news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда коляскада утыра торган инвалид егеткә повестка бирү сәбәбен аңлаттылар

news_top
Чаллыда коляскада утыра торган инвалид егеткә повестка бирү сәбәбен аңлаттылар
https://pixabay.com/

Чаллының Комсомол районы военкоматы ДЦП белән авыручы, күрмәүче 28 яшьлек инвалид егеткә повестка җибәрү сәбәбен аңлатты. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

«Хәрби хисап турында положение нигезендә, 27 яшькә җиткән гражданин хәрби билет рәсмиләштерү һәм аны алу өчен хәрби комиссариатка килергә тиеш. Гражданин килә алмаса, хәрби билетны рәсмиләштерү һәм алу процедурасы аның рәсми вәкиле белән башкарыла. Сергей Ситдыйковны чакыру алда әйтелгән процедуралар белән генә бәйле иде», - дип аңлатканнар военкоматта.

Хәрби комиссариатта егетнең шәхси эше папкасы югалу турында хәбәрне кире кактылар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар