Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда Чәчәкләр бәйрәме: «Түбәтәй», «Камаз-Мастер» командасы һәм көрәшчеләр

news_top_970_100
Чаллыда Чәчәкләр бәйрәме: «Түбәтәй», «Камаз-Мастер» командасы һәм көрәшчеләр
автор фотолары

Республика көнендә Чаллыда, елдагыча, «Акварель» чәчәкләр фестивале узды. Әлеге фестиваль халык телендә, гади генә итеп, «Чәчәкләр бәйрәме» дип йөртелә. Чәчәкләр фестивален Чаллының традициясе дип әйтү дә дөрес булыр.

Башка елларда, чәчәкләр фестиваленә килгәч, әкияти дөньяга кереп киткән кебек була идек. Быел чараны оештыручылар фестивальне «Ак шәһәр»нең үзенә багышларга булганнар. Фестивальдә күләмле композицияләр тәкъдим итүче шәһәр оешмалары һәм идарәче компанияләр туган шәһәребезгә карата мәхәббәтне төрле ысуллар белән чагылдырырга тырышкан.

«Мәхәллә» идарәче компаниясе үз мәйданчыгын узышчылар командасына багышлаган. Биредә Парижның Эйфель манарасын да, узышчы машина макетын да, легендар команда егетләренең катыргыдан ясалган сыннарын да урнаштырганнар. Алар барысы да чәчәкләр белән бизәлгән.

Мәйданчыкларда шәһәрнең спортчылар шәһәре икәнен билгеләп үткән композицияләр дә бар. Мәсәлән, «Жилкомсервис» идарә компаниясе танылган сынчы Илдар Хановның «Регби уйнаучылар» һәйкәле копиясен тәкъдим иткән. Шулай ук мәйданчыкта  хоккей уйнаучылар, түбәтәй кигән көрәшче егетләр, боксерлар бар.

Чаллы дип әйтү белән үк күз алдына килә торган «Түбәтәй» бинасының копиясен берничә мәйданчыкка урнаштырганнар. Шулай ук элек яшь парларның очрашу урыны булган «Райисполком» тукталышындагы легендар сәгать тә, чәчәк композициясе булып, кире Чаллыга «кайткан». 

Фестивальдә катнашучылар «Ока» машинасын, Энтузиастлар бульварын, яшь парлар уза торган җиде күперне дә  игътибарсыз калдырмаган.

Бәйрәмдә тәкъдим ителгән кайбер композицияләр фото-видеоларда:

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100