Чаллыда батут үзәгендә егылып, йөрәгенә зур зыян килгән ханымны яңача дәвалаганнар
Р. С. Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе кардиохирурглары Татарстанда беренчеләрдән булып дәвалауның яңа технологиясен кулланган. Бу хакта Макс каналында ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итә.
Аэлита балалар белән күңел ачу үзәгендә егылып имгәнгән була.
Мин балалар белән батут үзәгендә булдым. Анда бик җайсыз гына чалкан барып төштем. Башта әллә ни авырту тоймадым, аркам гына бераз сызлап торды. Ә 5 айдан үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә эләктем. Тикшерү барышында йөрәгемнең зурайган булуы ачыкланды, – дип сөйләгән Аэлита.
Аның йөрәгенең митраль клапанына зыян килгән булып чыккан. Мондый патология вакытында клапан капкачы тулысынча ябылмый, шуның аркасында йөрәк карынчыгы кыскарган вакытта кан өлешчә йөрәк колакчыгына (йөрәк алды, предсердие) кире кайта. Бу йөрәккә авырлык китерә. Элек мондый очракларда табиблар күкрәкне ачып операция ясаган булса, хәзер яңа миниинвазив технология кулланалар.
Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе кардиохирургы Дамир Хайсаров:
Без уң яктан торакотомия үткәрдек (күкрәк читлеген кисеп ачу). Уң яктан кабырга арасында 8 сантиметрлы кисем ясадык, шуның аша берьюлы ике клапанны төзәттек: зарарланган митраль клапанны механик клапанга алмаштырдык һәм өч капкачлы клапанга пластик операция уздырдык.
Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире Рәмис Якубов:
Операциянең үзенчәлеге шунда ки, клапанны алыштырганда, без криоабляция методикасын кулландык. Температурасы -80° С ка җиткән махсус зонд ярдәмендә без йөрәк алды тукымасының билгеле бер урыннарын катырдык. Туңдырылган күзәнәкләр хаотик электр импульсларын үткәрү сәләтен югалттылар, шуның белән без йөрәкнең дөрес ритмын торгыздык.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, мондый алым йөрәк тирәли башка анатомик структуралар зарарлану куркынычын киметә. Моннан тыш, катнаш миниинвазив тыкшыну пациентларга тизрәк тернәкләнергә мөмкинлек бирә. Россиядә бүгенге көндә бу технологияне берничә клиника гына куллана. Хәзер БСМП да алар арасында.