news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы театры директоры Рәсим Хафизов белән күңелсез хәл: «2,5 сәгать операция ясадылар»

«Бәла аяк астында» дип, юкка гына әйтмиләр. Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры директоры Рәсим Хафизов та бу көннәрдә күңелсез хәлгә тарыган. Иңбаш сөяген сындырган җитәкчегә хастаханә юлларында йөрергә туры килгән. «Интертат» Рәсим Хафизовның хәлләрен белеште.

news_top
Чаллы театры директоры Рәсим Хафизов белән күңелсез хәл: «2,5 сәгать операция ясадылар»
Фото: Рәсим Хафизовның шәхси архивыннан

Өйдә инде, Аллаһка шөкер. Барысы да тәртиптә, «больничный»ны ябып, эшкә чыктым, – дип, сүзне күңелле яңалыклардан башлады ул. – Җомга көнне кич белән өйдә төзекләндерү эшләре белән йөри идем, чормадан егылдым. Нәрсәгә дип менүем дә истә түгел, менеп җитә алмадым, килеп төштем. Иң мөһиме – баш исән (көлә). Кызганычка, сул кулым сынды, табибларга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Чаллыда БСМПда яттым. Барлык табибларга һәм шәфкать туташларына бик зур рәхмәт, шундый яхшы карадылар. 2,5 сәгать операция ясадылар, кул эченә штифт куеп калдырдылар.

Фото: © Рәсим Хафизовның шәхси архивыннан

Гипсламадылар, ләкин кулны селкетергә ярамый, бәйләп куйдылар. Көн саен бәйләвечен алыштырырга йөрим. 1-2 атнадан теккән җепләрен алачаклар. Аннан соң физик күнегүләр ясарга кирәк була. Әлегә катлаулы күнегүләр ясамыйм, әкренләп кулны күтәрәм, төшерәм генә, – ди ул.

Фото: © Рәсим Хафизовның шәхси архивыннан

Җаваплы вазифада эшлисез. Вакытыгыз һәрвакыт тыгыз. Хастаханәдә уйланырга вакытыгыз булгандыр, яңа идеяләр дә килгәндер әле, – дип тә сорыйм әңгәмәдәшемнән.

БСМПга җомга көн кич эләктем, сишәмбе операция ясадылар. Өйгә чыкканчы әллә ниләр турында уйланырга җай булмады. Чөнки кул сызлый – көннәр-төннәр йокысыз. Авыртуны баса торган дарулар гына эчеп тордым. Палата буенча әрле-бирле йөрисең, тормыш турында уйланасың инде. Нигә нәкъ минем белән булды мондый хәл, дисең (көлә). Театр турында уйланасың. Август аенда спектальләребез башланачак. Шуңа да, «больничный»ны яптым да эшкә чыктым. Өйдә ята алмыйм, уң кулым эшли, кәгазьләрне имзалый алам. Йөри алам, Аллаһка шөкер. Ярый уң кул булмаган әле, дип, үземчә «плюсләрен» дә таптым, – дип сөйләде Рәсим Хафизов.

Фото: © Рәсим Хафизовның шәхси архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар