Руслан Кираметдиновның Чаллыда узган туган көн концертына килгәч, Татарстанның халык артисты Булат Сәлаховны очраттым. Ул, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Инсаф Фәрхетдинов белән бергә, Русланның иң беренче концертларын алып барган икән. Булат абый Руслан Кираметдинов турындагы фикерләрен «Интертат»ка да җиткерде.
Русланны аякка бастырып җибәрү бик җиңел булды. Аны һәрвакыт бөтен кеше дә яратты. Чөнки ул олыны – олы, кечене кече итә белә. Үзенең җырларын халык күңеленә җиткереп башкара белә. Русланга «афәрин» диясе генә кала.
Туган көн концерты да искиткеч булды. Бүген мин 2 тапкыр еладым. Фән Вәлиәхмәтов «Герман көе»н башкарганда күңелем тулды. Шундый олпат артистыбызны хөрмәтләп чакыруы мактауга лаек. Русланның беренче концертларын искә алган, залдагы халыкның үземне алкышларга күмгән мәлендә – икенче тапкыр еладым… Бик зур рәхмәт аңа, – диде ул.
«Чаллы театрыннан киткән бирле, бер генә көн дә буш утырганым юк», – дип, Булат абый үзенең хәлләрен дә сөйләп алды.
Театрдан китсәк тә, Аллаһка шөкер, эшләп йөрибез. «Алтын җирдә ятмас» диләр. Әле мин Булат бит! Театрдан киткәнемә үкенмим. Буш утырганым юк, утырмаячакмын да. Театр гомеремнең дүрттән бер өлешен генә алып тора иде. Минем башка һөнәрләрем дә бик күп. Төзүче дә мин, язучы да, эстрада һәм драма артисты да.
Бу арада Тукай районы буйлап үзешчән иҗат коллективларына бәя биреп йөрибез. Күтәреп кенә йөртмиләр! Машинага утыртып алып баралар, бәлеш ашаталар, алып кайталар. Үземне кеше итеп тоя башладым! – диде ул.
Искәртеп үтик, «Интертат» Чаллы театрында килеп туган «аталар белән балалар» каршылыгы турында язган иде.