Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы театры артисты Миләүшә Имамова: «Безнең театр интригалар, ызгышлар белән бозылмады»

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында иҗат итүче Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Имамова белән әңгәмә.

news_top_970_100
Чаллы театры артисты Миләүшә Имамова: «Безнең театр интригалар, ызгышлар белән бозылмады»
Миләүшә Имамованың шәхси архивыннан. Барлык фотолар да үзенең рәсми рөхсәте белән урнаштырыла.

«Бер куелган планкаңнан төшәргә синең хакың юк»

50 яшькә нинди багаж белән кереп барасыз, Миләүшә апа?

Булган багаж инде, Гөлназ (көлә). Артка борылып, уйналган рольләрне барлап, иҗатыма азмы-күпме нәтиҗәләр ясалса да, 50 яшьне әле «тукталу ноктасы» дип әйтәсе килми. Ниндидер бер люфт-пауза алып, нәтиҗәләрне барлау чорыдыр ул, мөгаен.

Күңел һаман 25 белән 30 яшь арасында тора. Яшьләр белән аралашырга, заман белән бергә атларга яратам. Шулай булса да, яши-яши, хатын-кызга әбиләрчә тирән фикер йөртү, зирәклек өстәлә икән.

Бәләкәй вакытта әти-әни гел эштә булды, мине дәү әни үстерде. Еллар узган саен, аның һәр әйткән сүзе күңелемдә яңара. Кайвакыт үземә карыйм да, дәү әнине күрәм. Мин дә, нәкъ аның кебек әйттем бит бу сүзне, дип уйлап куям. Аннан, өлкәнәйгән саен, кешенең җаваплылык хисе тагын да арта икән. Бер куелган планкаң бар, аннан да төшәргә синең инде хакың юк. Алдыңны да, артыңны да уйлап эш итәргә туры килә.

Тормыш юлыгыз нинди булды?

Тормышым, күз тия күрмәсен, тел-теш тидерерлек түгел минем. Язмыш моңа кадәр баш күтәрә алмаслык сынаулар белән сынамаган иде. Бу арада гына авыр көннәрем: бик якын кешебез – әтиебезне югалттык. 50 яшемә кадәр ата-ана кайгыртуын тоеп, бик бәхетле бала булып гомер кичергәнмен икән.

Балачагым да бик күңелле узды минем. Мөмкин булса, йөгерә-йөгерә кире кайтыр идем шул вакытларга. Әйткәнемчә, балалар бакчасына да йөрмичә, дәү әни янәшәсендә үстек. Әбиле булу – үзе бәхет бит ул.

Биектау районы Коркачык авылында тудым. Авылыбыз Арча чигендә урнашкан. Шуңа мин үземне «Казан арты кызы» дип йөртәм. Урта мәктәпне күрше Ямаширмә авылында тәмамладым. Ул авыл бүгенге көндә дә минем тормышымда бик мөһим урын били, чөнки тормыш иптәшем Ямаширмәнеке. Без аның белән – сыйныфташлар.

Безнең авыл аша Себер магистрале узып китә. Беренче тапкыр кунакка килгән кешеләр: «Ничек йоклыйсыз соң сез бу тавышка, поезд өскә килгән сыман бит», – дип аптыраша иде. Ә без ул поезд тавышына шул дәрәҗәдә ияләшкән, хәтта поездларның электричкамы, ерак араларга йөрүче пассажир поездымы, әллә инде товар ташучымы икәнлеген тавышларыннан тыңлап та аера ала идек. Поезд тавышы мине хәзер дә балачакка алып кайта.

 

Фото: © Миләүшә Имамованың шәхси архивыннан. «Без бит авыл малае» спектакле

Әти-әнием икесе дә һөнәрләре буенча сәнгать өлкәсеннән ерак кешеләр булсалар да, әти баянда уйный, әни бик матур җырлый иде. Гел мәҗлесләргә чакыралар иде аларны. Әни хисапчы, әти автоэлектрик булып эшләде. Дәү әнием бар яктан да булган – күздән чүп алдырырга да, колак тиштерергә дә, күлмәк-алъяпкыч тектерергә дә, кул-аяк сылатырга да киләләр иде янына. Шуның өстенә ярылып яткан артистлык сәләте дә бар иде үзендә. Бик хисчән, җор телле булды. «Әгәр миңа, шушы минутта ела, дисәләр, хәзер елап җибәрә алам», – ди торган иде ул миңа. Сәнгать юлыннан китүемә аның йогынтысы да булмый калмагандыр. Актриса булуымны бик теләгән иде, Аллаһка шөкер, үзе исән-сау чакта, мине сәхнәдә күрә алды.

Мәктәпне бетергәч тә, максатчан рәвештә театр училищесына бардым. Сәнгать өлкәсендәге кеше, эшли башлагач та, үз йөзен югалтмыйча, үзе булып калырга тиеш. Белем бирүдән тыш, тормыш юлында очраячак авырлыкларны җиңәргә безне актерлык осталыгы буенча остазыбыз, курсыбызның җитәкчесе Шамил абый Бариев өйрәтте. Кешелекле, зыялы, бик игелекле иде, мәрхүм. Аңа хөрмәтем чиксез. Курсыбызның педагог-мастеры Ренат абый Әюпов булды, сәхнә теленнән Рәүф абый Нуриев, Асия апа Хәйруллина, вокалдан Мәсгут абый Имашевлар укытты. Әнә шундый искиткеч шәхесләрдә белем алуыма хәзер дә сөенеп туя алмыйм.

«Безнең театрга килеп эләккән кеше тиз генә китә алмый»

Үзегез дә әйттегез, сез – Казан ягы кызы. Укыганда Камал театрында да уйнагансыз, дип беләм. Ләкин Чаллы театрын сайлагансыз.

Камал театры сәхнәсендә уйнау – һәр артистның хыялыдыр. Минем ул хыялымны өлешчә булса да чынга ашырырга Илдар абый Хәйруллин ярдәм итте. Беренче курста укыганда курсташым Фаил Бикмуллин белән мине театрда уйнарга чакырды ул. Мәдинә Маликова әсәре буенча куелган «Оҗмах балалары» спектаклендәге Дездемона ролен ышанып тапшырды. Мәртәбәле артистлар белән бер сәхнәдә уйнап, аларның энергетикасын тоярга тулы мөмкинлек бирде.

Ә инде Чаллыга китүем, бәлки, басым ясаганнарын яратмавым белән бәйледер. Басым ясый башласалар, мин ничектер шикләнебрәк калам. Кариев театры ул вакытта Яшьләр театры дип йөртелә иде әле. Аның җитәкчесе Фәрит Хәбибуллин миңа кискен-кискен итеп: «Син – Биектау кызы, беркая да китмисең, син бездә, Казанда калырга тиеш», – дип әйтеп килде. Шул куркыттымы… Әле ул вакытта Яшьләр театрының махсус бинасы да юк иде, гастрольләрдән кайтып кермиләр. Анысы да сәбәп булгандыр, бәлки.

 

Фото: © Миләүшә Имамованың шәхси архивыннан. «Кияү абый» спектакле

Уйладым-уйладым да, үзем өчен бөтенләй кире як булган Чаллыга китеп бардым. Без монда курсыбыздан 5 кеше килдек. Иң якын дустым Илсөяр Хакова да Чаллы театрында эшли иде. «Миләүшә, Чаллы театры Казанда булса, миннән дә бәхетлерәк кеше булмас иде», – дип әйтә иде ул миңа. Менә мин дә шулай. Хәзер монда килгәнебезгә 30 ел. Шуның 20 елын мин «кире Казанга кайтып китәр идем» дип яшәдем. Әмма мине Чаллы театры җибәрмәде. Чөнки безнең театрга килеп эләккән кеше тиз генә китә алмый. Киткәннәре дә театрны гел сагынып гомер кичерә. Яшерен-батырын түгел, һәр театрда көндәшлек бар. Ә без монда туганнар кебек яшибез. Эшкә теләп килү – кеше өчен ярты бәхет. Артистлар, сәхнә, спектакльләр генә түгел әле ул Чаллы театры, биредә коллектив җылысы да бар. Безнең үзара мөнәсәбәтләргә гастрольләр белән килүче театрлар да игътибар итеп, сокланып кайтып китә.

1990 еллар – Чаллыда милли күтәрелеш еллары, шул да җәлеп иткәндер.

Мин Чаллыдагы ул атмосфераны Казанда яшәгән вакытта белмәдем. Монда килгәч кенә күрдем һәм, чыннан да, аптырашта калдым. Казанда ул чакта әле транспортларда кычкырып татарча сөйләшү юк. Ә монда бөтен шәһәр гөр килеп татарча сөйләшә, пикетлар үткәрелә, кичке пяточоклар эшли, концертлар уза. Хәния Фәрхи, Гөлдания Хәйруллина, Салават Фәтхетдиновның да монда вакыты иде бугай әле. Әйе, күтәрелеш чорында, татар мохите җанланган вакытта килдем Чаллыга.

 

Фото: © Миләүшә Имамованың шәхси архивыннан. «Банкрот» спектакле

Чаллы театрының ачылган гына вакыты. Бөтенегез яшьләр, чибәрләр. «Театрның иң-иң актрисасы» булу өчен көрәш булдымы?

Без театрга Казаннан бергә килгән өч курсташ кыз – Алсу Хәбетдинова, Чулпан Садыйкова-Әскәрова һәм мин – хезмәттәшләр булып кына түгел, ахирәтләр булып та гомер кичердек. Бәлки, бер типтагы, бер линиядәге рольләр уйнасак, азмы-күпме көндәшлек сизелгән булыр иде. Шәхсән миңа сәхнәдә гел үзенчәлекле рольләр уйнарга туры килде. Малайлар булып та күп уйнадым инде мин.

Без театрга 1993 елның 1 мартында килдек. Ул чакта әле монда артистлар күп түгел, труппа тупланып бетмәгән. Ниндидер яңа сулыш, яңа дулкын булып килеп кердек без театрга. Сусап, шулхәтле җылы итеп кабул иттеләр безне. Труппадагы үзара якынлык, гаиләдәге кебек мөнәсәбәтләр шул чаклардан ук килә. Алар ниндидер интригалар, ызгышлар белән дә бозылмады. Еллар узып, труппаның составы үзгәрсә дә, театрның татулыкка корылган нигезе сакланып калды.

«Халык спектакльдән «нәрсә күрсәтте соң болар» дип кайтып китәрлек булмасын иде»

Социаль челтәрләрдә «Чаллы театры тамырдан үзгәрде» дигән фикерләр күзгә еш чалына. Сез бу сүзләр белән килешәсезме?

Театрыбыз, әлбәттә, бик зур үзгәреш кичерде. Әлеге сүзләр белән килешми булмый. Бу инде яңа бинага күченүебез, шулай ук яңа сәнгать җитәкчесе килүе белән дә бәйледер. Әмма, әйтүемчә, аның нигезе нык, чөнки труппабызда театр ачылганнан бирле эшләүче без – унбишләп артист бар әле.

Тамашачы да үзгәрдеме?

Яшьләр күп йөри хәзер театрга. Рус телле тамашачы бик күп килә. Мин инде комментарийларны да гел күзәтеп барырга тырышам. Сәхнәдә уйнаганда да күреп торабыз. Тамашачы да, аларның спектакльләрне кабул итүе дә үзгәрде. Безгә хәзер зыялы, зәвыклы тамашачы йөри башлаган кебек. Яңа сәхнәбезнең техник мөмкинлекләре, уңайлыклары зур булса да, элекке бәләкәй сәхнәбезне дә сагынам. Тамашачы белән күренмәс җепләр бәйли иде анда, синең һәр сулышыңны тоеп, йотып утыра иде алар. Ниндидер җылылык бөркелеп тора иде алардан.

 

Фото: © Миләүшә Имамованың шәхси архивыннан. «Бурлак» спектакле

Тиздән «Болан» спектакленең премьерасы булачак. Андагы ролегез белән «дуслашып» беттегезме инде?

Тешләдем кебек инде. Режиссерыбыз Фаил абый Ибраһимов: «Рольне тешләргә кирәк аны», – дип әйтә торган иде. Аяз абый Гыйләҗев әсәре бу. «Болан» сүзенә нинди тирән мәгънә салынганын, шушы әсәргә тотынмаган булсак, белмичә дә яшәгән булыр идем әле.

Бу – Аяз абыйның элекке чорда язылган әсәре булса да, сәнгать җитәкчебез Олег Кинҗәгулов аны шундый итеп эшләде: шул чордагы бөтен образларны алды да, кешелек кыйммәтләрен, геройларның бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрен бүгенге заманга күчереп куйды. Алар бүгенге көндә дә шулхәтле актуаль.

Мин спектакльдә сукыр хатын-кызны уйныйм. Моңа кадәр өлкәнрәк яшьтәге рольләрдә күп уйналса да, мондый пландагы ролем юк иде әле. Ятсам да, торсам да, автобуста барганда да, ашарга пешергәндә дә шул Мәсрүрә белән яшим инде мин хәзер.

Тагын Фаил абыйны искә алам инде. Аның канатлы сүзләре бик күп, һәм без аларны бүген дә үзара аралашуыбызда бик уңышлы кулланабыз. Ул берәр яңа спектакль эшли башласа: «Миңа тимәгез, көмәнле мин, көмәнле», – дип йөри башлый иде. Чынлап та, яңа роль өйрәнеп, ул спектакльнең премьерасы чыкканчы, «көмәнле хатынга» әйләнәсең, Гөлназ. Аны бала күтәргән кебек газап утларында яна-яна күтәреп, сәхнәгә чыгарганчы «авырлы» булып йөрисең.

Соңгы вакытта Чаллы театры тамашачыга яңа форматтагы спектакльләр тәкъдим итә. Аларны сез – театрның беренче көннәреннән эшләгән актерлар ничек кабул итәсез?

Беләсезме, сәнгать бер җирдә генә тора алмый. Ул да замана белән бергә үсеш, үзгәреш кичерергә тиеш. Әмма яңа форматта куелсалар да, алар кысалардан чыкмыйча, тамашачы зәвыгына туры килеп, аны иркәләрлек булырга тиеш. Мәскәү режиссерлары «яңа форматлы спектакль» дигән булалар да, актерларны чишендереп бетерәләр. Спектакль караган тамашачы оялып, кыенсынып утыра. Алай дөрес түгел. Яңа формат спектаклен мин безнең заман таләпләренә туры килгән, халыкны уйланырга мәҗбүр иткән, бөтен кеше «вау» диярлек спектакль дип уйлыйм. «Нәрсә күрсәтте соң болар» дип кайтып китмәсеннәр иде.

 

Фото: © Миләүшә Имамованың шәхси архивыннан. «Шәфәкъ» спектакле

Сәхнә ул – чынбарлыкны сурәтләргә тиеш, ә тормышта начар сүзләре дә, башкасы да була, диләр. Мин боларны кабул итә алмыйм. Минем өчен сәхнә ул – матур урын. Анда пычракка, күзне иркәләми торган интим күренешләр, сүгенү сүзләренә урын юк.

Яңа формат кысалардан чыкмасын иде. Әйе, заман белән бергә тамашачы да үзгәрә. Менә безнең өч балабыз, алар өчесе өч чорда үсте. Аларның өчесенең дә холкы, фикер сөрешләре, аралашу даирәсе, үз-үзләрен тотышлары төрле. Бу, әлбәттә, җәмгыять йогынтысы нәтиҗәсендә дә. Ә гаилә бит бер генә. Безгә аларның өчесен дә нинди бар, шулай итеп кабул итәргә туры килә. Шуңа күрә яңа форматлы спектакльләрне дә мин «булырга тиеш» дим, әмма алар тамашачыны шок халәтендә калдырмасын иде.

Миләүшә апа, «Шәһәр. Нокта. Брежнев» спектаклендә дә интим күренеш бар. Андый рольне ничә яштә уйнавы җиңелрәк, 20дәме, 50дәме?

30 еллык сәхнә тәҗрибәмдә андый күренешне беренче тапкыр уйнавым (көлә). Лариса миннән яше буенча әллә ни аерылып тормаса да, образның нечкәлекләренә төшенгәнче «бер пот тоз ашарга» туры килде. Бу спектакльнең башка әсәрләргә охшамаган бер үзенчәлекле ягы бар – анда еш кына персонажлар үзләрен өченче затка куеп сөйлиләр, чөнки әсәрнең оригиналы роман буларак язылган. Бу шулай ук моңа кадәр бездә кулланылмаган яңа алым булды.

 

Фото: © Миләүшә Имамованың шәхси архивыннан. «Шәһәр.Нокта. Брежнев» спектакле

Интим күренешкә килгәндә, ул әлеге спектакльдә яңа формада – шулкадәр чиста, зәвыклы итеп бирелде. Без бит анда хәтта бер-беребезгә орынмыйбыз да. Шулай булса да, бөтен кеше дә аның интим сәхнә икәнлеген аңлый. Яңа чыккан «Хәл бу ки» спектаклендә дә бар андый күренеш. Матур итеп чәй эчеп утыралар да, кулларында сабый пәйда була. Режиссерның ничек итеп куюыннан да тора бит әле ул.

 

Фото: © Миләүшә Имамованың шәхси архивыннан. «Шәһәр.Нокта. Брежнев» спектакле

«Юк, мондый рольдә уйнамыйм» дигән уйлар килмәдеме?

Ю-юк, минем, массовкада агач булып басып торырга кирәк булганда да, «уйнамыйм» дип әйткәнем булмады. Гомумән, бер рольдән дә баш тартканым юк. Театрда «әгәр дә син рольдән баш тартсаң, калганнары да синнән кача башлый» дигән ышану бар. Ә рольсез калу, эшсез йөрү – куркыныч әйбер.

Сезгә таныш ситуация, әйеме?

40тан узгач, актрисаларга нагрузка кими. Бөтенләй рольсез калып, театрда күренмичә йөрү дә түгел инде ул. Ләкин сәхнәне күбрәк яшьләр тота башлый. Мин, мәсәлән, хәзер яшүсмер малайларны да, яшь кызларны да уйный алмыйм. Күбрәк өлкән яшьтәгеләр, әбиләр роле кала. Ә бит театрда андый рольләр көтеп утыручы минем яшьтәге тагын 7-8 актриса бар әле.

 

Фото: © Миләүшә Имамованың шәхси архивыннан. «Саташу» спектакле

Моны тиеш итеп кабул итәргә, моңаймыйча, шул ук вакытта сәнгатьтән ерагаймыйча гына үземә башка шөгыльләр табарга тырышам. Театр каршында балалар өчен театр студиясе ачылды. Анда йөрүче балаларга сәхнә теле укытам, вакытымны аларга багышлыйм. Гаиләмә игътибар бирергә дә мөмкинлегем күбрәк хәзер.

Берәр рольнең бик теләп тә эләкми калганы булдымы?

Алай «эх» дип утырганымны хәтерләмим. Пьесаны укый башлагач, әле рольләр бүленмәгәндә: «Менә бу роль миңа бик тә туры килә», – дип уйлап утырасың инде ул. Кабат фамилияң ишетелсә, шатланасың. Роль башкаларга эләккән очракта, мин үз-үземә: «Ярар, бу кеше бәхетле бит әлеге роль эләккәч, аның да уйныйсы бик килгән иде бит», – дип әйтергә өйрәндем. Менә тагын Фаил абыйның сүзләрен искә төшерәм инде. Яшьрәк чакта: «Фаил абый, мин тагын эләкмәгәнмен, бирегез инде роль», – дип сораучыларга ул: «Соң, балалар, барыгызны да берьюлы бәхетле итә алмыйм бит инде мин», – ди торган иде.

Фаил Ибраһимовны интервью барышында еш телгә аласыз. Аңлавымча, ул – сезнең артист буларак формалашуыгызда төп роль уйнаган шәхес.

Бернинди бәхәсләргә урын калдырмыйча «әйе» дип әйтә алам. Сәхнәдә тәүге адымнарыңны ясый башлаганда, син әле тәҗрибәсез, җитлекмәгән буласың. Режиссер кулында пластилинга әверелеп, шуннан соң гына ачыласың. Фаил абый – бездән артист ясаган кеше инде ул. Аңа хөрмәтем һәм рәхмәтем чиксез.

Һәр режиссер актерны үзенчә ачарга омтыла. Режиссер Булат Бәдриев, мәсәлән, миңа ничектер яңа амплуадагы роль биргән иде. «Җилкәннәр» спектаклендәге Надия образы иде ул. Фәнис Сәхәбетдинов белән парлап уйнаган идек. Бик яратам ул ролемне. Яратам дисәм дә, рольләрем алар балаларым сыман инде. «Менә бу баламны күбрәк яратам, икенчесен – азрак» дип әйтеп булмаган кебек, рольләрем дә бердәй якын.

Спектакль вакытында нинди кызыклы хәлләргә юлыкканыгыз бар?

Ниләр генә булмады инде. Сүзләр яшь чакта бик тиз ятлана. Өлкәнәя төшкәч, сәер хәлләр майтарыла башлый икән ул. Ягъсуф Шәфыйковның «Хуш, Агыйдел» дигән әсәрендә Бичура образын эшләдем мин. Рафыйк Каюмов Ильяс ролендә уйный. Спектакльдә Бичураның шушы Ильяска мөрәҗәгать итә торган урыны бар. Шул урынга җитәрәк, Ильяс дигән исем башымнан чыгып очты бит. Әле дә ярый образым шундый – ни эшләсәм дә аклана, тегендә барып нәрсәдер эшләгән булам, монда барып нәрсәдер эшлим, искә төшми генә.

 

Фото: © Миләүшә Имамованың шәхси архивыннан. «Хуш, Агыйдел» спектакле

Әкрен генә Эдуард исемле егетебез янына килдем дә: «Рафыйкның исеме ничек әле?» – дип пышылдыйм. Күзләрен зур ачып карады да, ул да әйтмәде. Ул җөмләне Ильяс дигән сүздән башка гына әйтергә туры килде. Спектакль беткәч Эдуардка бардым да: «Ник әйтмәдең син миңа Рафыйкның исемен», – дим. «Миләүшә апа, син образдан чыкмый гына шундый иттереп сорадың, мин үзем дә онытып җибәрдем бит», – ди.

Андый кызыклар бик күп була. Без аларны үзебезчә сәхнә анекдотлары итеп сөйләп йөрибез. Җор сүзле, кызык итеп тотып алып, кабат кызык итеп сөйли белүче Рафил Сәгъдуллин, Алсу Хәбетдиноваларыбыз бар безнең.

«Үзеңне тулысынча багышламасаң, сәнгать сине гафу итми»

Театр балаларыгызга бирергә тиешле игътибарыгызны алып бетермәдеме, Миләүшә апа?

Минем дөрләп эшли торган яшьлегем декрет чорына туры килде. Беренче һәм икенче улыбыз белән декретта өчәр ел утырдым. Беренчесенә 1 яшь вакытта гына Нәзифә Кәримованың «Үп мине, Зәйтүнә» дигән спектаклендә уйнап алган идем. 11 айлык баланы әниләргә кайтарып куйдык та, спектакльне бер айда чыгардык. Премьерадан соң баланы алырга авылга кайтсак, улыбыз безне оныткан… Яныбызга килеп тә карамый. «Азапланма, тыныч кына балалар үстерик», – диде шуннан соң ирем. Театр балаларымны ана назыннан мәхрүм итмәде. Кечкенәсе белән генә аңа яшь ярым вакытта эшкә чыктым. Курсташым Чулпан белән бергә тапкан идек балаларыбызны. «Әйдә, Миләүшә, чыгыйк, мүкләнеп бетәбез бит», – дип ул үгетләде дә. Шуңа күрә декрет еллары азмы-күпме рольләремне урлады дип уйлыйм.

 

Фото: © Миләүшә Имамованың шәхси архивыннан. 

Үкенмисезме?

Юк, үкенмим. Әти-әниләребез еракта булды. Ирем, гаилә башлыгы буларак, гомер буе икешәр эштә эшләде, бала карап утырырга вакыты юк иде. Балаларыңа биргән тәрбия барыбер кире кайта бит ул. Бүгенге көндә, балаларым тәүфыйклы, Аллаһка шөкер, алар турында бер генә начар сүз дә әйтә алмыйм.

Сәнгать үзенә игътибар күп сорый. Әгәр дә аңа үзеңне тулысынча багышламасаң, ул сине гафу итми. Әмма мин гомер буе алтын урталыкны табарга тырышып яшәдем. Дөресен әйтәм, алай авыр. Аннан уйлап карыйм да, бар бит баш-аягы белән эшкә чумып, үзен тулысынча театрга гына багышлаган артистлар да. Ә олыгайган көндә нәрсә? Карар кешесе дә булмаган өлкәннәрне күрү бик аяныч. Картлык барыбызга да киләчәк.

Тормыш иптәшегез дә кабул иткән актриса булуыгызны.

Итте инде, нишләсен (көлә). Ирем – беренче мәхәббәтем. Аның белән бер сыйныфта укыдык, бик озак очрашып йөреп өйләнештек.

Бик матур мәхәббәт булгандыр.

Башкаларныкы кебек үк. Чуп-чуп, авызга-авыз куеп кына яшәмәдек. Ачуланышкан мәлләр дә булды. Мин Казанга киткәч, юлларыбыз аерылышып торды. Армиягә киткәндә озату кичәсенә чакырды да, өйгә кадәр озатып куйды. Шул мизгелдән соң башка аерылышмадык инде без. 1995 елда өйләнештек.

Озак очрашып йөрү ардырмадымы?

Ул чакларда көн саен очрашулар юк бит. Мин Чаллыда, ул авылда. Тулай торактагы телефоннан аралашабыз. Шул-шул көнне, шул сәгатьтә сөйләшәбез дип, вакытын билгеләп куябыз да, мин аска төшеп шалтырату көтеп утырам.

Олы улыбыз Азат та озак итеп бер кыз белән йөреп гаилә корды. Без – 7 ел, алар, безне дә уздырып, 9 ел очрашып йөргәннән соң өйләнештеләр. Уртанчы улыбыз Илнур Казан инновацион институтында укый. Төпчегебез Назгөл җиденче сыйныфта.

 

Фото: © Миләүшә Имамованың шәхси архивыннан. 

Сез нинди кайнана?

Бу сорауга җавапны киленем Алинә яхшырак бирер иде. Кайнана дигәч, элекке явыз кайнаналар күз алдына килеп баса. Ә без исә килен белән иптәш кызлар кебек. Өстәвенә, бергә яшәмибез. Бергә яшәмәү араларны тагын да якынайта. «Бер казанга ике тәкә башы сыймый» дигән фикер яклы мин үзем. Һәр хуҗабикәнең үз почмагы, үз көе булырга тиеш. Үземнең дә кайнанам бик яхшы кеше булды, беркайчан безнең мөнәсәбәтләргә кысылып йөрмәде. Минем дә принцип: иң мөһиме – үзара тату яшәсеннәр. Әниләрнең балаларын чамадан тыш яратуы һәм контрольдә тотуы гаилә тормышына зыян салырга мөмкин.

Чынга ашмаган хыялыгыз бармы, Миләүшә апа?

Хыялсыз кеше – канатсыз кош, диләрме әле? Хыяллар бик күп инде алар. Театрыбызга яңа бина төзелгәнче, заманча матур бина турында хыяллана идем, Аллаһка шөкер, ул хыялым да тормышка ашты. Бүгенге көндә хыялым да, теләгем дә бер генә – дөньяларыбыз имин булып, якыннарыбыз янәшәбездә булсыннар иде.

Белешмә: Миләүшә Имамова 1972 елның 28 сентябрендә Биектау районы Коркачык авылында туган. 1993 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Чаллы дәүләт татар драма театрында эшли башлый. 2003–2009 елларда читтән торып Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Татарстан Республикасының атказанган артисты.

Сәхнәдә башкарган рольләре:

Зәйтүнә – «Үп мине, Зәйтүнә!» (Н. Кәримова), Динә – «Йосыф» (К. Гали), Рәмзия – «Кызлар, ишек ачыгыз!» (Н.Гаетбаев), Саташкан әби – «Саташу» (Т.Миңнуллин), Олан – «Бурлак» (М.Гыйләҗев), Эля – «Сигезле биюе» (Р. Сабыр), Гөлҗиһан – «Банкрот» (Г. Камал), Ирбатыр – «Без бит авыл малае» (Т.Миңнуллин), Тайфә карчык – «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев), Сафия – «Кызым кияүгә чыга» (Н. Птушкина), Бичура - «Хуш, Агыйдел» (Я.Шәфыйков), Лариса – «Шәһәр. Нокта. Брежнев» (Ш. Идиатуллин) һ.б.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 ноябрь 2022
    Исемсез
    Искиткеч актриса!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100