Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда коляскада утыра торган инвалид егеткә армиягә чакыру килгән

news_top_970_100
Чаллыда коляскада утыра торган инвалид егеткә армиягә чакыру килгән
"Татар-информ" архивы

Чаллыда яшәүче 28 яшьлек Сергей С. бу көннәрдә хрби комиссариат белән мәсьәләләрне хәл итә. Ул балачактан инвалид. Бу турыда "Челнинские известия" яза.

"Миңа повестка килде, шаккаттым. Туганнан бирле беренче төркем инвалид мин, ДЦП бар, коляскада йөрим. Балалар йортында яшәгән чакта ук хәрби комиссариатка документлар бирелгән. Шушы көннәрдә генә медкомиссия узарга кушылган повестка килде, аннары шалтырата башладылар. Хәзер мин качып йөрүче булып саналам, миңа тикшерү бүлегенә барырга кирәк. Соңрак ачыкланганча, минем шәхси эшем папкасы югалган, аннары табылган, эчендә документлары гына булмаган", - ди ул.

Гыйнварда Сергейга 28 яшь тулган, ләкин аңа "ак" хәрби билет бирмәгәннәр. 

"Хәзер сукырлар җәмгыяте ярдәм итә, военкомат вәкиле белән очрашу булды. Миңа ярдәм итәргә ышандырдылар", - ди ул.

Сергей С. ятим, анасы аны бала тудыру йортында ташлап калдырган. 18 яше тулгач, ул интернатка китми, үзе мөстәкыйль яши башлый. Дәүләт сертификатына пенсиядән җыйган акчаларын кушып, ике бүлмәле фатир ала. 

«Челнинские известия» Сергей турында язгач, аңа диспетчер эше тәкъдим итәләр. Аннары Сергей үз анасын таба - хатын аңа үзе шалтырата. Алар аралашып, бер-берсенә ярдәм итеп, яши, бергә ял итәләр, диелә хәбәрдә.

  • Соңрак билгеле булганча, Чаллыда коляскада утыра торган инвалид егеткә повестка бирү сәбәбен аңлаттылар
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100