«Яшьләр бакчаны сатасы иде». Татарстанда апалы-энеле туганнар бакча йортында янып үлгән
Тукай районында «Турбина» бакчачылык ширкәтендә янгында апалы-энеле туганнар һәлак булган. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Фаҗига бүген иртәнге дүртләр тирәсендә була. Янгынны коткаручылар тиз сүндерә. Хәрабәләрне актарганда, 28 яшьлек хатын-кыз һәм 26 яшьлек ир-ат мәете табыла.
«Челнинские известия» белешмәсе буенча, туганнан туган апалы-энеле бу кешеләр бакча йортын сатарга әзерләү өчен килә. Өй иминиятләштерелмәгән. Фаҗига сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.