Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда фаҗига: Бакча йортында энесе белән янып үлгән хатынның ике баласы ятим калган

news_top_970_100
Татарстанда фаҗига: Бакча йортында энесе белән янып үлгән хатынның ике баласы ятим калган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

26 апрельгә каршы төндә Тукай районындагы «Турбина» бакчачылык ширкәтендә янып үлгән хатынның 2 баласы ятим калган. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Иртән дүртләр тирәсендә бакча йортында көчле янгын була. Коткаручылар хәрабәләр арасыннан 2 кеше мәетен таба. 25 яшьлек ир-ат һәм 28 яшьлек хатын – бакча хуҗалары, алар туганнан туганнар.

Хатын-кыз Шилнәбаш авылында яши, ул бирегә энесе белән килә. Хәзер янган йорт капкасы төбендә аларның «Лада Приора» машинасы гына тора.

«Әлеге бакча участогы хатынның иренә рәсмиләштерелгән. Аларның взнос бурычлары юк. Былтырдан алар бакчада актив эшләде, су скважинасы ясадылар, ләкин яшелчәләр утыртырга өлгермәделәр», – ди бакчачылык ширкәте рәисе Анатолий Вәлиев.

Аннары хуҗаларның планнары үзгәрә, бакчаны сатарга җыеналар, сәбәбен әйтмиләр. Узган төндә алар бакча йортын җыештырырга килгән. Аннары сатып алучыларга күрсәтәсе булганнар. Туганнар биредә кунып калган, тик йокыдан уяну насыйп булмаган инде...

Күзәтчелек ведомствосы инспекторлары фикере буенча, янгын электр җиһазларын дөрес кулланмау сәбәпле килеп чыккан.

«Кызганычка, бакчачылар шәһәр фатирында кирәк булмаган иске, кирәксез җылыткычларны, телевизорларны, суыткычларны бирегә алып килә. Бөтен приборларны бер панельгә тоташтырып куялар. Мин «Турбина» ширкәтендә 10 ел эшлим, бакчачыларның еш кына гомерен куркыныч астына куюын беләм», – ди Антон Вәлиев.

Мәрхүмнәрнең мәетләрен шәһәр моргына илткәннәр. Ир-ат – Чаллы кешесе, аның туганы Шилнәбашта яшәгән. Авылдашлары сүзләренчә, мәрхүмә хатын аралашучан, ягымлы булган, башта кибеттә, аннары маникюр ясаучы булып эшләгән. Яхшы гаилә, ир белән хатынның 2 баласы бар. Алар әле башлангыч сыйныфта гына укый. Аларны Шилнәбашта яшәүче әбиләре карарга булыша, диелә хәбәрдә.

  • «Яшьләр бакчаны сатасы иде». Татарстанда апалы-энеле туганнар бакча йортында янып үлгән 
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100