Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда авариягә юлыккан фельдшерны җылытырга тырышкан кызны тапканнар

news_top_970_100

6 февральдә Чаллыда «ашыгыч ярдәм» машинасы җиңел автомобиль белән бәрелеште. Авария шаһитларының күбесе яшь кенә кызны истә калдыргандыр, мөгаен – ул яраланган кешенең кулыннан тотып тора, җылытырга маташа. «Челнинские известия» газетасы Татьяна исемле бу кызны эзләп тапкан.

Татьяна Григорьева – Чаллыда эстетик стоматология клиникасы хезмәткәре. Дипломы буенча клиник фармаколог, Казан медицина университетын тәмамлаган, хәзер маркетинг белән шөгыльләнә. Ул, үзен эзләгәннәрен белгәч, уңайсызланган.

Авария булган көнне Татьяна кич белән кибеткә чыга, сумкалар күтәреп кайтып килгәндә, авария шаһиты була. «Башта коточкыч тавыш чыкты. Аннары мин «ашыгыч ярдәм» ауганын күрдем», – дип искә ала ул.

Кыз килеп җиткәндә, авария урынында кешеләр җыелган була. Алар, бергәләп, машинаны торгызып бастырырга тели. Машина астыннан кеше тавышы ишетелә. Татьяна да башкалар белән машинаны бастырырга маташа.

«Машинаны бераз күтәргәч, аның астында кеше ятуын күреп алдык. Бәрелгән вакытта медик тәрәзәдән очып чыккан булуы ихтимал. Ир-ат канга баткан, авыр сулый, ыңгыраша иде», – дип искә ала Татьяна.

Аның сүзләренчә, фельдшер йөзе белән карга яткан булган. Аның сулыш алуы тукталып ала, ыңгырашуы кими, шул чакта кыз сак кына ир-атны иңбашыннан селкетә. Татьяна аны пуховигы белән капламакчы була, ләкин ир баш тарта.

«Соңрак аның бот сөяге сынуы ачыкланды. Ул чакта аңа тияргә ярамый иде. Шуңа күрә мин шаһитларга берни дә эшләмәскә әйттем. Ул туңган, мин аның кулын тоттым, ул боз кебек иде. Аны җылыттым, шаһитлардан бияләй сорадым. Биргән бияләйләр кечкенә булып чыкты, аннары кемдер шарф бирде», – ди Татьяна.

Аннары «ашыгыч ярдәм» табиблары килә, Татьяна кырыйга китә. Бераздан социаль челтәрләрдә Татьяна турында хәбәрләр тарала. Моны белгәч, эшендә аңа чәчәкләр бүләк итәләр.

Моңа кадәр Татьяна Григорьева волонтерлар белән балалар йортларына барып йөри. Төркиядә җир тетрәгәч, җылы киемнәр җыеп, Казанга илтеп тапшыра, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100