Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда Җиңү парадында легендар хәрби машиналар катнашты

news_top_970_100
Чаллыда Җиңү парадында легендар хәрби машиналар катнашты
Фото: Чаллы шәһәре җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм мәгълүмат сәясәте идарәсе

Чаллы шәһәрендә Җиңү парадында беренче тапкыр Бөек Ватан сугышы чорындагы ретро машиналар тәкъдим ителде. Үзәк урамнар буйлап легендар «ГАЗ-67», «Willys MB», «ГАЗ-АА» һәм «М-72» мотоцикллары узды. Үз вакытында фронтта кулланылган әлеге техникаларны коллекционер һәм эшмәкәр Янэк Маргарян саклык белән торгызган.

Мемориал янына соңрак вакытта чыккан «Москвич» һәм «Волга» машиналары да килгән. Бу турыда Чаллы шәһәре җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм мәгълүмат сәясәте идарәсе хәбәр итә.

Ретро техника белән беррәттән парадта Чаллыда җитештерелгән заманча машиналар – бронемашиналар, санитар машиналар һәм озату машиналары катнаша. Алар махсус хәрби операция зонасында актив кулланыла.

Колоннаны «КАМАЗ-мастер» командасы техникалары тәмамлады – бу буыннар бәйләнешен һәм Россия автомобиль сәнәгатенең куәтен символлаштыра.

Бүген Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел «Ватанны саклаучылар елы» дип игълан ителде.

Әлеге фотоларны Чаллы шәһәре җәмәгатьчелек белән элемтәләр һәм мәгълүмат сәясәте идарәсе тәкъдим итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100