news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда Эльмира Сөләйманованың якыннары һәм иҗатташ дуслары җыелачак

news_top
Чаллыда Эльмира Сөләйманованың якыннары һәм иҗатташ дуслары җыелачак
социаль челтәрләр

Чаллыда Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Эльмира Сөләйманова истәлегенә хәйрия концерты оештырыла.

Җырчының администраторы Алсу Хәсәншина әйтүенчә, концертның төп инициаторы һәм оештыручысы – «Барс Медиа» компаниясе.

«Чарадан җыелган барлык акчалар Эльмираның балаларына тапшырылачак. Эльмирабызның әнисе Фидания апа, тормыш иптәше Дмитрий, барлык туганнары «Барс Медиа» компаниясенә зур рәхмәтләрен белдерә. Күңел кошыбызның якты истәлегенә оештырылачак чараны бик көтәбез», – диде ул «Интертат» хәбәрчесенә.

Ул 2 октябрь көнне җырчының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында узачак. Кичәгә истәлекләр белән уртаклашу, җырларын башкару һәм аны искә алу максатыннан, Эльмираның якыннары һәм иҗатташ дуслары җыела.

Анда Ильмира Нәгыймова, Иркә, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Ләйсән Гыймаева, Илназ Баһ, Илдар Әхмәтов, Чәчкә, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Илшат Сафин, Әлфинә Әзһәмова, Әбри Хәбриев, Алинә Даутова, Ильвира Хамматова, Рамил Галимҗанов, Морат Гайсин, Руслан Трапезников, Мөнир Рахмаев, Айгөл Рәхимова, Раяз Фасыйхов, Дилә Нигъмәтуллиналар чыгыш ясавы көтелә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 август 2023
    Исемсез
    Хэерле кон.Бу концертны Казанда да оештыру момкин тугелме
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар