news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда көзге ярминкә – җаның ни тели, шул бар!

«Интертат» хәбәрчесе Чаллының «Төзүчеләр» стадионы каршындагы мәйданда узган көзге ярминкәдә булып, гөрләп торган сәүдә рәтләрен карап, бәяләр, сатучылар һәм сатып алучылар белән танышып кайтты.

news_top
Чаллыда көзге ярминкә – җаның ни тели, шул бар!
Фото: © «Интертат», Гөлназ Хәбибуллина

Чаллыда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте. Мин дә, вакыт табып, акча янчыгымны кыстырып, ярминкәләрне урап кайтырга булдым. Өстәвенә, иртәдән үк күк йөзе чалт аяз булып, кояшы да урамга чакырып торды.

Авыл хезмәтчәннәре атна саен шәһәрнең 3 мәйданында – «Төзүчеләр» стадионы каршындагы мәйданда, «Южный» агросәнәгать паркында һәм шәһәр ипподромында сәүдә итә. Ярминкәләрнең безгә иң якыны – Төзүчеләр стадионы каршындагысы. Быелгы коры, алтын көзгә соклана-соклана, җәяүләп кенә сәүдә рәтләренә таба атладым.

Фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар биредә үзләренең иң яхшы продукциясен тезеп салган. Валлаһи, җаның ни тели – шул бар, күгәрчен сөте генә алып килмәгәннәр. Кайбер сатучыларның продукциясе шактый кимергә дә өлгергән. Мәсәлән, сөт һәм сөттән әзерләнгән башка ризыклар бик аз күләмдә генә калган, чөнки ярминкәгә барасы кешенең күбесе минем кебек унга кадәр йоклап ятмый. Иң җитезләр, гадәттәгечә, рәт араларыннан иртәнге җиде-сигезләрдә үк уза, иң тәмле ризыкларны, яшелчә һәм җиләк-җимешнең яхшы сортларын очсызрак бәядән эләктереп калырга ашыга.

Кабак – файдасы бер табак

Яр буе ягындагы рәтләрдә кунакчыл мөслимлеләр ярминкәгә килүчеләрне кайнар чәй һәм яңа пешкән коймак белән сыйлый. Матур татарча җырлар да кабызып куйганнар. Тәмле коймак исләре шунда ук үзенә тартып китерә, бармас җиреңнән барырсың да, кирәк әйбереңне нәкъ менә шулардан алырсың.

Мөслим районы Иске Карамалы авылыннан Кәримовлар гаиләсе ярминкәгә бер машина кабак алып килгән! 2 төрле сорт: 1 төренең килосы – 20, икенчесенеке 25 сум.

Кыйммәтрәге бик сусыл, тәмле кабак. Анысын үстерү дә катлаулырак. Башкаларының орлыгын төртеп куясың да, үзе җитешә. Ә бу сортны үсентедән утыртырга кирәк. Болай кабак үстерүнең мәшәкате күп түгел, чүбен вакытында утап торсаң, әйбәт үсә.

Ел саен 4-5 тонна кабак үстереп сатабыз. Зурларын дус-ишләргә, туганнарга өләшәбез. Иң матурларын, кечкенәләрен ярминкәгә алып киләбез. Шәһәр кешесе зур кабак яратмый. Ел саен 4-5 тонна кабак үстерәбез. Кабакны бәрәңге боламыгына салабыз, бәлешен дә пешерәбез. Тик хәзер кабак бәлешен пирог сыман гына пешерәләр. Ә без яшь чакта өстен кисеп, май сибеп, чын бәлеш сыман ашый торган идек, – дип, хатирәләргә дә бирелеп алырга өлгерә кабак хуҗасы.

«Эх, алмасы, алмасы ла, балдан татлы, ширбәтле»

Ул арада, кабак турында сорашканымны күреп булса кирәк, тагын бер абый: «Ә син минем кабакны күр әле», – дип, эндәшә. Тукай районы Калмаш авылында яшәүче Рамил абый икән. Ул гигант кабак үстергән.

«Торпеда» сортлы. Танышлардан алып, беренче ел гына утырттык. Менә шулай зур булып үсте, – дип уртаклаша ул.

Рамил абый алманың да төрле сортларын сата. Гомумән, әлеге ярминкәдә әле килеп керү белән үк алма сатучылар аеруча күп булуга игътибар иткән идем. Алманың килосы 100 сум. 5 литрлы чиләген, сортына карап, 200 сумга да, 250 сумга да тәкъдим итәләр.

«Рамил абый, кеше быел алма юк, дип зарлана. Сезнең уңышка карасаң, һич алай дип әйтмәссең», – дим.

Алма агачына карап. Җитәрлек булды, Аллаһка шөкер. Менә бит төрле сортларын алып килдек. «Китайка» да бар, кызыл алма да. Кемдер повидло ясарга, пирогка дип, йомшаграк алма сайлый. Ашар өчен катырак, сусылрак төрләрен алалар. Сораган кешегә, бәясен төшереп тә бирәбез, – ди әңгәмәдәшем.

Ул арада Рамил абыйның сатып алучылар белән мәш килгән тормыш иптәше Илсөяр апа да бушый. «Ирегезне эләктердем әле мин, ачуланмасагыз», – дим. «Бер дә жәл түгел, рәхәтләнеп сөйләсен», – дип елмая ул, мөлаем карап. Илсөяр апа әле уңган бакчачы гына түгел, волонтер да икән. Ул атна буе авыл активистлары белән бергә махсус операциядәге егетләр өчен сетка үрергә йөри, шимбә-ял көннәрен исә ярминкәгә багышлый.

Рамил абый, сатарга дип, махсус рецепт буенча маринадланган әче борыч та алып килгән.

«Әче борычны җыеп кертеп куясың да, 2 көндә кызара. Мин моны уксус һәм бал салып ясадым. Әче яраткан кеше өчен нык шәп әйбер. Банкасы 200 сум», – диде ул.

Рамил абый белән Илсөяр апа яныннан күчтәнәчсез дә китмәдем – «балаларыңны сыйларсың» дип, аралашучан калмашлылар 2 кесәмә дә тәмле алмалар тутырды.

Инде мәмрәп балан да җитешкән. Аны, гадәттә, беренче салкыннар төшкәч кенә җыя башлыйлар иде, быел иртәләгәннәр. Кечкенә чиләгенең бәясе – 100 сум.

Кала халкы пирогын пешерергә дип тә, шифалы үзлекләргә ия булганга, дәвалану өчен дә сорый. Катырып куярга дип, күпләп алучылар да бар, – ди сатучылары.

«Быел бал әйбәт булды»

Көзге ярминкәдә умартачыларга аерым рәтләр бүлеп бирелгән. Алар янына килү белән балның хуш исеннән башлар әйләнә башлый. Күпчелек баллар әле утырырга да өлгермәгән, гәрәбәдәй сап-сары булып, чәй эчәргә ымсындырып тора.

Мөслим районы Игенче хуҗалыгыннан Миргазиян абый Шәйхетдинов 100ләп баш умарта тота икән. Төп ярдәмчесе – хатыны.

Ярдәмченең корттан курыкмавы, чага калса, чирләмәве кирәк инде. Аллаһка шөкер, бөтен эшне дә хатын белән икәүләп эшлибез, – дип уртаклаша ул.

Миргазиян абый быел балның әйбәт булуын да билгеләп үтте. Умарталыгы күчмә булганга, балның да төрлесен тәкъдим итә.

Бал әйбәт булды, зарланырга һич урын юк. Чәчәк баллары да, юкә балы да бар. Юкә балының 3 литрын 2500 сумнан сатам, калганнарын 1800 сумнан. Кәрәзле баллар килосына карап. Кечкенәрәк кәрәз 900 сумга чыга, зурраклары 1500 сум тирәсе, – диде ул.

«Барысы да үз бакчабыздан»

Алма, бәрәңге, кәбестә, суган, кишер, чөгендер сатабыз, кызлар. Барысы да үз бакчабыздан, Зәй нигъмәтләре», – ди Зәй районы Зичәбаш авылыннан килгән Нәфисә апа Нигъмәтуллина. – Без үзебез Чаллыныкылар. Җәй буе авылда торып, яшелчәләр үстерәбез. Быел 80 баш кәбестә генә утырттык. 40 сутый бакчабыз бар. Пенсиягә чыккач менә шулай эшмәкәрлеккә керештек. Пенсиягә генә яшәп булмый, җаным. Фатир өчен түләүләр дә күп килә бит, ә пенсия нибары 18 мең тәңкә, – дип ачыла ул.

Нәфисә апаның сарымасакны килосын 400 сумнан сата. Суганны – 40, кишерне – 50, бәрәңгенең чиләген 250 сумнан тәкъдим итә.

Иң озын чират Тукай районы Биклән авылыннан Салаватовлар машинасы янында иде. Хуҗабикә белән аралашканчы, миңа да хәйран гына чират торырга туры килде. Аларның киштәләре бик бай: әллә ничә төрле бәрәңге, нык, шәп кәбестәләр, ялтырап торган суган, баллы борыч, орлык суганы саталар.

Әле кыярым да бар иде. Анысын килеп туктау белән үк алып бетерделәр. Борыч та аз гына калды. Болгар борычының килосын 100 сумнан саттык. Орлык суганнары 200 сум. Әбиләргә бераз төшеп тә бирәм инде. Быел кәбестәбез бик уңды. «Профессор» дигән сорт, быел беренче генә тапкыр утыртып караган идек, – дип сөйли ул.

Без менә «оптом» алучылар булып чыгабыз инде. Капчыклап суган, кишер, бәрәңге алдык. Безгә ташлама буламы соң? – дип, безнең сөйләшүне бүлә ярминкәгә килгән ирле-хатынлы Моратовлар. – Шәһәрдә яшибез, тик авылда үскән яшелчә ашыйсы килә. Ел саен ярминкәгә чыгып кишер, суган, бәрәңгене күпләп алып куябыз. Гаражда саклыйбыз, кирәк вакытта гына барып алабыз, – ди алар.

«Апрельдә үк бакчага күченәм»

Бу дөньяда хатын-кыз битараф кала алмый торган бер нәрсә бар. Баш катырып, озак уйланып торасы түгел – чәчәк инде бу. Минем дә күзем аллы-гөлле, матур чәчәкләргә төшә. Аларның хуҗасы Мария Николаевна әлеге чәчәкләр арасында үзе дә балкып утыра. Җәйнең-җәй буе шәһәр янәшәсендәге бакчасыннан кайтып кермичә, төрле сортлы чәчәкләр үстерә икән.

Апрель аенда ук бакчама күченәм. Бик күп төрле чәчәкләр үстерәм. Аларны җәй буе базар кырыенда сатам. Хәзер менә көзге сортлар, соңгы чәчәкләрне алып килдем. Мультифлора, корейка, ромашка, – дип, әллә никадәр чәчәк исеме атый ул. Мария Николаевнаның бакчасында әле дә гөрләп яшел суган, укроп, салат үсә. «Бизнесмен» апа аларның бер бәйләмен 50 сумнан сата.

«Кая барсам да таныйлар, кайчагында, үземне артистлар кебек хис итәм»

Ит сату рәтләрендә халык тагын да күбрәк. Чаллылылар бу тирәдә аеруча да ашыкмыйча йөри. Һәр кисәкне җентекләп карый, бәяләрне өйрәнә.

Ите тәмле, гел Гөлнәзирәдән алам. Бүген дә иткә дип махсус килдем Ашка сөяклерәге кирәк иде, – ди, матур итләр сайлап торган Әнвәр абый. – Минем кебек, итне нәкъ менә 1 кешедән генә алучылар да күп. Андыйлар эзләнеп йөрмичә, танышы янына туп-туры килә, – ди ул.

Гөлнәзирә апа Шәрәфетдинова сыер ите белән сату итә. Бәяләр, сөякле-сөяксез булуына, кайсы җире булуына карап, 550 сумнан алып 1200 сумга кадәр.

17 баш тана-үгезләр асрыйбыз. Дөрес, мал тоту хәзер бер дә җиңел түгел. Фуражы да, печәне дә кыйбат. Берничә баш мал «расхуд»ка китә дә китә. Ләкин бер ияләшкәч, асрыйсы килә шул.

Ит кенә түгел, субпродуктлар да алып киләбез. Мал аякларының килосы – 300 сум, чөнки мәшәкате күп. Өтәр өчен газы, юар өчен суы күп китә. Бавырларның бәясе артты, килосы 700 сумга менде. Йөрәкне – 350, үпкәне – 100 сумнан куйдык. Эч майлары-50-60 сум.

Мин 35 ел ГЭС базарында ит саттым. Хәзер яшь җитте инде, шулай ярминкәләрдә генә сатарга калдым – ди ул.

Гөлнәзирә апа сүзләренчә, итнең тәме малны чалган кешенең кулы тәмле булуга да карый икән.

«Минем улым намазда, кулы бик тәмле. Шуңа да итемне бик яратып алалар, рәхмәтләр әйтеп шалтыраталар. 35 ел буена саткач, даими клиентларым да бар. Кайчагында үземне артистлар кебек хис итәм – шәһәрнең кай почмагына барсам да танып алалар, – дип көлә ул.

Сарык итен һәм ап-ак каз-үрдәкләрен, йорт тавыкларын рәт-рәт итеп тезеп куйган ханым (исемен әйтергә теләмәде) янына киләм. Ул Тукай районы Бордыбаш авылыннан. Ел саен үз хуҗалыгында кош-корт үстереп, шуларны суеп, эшкәртеп сата.

Казның килосы – 650, тавыкныкы – 350, сарык итенең килосы 800 сум. Барысы да хәләл, барысы да үзебезнеке. Шәһәр кешесе әлегә күбрәк тавык ала. Казларны сакларга урыннары юк. Казлар Яңа ел алдыннан шәп үтә.

Бу эш белән 15 еллап шөгыльләнәбез. Ярминкәләрнең файдасы зур. Ит күпләп нәкъ менә шушы ярминкәләрдә сатыла. Урыннарны да бушка биргәч бик уңайлы, – ди ул. Яңа танышым ел саен 500 баш каз алып үстерә икән. Эш итәргә исә авыл апалары булыша, өмә ясап чистарталар.

Ярминкәләр шәһәр халкы өчен кулай бәядән, экологик яктан чиста, тәмле продукцияләр алу урыны гына түгел. Авыл кешесе өчен дә бу үз хезмәтен күрсәтү, күпмедер файда алу, шәһәр белән авыл арасындагы күперне ныгыту, үзара аралашу, бер-береңә кунакчыллык күрсәтү мәйданы да. Шуңа тәмам инанып кайттым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар