Татарстанда фура белән «Газель» янып беткән, имгәнүчеләр бар, 15 км бөке барлыкка килгән
Бүген иртән Чаллы янындагы трассада фура белән «Газель» янып беткән, 15 км бөке барлыкка килгән. Бу турыда «Татар-информ» яза.
М7 трассасында «Scania», «Газель» һәм «КамАЗ» бәрелешә. «КамАЗ» манипулятор кранлы була.
Шаһитлар сүзләренчә, кимендә 4 кеше имгәнә, берсе бик каты пешә. Урында «ашыгыч ярдәм» табиблары эшли.
«Татар-информ» хәбәрчесе белешмәсе буенча, биредә 15 км озынлыктагы бөке барлыкка килгән.