары башкара. Шул уңайдан «Мәйдан» коллективына зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Ләкин иң кадерлесе – татар әдәбиятына милләтпәрвәр шәхесләрнең булган игътибары. Ул чыннан да бик зур мәгънәгә ия. Милләтеңне яратып, аның үсешенә өлеш кертү теләге иң беренче күңелдә туа. Шушы теләкне тормышка ашыру – бик зур гамәл, – диде ул.

Алсу Исмәгыйлева Фәрид Бәшәровка Татмедиа АҖ җитәкчесе Шамил Садыйковның Рәхмәт хатын да тапшырды. 

 

Фото: © https://vk.com/kult_chelny

Премия иясе – тыйнак, аз сүзле Әлфия Ситдыйкованың дулкынлануы сәхнәдән дә сизелеп торды. Язучы Илдар Юзеев премиясенең үзе өчен аеруча кадерле булуын әйтте.

Чөнки мин үземне аның фатихасын алып калган иҗатчы дип әйтә алам. «Ләйсән» берләшмәсенә йөргән вакытлар, Илдар Юзеев шәһәребезгә килде. Минем исә аңа үземнең шигырьләремне күрсәтәсем килә. Ике шигыремне машинкада бастырдым да, «Ләйсән» берләшмәсендә карадык. Берләшмә җитәкчесе «бик үк уңышлы түгел» дип, беренче куплетларын алып куярга кушты. Икешәр куплет кына калдырып, 2 шигыремне дә Илдар абыйга күрсәттем. Ул аларны кулына алып укыды да: «Сеңлем, боларның башларын кем кисте?» – ди. «Болар – кычкырып торган җырлар, көй яздырырга кирәк», – диде. Илдар абыйга күрсәткән «Язмышлар» дигән җырымның Флүрә Талипова тарафыннан башкарылып, бүген дә сәхнәләрдән төшкәне юк, – диде ул.

 

Фото: © https://vk.com/kult_chelny

Башкортстанда яшәп иҗат итеп ятучы язучы Хисаметдин Исмәгыйлевка әлеге премия үзен чын язучы итеп тоя башларга ярдәм иткән. 

Үземне чыннан да язучы дип хис итә башладым мин, әлеге премияне алгач. Һич язучы булырмын дип уйламаган идем, дөнья шулай китереп куйды. 40 яшемдә генә яза башладым. Үземнең балаларым алып укыр дип, биографик әсәр иҗат иттем. Ә инде һөнәрем буенча мин  – байтар. Моны күппәр белмидер дә әле. Борынгы татар төрки телебездә бу сүз «ат табибы» дигәнне аңлата. Әлеге көндә дә авылда яшәп, сыер койрыгы борып ятам, – дип көлдерде барысын да язучы.

 

Фото: © https://vk.com/kult_chelny

Хисаметдин ага, иҗаттан тыш, башка күп төрле һөнәрләр белән дә шөгыльләнә икән. «Мин шәл дә бәйли беләм, бүрекләр, туннар да тегәм, келәм дә тукыйм», – дип сөйләде ул ахырдан «Интертат» хәбәрчесенә.

Рәшит Бәшәр үзенең чыгышында Илдар Юзеевны сабый җанлы, чиста күңелле кеше буларак искә алды.

Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев һәм Рәзил Вәлиев миңа Язучылар союзына керү өчен рекомендация бирделәр. Аларның ышанычын акларга тырыштым, иҗат иттем. 50 яшьлек юбилеема килгәч,  Илдар абый миңа: «Рәшит, мин сиңа бер сүз әйтер өчен генә килдем. Син минем ышанычымны акладың», – диде. Бу минем өчен бик зур сөенеч булды, – диде ул. 

Шәхсән үзем өчен, балалар язучысы буларак, җырлап укыла торган рәхәт шигырьләре өчен дә кадерле Рәшит абый.

 

Фото: © https://vk.com/kult_chelny

Лилия Фәттахова: «Заман нинди генә булган очракта да кеше үзгәрми»

 «Мәйдан» журналы редакциясе татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, татар телендә әдәби әсәрләр язучы яңа авторларны барлау максатыннан, «Бу заман шундый заман ул…» дигән әдәби конкурс игълан иткән иде.

«Мәйдан» журналы баш мөхәррире Лилия Фәттахова сүзләренчә, авторлар алдына әсәрләр аша хәзерге заман кешесен сурәтләп бирү бурычы куелган. «Бәйгене үткәргәндә шундый нәтиҗәгә килдек: заман, вазгыять – ул тормыш театрындагы декорацияләр генә. Заман нинди генә булган очракта да кеше үзгәрми. Кеше һаман да яна, нәфрәтләнә, ул көчле, көчсез, ваемлы, ваемсыз, ихтыярлы, ихтыярсыз… Кеше үзгәрми. Хәзерге заман авторлары шул кеше турында яздылар», – диде ул.

 

Фото: © https://vk.com/kult_chelny

Бәйгегә Татарстанның һәм Башкортстанның төрле төбәкләреннән 24 хикәя, 13 повесть килгән. Аларга Факил Сафин җитәкчелегендәге жюри бәя биргән.

Бу бәйгегә йомгак ясалгач, авторларга кемне дә булса сүгәргә кирәк бит инде. Менә шул сүгеләчәк кеше бүген мин булам инде. Риза булмасагыз, рәхәтләнеп сүгегез. Бәлки, бу изге Рамазан айларында ачулануларыгыз кабул да булмас әле, – дип шаяртты әдип. Гомумән, әлеге җитди, саллы кичәне Факил абый үзенең кызык сүзләре белән даими җанландырып торды.

«Повесть» номинациясендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе, «Интертат» электрон газетасы, «Атна вакыйгалары» газетасы баш мөхәррире Рәмис Латыйповның «Чәчәк» әсәре беренче урын алды. Икенче урынга, «Чоңгылның чите юк» әсәре өчен, Башкортстанда яшәп иҗат итүче язучы Закир Әкбәров лаек дип табылды. Өченче урын Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче яшь язучы Айзирә Имамовага бирелде.

Әлеге бәйгенең «Хикәя» номинациясендә өченче урын, «Бөтенләйгә кайту» әсәре өчен, Әтнәдә яшәп иҗат итүче язучы Гөлүсә Батталовага, икенче урын, «Мин берүзем түгел» хикәясе өчен, Фатыйма Гыйльметдиновага бирелде. «Шагыйрьнең дөньялыкка сәяхәте» әсәре өчен, Әгерҗедә яшәп иҗат итүче язучы Наилә Харисова җиңүче дип табылды.

Рәмис Латыйпов: «Чаллы – үзенчәлекле шәһәр, монда милли мохит тә икенче»

Кичәдән соң әлеге бәйгенең җиңүчеләре белән аралашып алу мөмкинлеге туды. Аларның фикерләрен дә язып үтәм. 

Рәмис Латыйпов Тукай аенда Илдар Юзеев хөрмәтенә шундый кичә оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Безнең бик күп шәхесләребез бар. Аларның һәрберсе Тукаебыз, Җәлилебез кебек үк хөрмәтләүгә лаек. Илдар Юзеев – ул романтик, тәмле телле, үзенчәлекле шагыйрь. Кайсы шагыйрьләрне яратасыз, дигәндә, аның исемен атамый калучылар юктыр. Мин шәхсән үзем дә Илдар Юзеев белән аралашу бәхетенә ия булган кеше. 1998 елда аның белән  Габдулла Тукай турында әңгәмә эшләгән идем. Илдар абый белән күбрәк аралашасы калган, кызганыч, ул вакытта яшьрәк идем шул әле, – диде Рәмис Латыйпов. Ул бәйгегә үзенең әсәрен урын алырмын дип өметләнмичә, «кызык өчен» дип кенә җибәреп караганын әйтте.

Җиңәрмен дип һич уйламаган идем, гаҗәп булды. Мин үзем табигатьне бик яратам. «Чәчәк» повестемдә табигать аша үземнең бу дөнья турында уйлануларымны бирергә тырыштым, – диде ул.

 

Фото: © https://vk.com/kult_chelny

Соңгы вакытта төрле әдәби чараларда еш катнашкан баш мөхәрриребездән Чаллыдагы татар мохите турындагы фикерен дә сорадым. Рәмис Латыйпов Чаллының гомумән үзенчәлекле төбәк булуы турында әйтеп үтте.

Чаллыдагы татар мохитенә тулысынча бәя бирә алмыйм, аның өчен биредә яшәргә кирәктер, мин читтән карап бәя бирәм. Тик Чаллы ул – бик үзенчәлекле төбәк, үзенчәлекле шәһәр, андагы яңалыклар да, кешеләр дә үзенчәлекле. Казаныбыз борынгы, классик, академик шәһәр булса, Чаллы – бөтенләй икенче төрле кала. Казанның урамнары тар, анда уңга борылырга кирәк икән, уңга борыласың, сулга кирәк икән – сулга борыласың. Чаллының исә урамнары киң, бер башыннан икенче башы күренә. Проспектларда, киң булгач, һава да күп, кешеләре дә икенче. Миңа калса, Чаллыда маҗара, сәяхәт эзләп зур төзелешкә дип чыгып киткән кешеләр яши. Казан ул – үз характеры, үз традицияләре булган бер авыл шикелле. Ә монда төрле «орлыклар» җыелган. Чаллыга әле андый «авыл»га әйләнер өчен күп вакытлар кирәк. Шуңа да монда иҗатчылар да икенче. Бу музыка өлкәсендә дә күренә.

Ә инде татар мохитенә килгәндә,  90нчы еллардагы татар милли хәрәкәте вакытында аның «төш»е Чаллыда булган. Аның бит «Чаллы яшьләре» дигән бер сүзе дә бар иде. Чөнки алар башка татар яшьләреннән аерылып тордылар. Хәзер дә миңа мондагы милли мохит, милли рух икенче кебек тоела, – ди автор.

Айзирә Имамова: «Мин нәкъ бүгенге заманда яшәвемә шатмын»

Айзирә Имамова – яшь язучы, шагыйрә. Бүгенге көндә «Шәһри Чаллы» газетасында журналист булып эшли.

Илдар Юзеев белән шәхсән таныш булмасам да, мин аның яхшы кеше икәнен беләм, һәм без аның белән һичшиксез уртак тел таба алган булыр идек, дим мин. Аның шигырьләре күңелемә бик якын. Менә бу бүген сәхнәдән укыган шигыремдә дә ул мин әйтәсе килгән сүзләрне 1971 елда ук әйтеп биргән.

 

Фото: © https://vk.com/kult_chelny

Айзирә, иҗади бәйгенең исеменә бәйләп сорыйм әле, синең өчен нинди ул – бу заман?

Беренчедән, мин нәкъ бүгенге заманда яшәвемә бик шатмын. Чөнки бүген тырышкан кешегә алга барырга мөмкинлекләр күп. Мин аларның барысын да кулланырга тырышам. Шул ук Бөек Ватан сугышы чорларында туган булсак, бүгенге мөмкинлекләрнең берсе дә булмас иде. Аннан мин – уңайлыклар ярата торган кеше. Эштән соң рәхәтләнеп ял итү өчен шартлар булмаса, белмим, ничек яшәр идем. Өлкән буын тәнкыйть белән караса да, мин телефоннар барлыкка килү, интернет, алар аша дөньяга чыга алу – үзе бер могҗиза дип уйлыйм. Миңа калса, бу – хәзерге заманның зур өстенлеге.

Җиңгән әсәреңдә замана кешесе ничек ачыла?

Минем әти белән әни олыгаеп өйләнешкән. Шуңа да мин яшьтәшләремнән аерылып торам. Әти-әниемнең яшь чаклары, ул чор белән кызыксынам, шул вакытларны сорашам. Үз әсәремдә дә шул чорда яшәгән ханым һәм аның хәзерге вакытта яшәгән тормышы сурәтләнә. Шул авыр вакытларны узып, хәзерге заманга кадәр килеп җитә, чит илгә чыга, анда танылу ала. Әсәремнең үзәгендә – хатын кыз язмышы. Хатын-кыз нинди генә авыр чакларда да, нинди генә авыр заманнарда да сабыр булып кала белә, барысын да җиңеп чыга һәм үз урынын таба.

Мансур Гыйләҗев: «Илдар Юзеев – безнең маякларыбызның берсе»

Кичәне Казаннан килгән бер төркем шагыйрьләр, язучылар йомгаклады. Алар арасында аксакал язучыларыбыз да, яшь каләм ияләре дә бар иде.

Язучы, драматург Мансур Гыйләҗев Илдар Юзеев иҗатын башкаларга да юл күрсәтүче якты маяк белән чагыштырды.

Океан ярындагы маяк яктылыгы белән баржаларны, корабларны, көймәләрне үзенә тарта, аларга дөрес юл күрсәтә. Ярдагы маяк беркайчан да йөгереп йөрми, корабларны эзләми, ул нык булып үз урынында тора, һәм кораблар аңа тартылалар. Илдар Юзеев та – безнең маякларыбызның берсе. Ул – яшәргә юлны югалткан кешеләргә дә яктылык күрсәтә торган язучы. Мин, Илдар Юзеевның яктылыгы беркайчан да сүнмәсен, дип телим, – диде ул. 

 

Фото: © https://vk.com/kult_chelny

«Кайтарыгыз Илдар Юзеев әсәрләрен театр сәхнәсенә!»

Язучы-прозаик, шагыйрь һәм драматург Хәбир Ибраһимов Илдар Юзеевның көчле драматург, шигъри драматург булуын билгеләп үтте. Ул, шактый таләпчән тонда, татар театрлары режиссерларыннан Илдар абыйның әсәрләрен сәхнәгә кире кайтаруларын сорады.

Мин театрларга еш йөрим. Тик, гафу итегез, миңа бүгенге көндә театрларның, режиссерларның вазгыяте ошамый. Мелодрама карасаң – елап, комедия карасаң, көлеп булмый. Ниндидер «лаборатор» дигән булып куеп яталар шундый әсәрләр. Элек без Илдар Юзеев әсәрләрен карарга театрга махсус бара идек. Ул – шагыйрь буларак драматургиягә килеп кергән кеше. «Сандугачлар килде безгә» спектаклен генә алыйк. Исламия Мәхмүтова башкаруында «Кыр казлары артыннан» җырын елап тыңлап үскән буын без. Кайтарыгыз безгә ул спектакльләрне! Кая монда режиссерлар, кайтарыгыз аларны безгә. Качып утырасыз «лаборатория» дигән булып. Аның романтик рухтагы спектакльләре сәхнәгә кире кайтырга тиеш, – диде ул.

Әдәби-музыкаль кичәдә чыгышлар җыр-биюләр белән үрелеп барды. Илдар Юзеев шигырьләрен Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче каләмдәшләр Айрат Суфиянов,  Лилия Гыйбадуллина һәм Айзирә Имамова, мәктәп балалары укыды. Илдар Юзеев сүзләренә язылган җырлар яңгырады.

Кичә милли гимныбызга әверелгән «Туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100