news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы янындагы 8 сәгатьлек бөкедә бер кыз үзенә ир эзләп йөргән

news_top
Чаллы янындагы 8 сәгатьлек бөкедә бер кыз үзенә ир эзләп йөргән
Видеодан скриншот

Бүген иртән Чаллы янындагы трассада фура белән «Газель» янып беткән, 15 чакрым бөке барлыкка килгән, дип хәбәр иткән идек. «Челны онлайн» паблигы язуынча, хәвефкә юлыккан машиналарны алып киткәнчегә кадәр, юлның Чаллыга кайта торган ягы тулысынча ябылып торган, ә халык 8 сәгать бөкедә утырырга мәҗбүр булган.

Шушы вакыт эчендә юлчыларга нәрсә генә күрергә туры килмәгән. Мәсәлән, алар бер кызның туктап торган машиналар арасында табличка тотып йөреп, үзенә ир эзләү күренеше шаһитлары булган.
Социаль челтәрләрдә әйтелгәнчә, кыз, ир-атлар янына килеп, үзенең ошыймы-юкмы икәнлеген сорашкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар