Чаллы театры артисты Чулпан Арсланова: «Роль алып кайтуга гаиләмнән читләшәм»
«Институтка керә алмадым. Ул вакытта күп нәрсәне акча хәл итә иде»
Чулпан, сез кайсы яклардан?
Мин үзем Чаллы кызы. Шәһәр кызы булуымны белү белән, гадәттә: «Син ничек татарча чип-чиста сөйләшәсең?» – дигән сорау туа. Мин 54нче татар гимназиясен тәмамладым. 11нче сыйныфта укыганда Илдар абый Хаҗиев җитәкчелегендәге халык театрына йөри башладым. Беренче зур ролем дә Илдар абый куйган «Өзелгән өмет» дигән спектакльдә булды. Ул Чаллыда гөрләп барды. Мин шул роль белән беренче тапкыр зур сәхнәдә уйнадым, беренче тапкыр гастрольләргә чыктым, «Татарстан» телевидениесенә төштем. Бу – минем өчен тарихи вакыйга булды инде.
Шулай театрга карата мәхәббәтем уянды да, укуымны сәнгать юлыннан дәвам итәргә булдым. Алабуга мәдәният училищесының режиссура бүлеген бетердем мин. Укыганда Чаллы театрына практика үтәргә дип кайткан идем, мине эшкә дә алып куйдылар. Икенче пландагы роль бирделәр. Чаллы театрында беренче эшләгән ролем – Рабит Батулланың «Нурислам нигезе» әсәрендә Рәфидә роле. Шулай итеп, мин уйнадым да, параллель рәвештә укыдым да.
Әгәр туры институтка барган булсагыз, күп нәрсә югалткан булыр идегезме? Үкенгәнегез булдымы?
Училищега кергәнче институтка бардым мин… Яшерен-батырын түгел, ул вакытта күп нәрсәне акча хәл итә иде. Акчаң бар икән, керәсең, укыйсың. Укырга керергә теләүчеләр бихисап иде. Балларым әйбәт булса да, мин үтә алмадым. Аннары шул баллар белән мине училищега имтихансыз кабул иттеләр. Институттан чыгып киткәндә, үз-үземә «мин әле монда кире кайтачакмын» дип сүз биреп киттем. Шулай булды да – мәдәният институтын читтән торып тәмамладым. Чаллы дәүләт педагогия университетының филология бүлеген дә бетердем.
Укырга керә алмагач авыр булгандыр.
Бу тормышта берни дә болай гына булмый... Димәк, мин биредә – Чаллы театрында эшләргә тиеш булганмын. Әгәр дә мин ул вакытта институтка керә алган булсам, бәлки, Казанда калган булыр идем. Димәк, минем урыным монда. Эшли башлаганнан соң инде беркайчан да китү теләге тумады. Мин – патриот. Мин Чаллымны яратам, мин шушы сабый балалар алып килгән бүләкләр белән тулган (уенчыкларын, открыткаларын күрсәтә) эш урынымны, рольләремне, коллективымны яратам. Мин театрыма тугры.
«Битлек астында рәхәтләнеп еладым»
Чаллы театрында яңа премьера чыкты. «Җаның ниләр тели» спектаклендә сез Бичура ролендә. Үзегез андый әйберләргә ышанасызмы?
Ышанам. Бу тормышта без күрмәгән ниндидер көчләр бар ул. Үземнең дә төрле хәлләргә юлыкканым булды. Авырлы вакытта фатирда үзем генә йоклап ятам. Кемдер минем одеялымны тарта. Әйтерсең мине уятырга тели. Торсам, ишегем яртылаш ачык. Йорт иясенең мине: «Ишегеңне яп», – дип уятуы булгандыр, күрәмсең.
Аннан мин бит инде, өйләнешкәч тә, иремнең фатирына килдем. Табак-савыт юганда да, башка эшләр эшләгәндә дә янәшәмдә кемдер сулап торган кебек тоела иде. Баштарак йорт иясе мине шулай тикшерде, соңыннан миңа ышана башлады бугай, андый хәлләр бетте.
Бичура ролен дә мин бик яратып эшлим. Битлеген эшләп бирү белән үк сөйләшә башладым мин аның белән, спектакль чыккач, мин аңа рәхмәтләр укыдым (күз яшьләрен сөртә). Спектакльнең финал өлешендә бичуралар үзләре генә кала. Шул вакытта мин битлек астында рәхәтләнеп елыйм.
Һәр ролемне яратып, күңелләрем тулып уйныйм. Тамашачыга да, партнерларыма да, режссерларга дә кызык булсын өчен, аларны бер-берсенә охшамаслык итеп эшләргә тырышам.
Артистның бәхете нидән тора?
Тамашачының алкышы, рәхмәтләре – минем өчен бик зур бәхет. Миңа бик күп рәхмәт сүзләре язалар. Руслар, хәтта: «Чулпан, мы тебя благословляем», – диләр. Ә рәхмәт сүзенең көче искиткеч зур, алар барысы да Аллаһы Тәгалә тарафыннан миңа кайта.
Ни рәвешле кайта?
Адәм баласы киртәләргә очрамыйча тормый. Тормыш та гел туры гына бармый. Менә шул киртәләрне җиңгәндә, Аллаһы Тәгалә миңа җиңеллеген бирә, юлларын ача.
«Мин гел көлеп яшим»
Артистның бәхете режиссердан, дип тә еш әйтәләр.
Ул сүз белән дә килешәм. Шуңа өстәп, әле «партнерлык» дигән әйбер дә бар. Син иҗат җимешеңне партнерларың белән бергә тудырасың. Артистның үзеннән дә күп нәрсә тора. Эш рольне укып чыгу белән үк башлана. Шулай ук театрдан чыгып киттең дә эш тукталды дигән сүз түгел. Өйгә дә кайта ул образың синең белән, төннәрен дә йокламый башлыйсың. Минем менә, нишләптер, фантазиям төнлә уяна, йоклатмый ул мине. Болай булырга тиеш түгел, икенче төрлерәк уйнап карыйм әле, дип уйлыйсың, тавышны үзгәртеп карыйсың, образыңны эзлисең.
Мин роль алып кайткач, тормыш иптәшем: «Чулпан янына килү бетте», – дип көлә инде. Андый чакта мин, чыннан да, гаиләдән читләшәм, мин күзәтүдә.
Җан тартмаган күренешләрдә уйнарга туры килгәне бармы?
Андый хәлләрнең булганы юк, тьфу-тьфу (өстәл шакый). Миңа бирелгән икән роль, мин аны эшлим.
Яңа бинага күченү шәхсән сезнең өчен файдага булдымы? Нәрсәләр үзгәрде?
Бирегә күченү һәр артист өчен бик зур сөенеч булды инде. Театрыбызга яшьләр күбрәк йөри башлады. Моңа репертуар яңару да тәэсир иткәндер, бинаны күрергә дип тә киләләрдер.
Шәхсән үземә килгәндә, монда мине яраткан тамашачыларым күбәйде. Алар арасында нәниләр дә булу аеруча сөендерә. Балалар өчен «Авыл эте Акбай», «Тыпырдык» спектакльләрен уйнаганнан соң, алар миңа, менә күрәсезме, күпме уенчылар бүләк иттеләр. Аларның һәрберсен кадерләп саклыйм. Бу балалар – безнең киләчәктәге тамашачыбыз бит, дип тә куанам.
«Татар малае» җиңүчесе булган Әмир исемле бер малай, хәтта, бүләген күтәреп, гримеркага кадәр кергән. «Чулпан апа Арсланова!» дип, театр буйлап кычкырып эзләп йөри мине. Үзем дә бала җанлы булгангамы икән инде, балалар өчен уйнау, сабыйлар мәхәббәте күңелемне аеруча җылыта.
Һәр актриса төп героиняны уйнарга хыялланадыр ул, әйеме?
Иң кечкенә рольнең дә «йөземен» табарга була. Миңа нинди роль бирсәләр дә, мин шуннан разый булып эшлим. Аллаһка шөкер, тәнкыйтьчеләр тарафыннан рольләрем югары бәя алып килә. Чит ил классикасы «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (К.Гольдони) спектаклендә Смеральдина образында уйнап, «Тантана» премиясе дипломанты булдым. Уңышларны күргәч, тагын да эшлисе килә, тагы да ныграк эзләнә башлыйсың.
Театрда эшләп, акчаны ничек җиткерәсез?
Бу юлны сайлагансың икән, булганына шөкер итәргә кирәк. Ярый әле яраткан театрым, яраткан эшем бар, дим. Уянгач та: «Аллаһка шөкер, ике күзем күрә, ике аягым йөри, эшем бар, яраткан тамашачыма бүген спектакль уйныйм», – дип шатланам.
Сез тормыштан бик канәгать кеше кебек.
Аллаһка шөкер, беркайчан зарланмыйм. Минем бер фишкам бар – мин гел көлеп яшим. Моны сәхнәдәшләрем дә беләләр. Шул көлүем, шат күңелле булуым миннән улыма да күчкән. Ул да шулай тормышны ярата. Яшәү девизым да – бары тик алга бару һәм иҗатта гөрләп яшәү.
«Пародия ясый белү – артист өчен табыш»
Чулпан, сез – пародияләр остасы да. Беренче пародияне кемгә ясаган идегез?
Әйе, артистларга пародияләр ясый беләм. Моны артист өчен бик зур байлык, табыш дип саныйм. Мин иң беренче пародиямне Резидә Шәрәфиевага ясаган идем. Әле менә бу арада да ул үзен иң оста кабатлаучыга бәйге игълан итте. Шунда катнашып, җиңү яуладым. Үзе шәхсән: «Чулпан, син миңа бик ошадың», – дип язып җибәрде.
Тагын кемнәргә пародияләр ясыйсыз?
Татар эстрадасыннан Гөлнара Тимерҗанова, Ләйсән Гыймаева, мәрхүмә Хәния Фәрхигә ясаганым бар. Рус җырчыларына да пародияләр ясыйм мин. Таня Буланова, Анжелика Варумга, мәсәлән.
Яраткан җырчыларыгыз бармы? Эстрадага мөнәсәбәтегез нинди?
Әллә ни яраткан җырчыларым юк. Эстрадага нейтраль карыйм. Илсөя Бәдретдинованы, менә булдыра, дип карап барам. Үз тырышлыгы белән ничек күтәрелде. Социаль челтәрләрдә дә әйбәт-әйбәт фикерләр әйтә. Болай элекке җырчылар – Әлфия апа Авзалова, Илһам абый Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Флера Сөләйманова, Халидә Бигичеваларны тыңлап йөрим. Рус эстрадасында да элекке җырчыларны яратам. Хәзер «шырдый-бырдый» җырлар күп. Алар бүген ишетелә, 2 көннән онытыла.
«Режиссерлар миңа гел характерлы рольләр бирә»
Чулпан, сез минем өчен «Болан» спектакленнән соң ачылдыгыз. Сезнең үзегездә спектакльдәге ирен «басып» яшәүче усал Зәлиянең кайсы сыйфатлары бар?
Ул усал түгел… «Җәмәкәй» иреннән шулхәтле арган ул. Зәлиянең дә Тәминдарны берәр кайчан чын ир итеп күрәсе килә. Ул да, хатын-кыз буларак, бәхетле тормышка лаек.
Миңа, нишләптер, режиссерлар гел шундый характерлы рольләр бирәләр. Артистлар арасында «зәңгәр роль» дип йөртелгән бер генә ролем булды минем – ул да булса лирик, җырлы, романтик Җайбикәч образы (Р. Батулла «Ярым ятларга кала»).
Үзегез Тәминдар кебек ир белән яши алыр идегезме?
Үземнең ирем андый булмагач, ни дип җавап бирергә дә белмим. Ир – ир булырга, баш булырга тиештер инде ул, без исә – азрак юнәлтеп торучылар.
Хатын-кыз ир-атны үзгәртә аламы?
Беркем дә беркемне үзгәртә алмый. Кеше ничек туган, ата-анасы аңа нинди тәрбия биргән, бөтен минуслары һәм плюсләре белән бергә кабул итеп аласың да яшисең. Аннан ир-атның җаен белергә кирәк инде. Җаен тапсаң, яшисең, ләкин кешене тулаем үзгәртеп булмый.
«Ирем мине, артист булмаса да, театрда тапты»
Чаллы театрында парлы артистлар күп. Сез театрга килгәндә парлы идегезме инде?
Ирем мине, артист булмаса да, театрда тапты. «Җилкәннәр» спектаклендә (И.Бикбулатова) Светлана ролен башкардым. Ирем спектакль карарга килгән дә мине ошатып калган. Ул «КамАЗ»да спорт инструкторы булып эшли иде. Безгә дә нигәдер шул якларга барырга туры килде. Шунда мине тагын бер тапкыр күреп алган бу. Номерымны табып шалтыратты да, йөреп киттек. 3 айдан өйләнештек.
Коллективта да күз атып йөрүче егетләр булгандыр.
Юк, дисәм... Ә-ә-ә, искә төште, тавыш операторы белән йөрдем бит мин (көлә). Ләкин аның минем кеше түгел икәнлеген күңелем белән тоя идем.
Тормыш иптәшемдә дә сәнгатькә тартылу бар. Ул КВНнарда катнаша, гитарада уйный, җырларга да тырыша. Туган көнемә багышлап җырлар да иҗат иткән иде әле. Башка өлкәдә эшләсә дә, сәнгатькә мәхәббәте бар, дип әйтәсем килә… Актрисага өйләнгәнен белеп өйләнде инде.
«Минем өйдә булмаган чаклар еш булачак, гастрольләргә йөрибез», – дип, алдан ук әйтеп куйдым. Хәзер минем тормыш рәвешенә ирем дә, улым да, туганнар да ияләште инде. Ялларда, бәйрәмнәрдә мин эштә. Ирем бала белән гел үзе йөри. Гастрольләрдән кайтып кергәч тә: «Әйбәт кенә йөреп кайттыгызмы?» – дип, ачык йөз белән каршы ала.
Сез социаль челтәрләрдә гаиләгезне күрсәтмисез.
Сәхифәләремдә гел үзем генә булгач, баштарак миннән: «Чулпан, син аерылдыңмы әллә?» – дип еш сорыйлар иде. Хәзер ул сорауны бирмиләр инде. Уйлаганнар – уйласын, бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый.
Артистның бала тәрбияләргә вакыты каламы?
Бала туу белән эшкә чыгылды инде. Декретта утыру дигән әйбер булмады. Ике яклап әниләр дә монда булгач, бала карарга алар ярдәм итте. Аннан, «садикка» биргәнче, Раян минем белән театрда, сәхнә артында үсте. Эшкә гел бергә йөрдек. Хәзер улыма 12 яшь инде.
Әти-әниләрегез хәзер дә Чаллыда яшиме?
Әти-әниләрем Чаллыда яши. Авылга кайтып йөрибез. Мөслим ягындагы әби-бабамнар күптән мәрхүм инде. Актаныш районы Пучы авылындагы әби-бабам исән-саулар иде әле. Бер атна элек кенә әбиемне җирләдек... Мин әби белән соңгы кайтканда саубуллашып килгән идем инде. Бу дөнья кешесе түгел иде инде. Кызганычка, җирләргә кайта алмадым, спектакль уйнарга туры килде. «Әби, рәнҗеп калма», – дип, күкләргә карап әйттем.
Бабаебызга да 91 яшь инде, әбине бик юксына. Өлкән яшьтә булса да, нык әле. Быел мотоблок белән үзе бәрәңгеләр утыртты. Әнигә: «Кызым, мин бу дөньядан чирләп түгел, шулай йөргән килеш китеп барачакмын», – ди…
Әби-бабайның безнең тәрбиягә керткән роле бик зур булды. Догасын, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәттеләр.
Безнең нәселдә гармунда уйнау бар. Йортыбызда беркайчан да гармун тавышы өзелмәде. Туганнарым, әтием гармунда уйный. Шуңа да кайвакыт, ерак әби-бабайларымда да сәнгатькә тартылу булгандыр, дип уйлап куям.
«Театрга килгәндә 49 кг идем, хәзер 50»
Фигура саклар, үзегезне карар өчен вакытыгыз күп китәме?
Мин үземне карыйм, гел диеталарда утырам. «Чулпан, эшкә килгәндә нинди идең, хәзер дә шул килеш син», – ди сәхнәдәшләрем. Матур булу кешенең үзеннән тора. Ихтыяр көчең җитү генә кирәк... Мин кайбер ризыклар, мәсәлән, ипи, май, шикәрдән бөтенләй баш тарттым. Камыр ризыкларын аз гына ашап куярга мөмкинмен. Бөтен әйбернең дә чамасын белеп ашыйм, порцияләрне киметтем. Театрга килгәндә 49 кг идем, хәзер 50 менә. Киләсе елга тормышымны театр белән бәйләгәнгә 20 ел була, Аллаһы боерса.
Руль артында йөрмим. «Машинага утыр инде», – диләр миңа еш кына. Ә мин җәяү йөрергә яратам. Бу да – үзенә күрә бер спорт төре. Аннан юлда нинди генә кешеләрне күрмисең, барысын да күзәтәсең, образларың өчен нидер эләктереп аласың.
Укырга мөмкинчелегем, утырырга машина да бар, тик моның өчен «җитлегеп» бетмәдем әле.
Көндәлек алып барасызмы?
Барысы да башымда, бер генә фикеремне дә язып барганым юк.
Буш вакытта ниләр белән шөгыльләнәсез?
Мин, гомумән, бер урында гына торырга яратмыйм. Чөнки артист ул гел үсештә булырга тиеш. Буш вакытымда чакырган бөтен җиргә барам мин. Узган ел «Җырлыйк әле» тапшыруына барып, җиңү яулап кайткан идек. Шулай ук төрле семинарларда катнашам, балалар белән мастер-класслар үткәрәм. Әле күптән түгел Актанышка барып, авыл балалары белән мастер-класс уздырып кайттык. Авыл баласы бит инде ул үз дөньясында гына кайный, шаукымлы җирдә яшәми. Аларга ачыш булды, шулхәтле якын иттеләр. Ахырда кысып-кысып кочаклап, җибәрми тордылар.
Ел саен шәһәркүләм чараларда катнаша киләм. Сабан туен бер елны да калдырганым юк. Әле быел әтинең туган авылы Мөслим районы Ташъелга авылының 100 еллыгын уздырып килдек. Бәйрәм башлану белән карыйм, ерактан кап-кара болыт килә. «Болыт, тукта, авыл халкының ничә еллар Сабантуй күргәне юк, авылның бәйрәме. 2 сәгать яумый түз», – дип ялвардым. Ышанасызмы, шул болыт әллә кая борылып китеп барды. Бәйрәмне бабамның әтисенең нигезендә уздырдык. Шуңа әби-бабайларым сөенеп яткандыр, авыл халкын бергә җыйганга аларның рухлары шат булгандыр, дип уйладым.
Бәйрәмнәр дә алып барам. Үземнең даими клиентларым бар. Сценарийларын үзем язам, күбрәк импровизациягә эшлим.
Эчемлекле мәҗлесләр алып бару кыен түгелме?
Хәзер кеше элеккеге кебек эчми инде. Кеше кафеларга ял итәргә, бәйрәм итәргә килә. Туй урынына никах туе уздыручылар, хәләл мәҗлесләр күбәйде. Яшьләрнең гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны белмәүләре генә азрак борчый. Кайвакыт әти-әниләре дә белеп бетерми. Андыйларга барысын да аңлатырга, үзебезгә күрә остаз булырга да туры килә.
Чынга ашмаган хыялларыгыз бармы?
Ходай исәнлектән аермасын. Исәнлек булса, калганы була, диләр. Яраткан театрымда хезмәт итү, матур-матур рольләр иҗат итү хыялым.
Материаль хыялларымны әйтеп тормыйм, мин аларга әкренләп, алда әйткәнемчә, рәхмәт сүзләренең көче белән ирешеп киләм. Булганына шөкер итәм, бервакытта да зарланганым юк. Зарлана башласа, иремне дә шып туктатам. Шөкер итәргә һәм алга барырга кирәк. Абынып егылганда да ятып калырга ярамый. Адәм баласы сынауларны дөрес үткәрергә тиеш.