Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу – искиткеч зур бәхет икән»: Чаллы театры актрисасы Миләүшә Имамованың шатлыгы бар

news_top_970_100
«Бу – искиткеч зур бәхет икән»: Чаллы театры актрисасы Миләүшә Имамованың шатлыгы бар
Фотолар Миләүшә Имамованың шәхси архивыннан

Чаллы театры актрисасы Миләүшә Имамова беренче тапкыр әби булган. Аның олы улы Азат белән килене Алинәнең мәхәббәт җимешләре – уллары дөньяга аваз салган. Яшь әни белән бәбине бала тудыру йортыннан өйгә чыгарганнар инде. Сабыйга исем дә кушканнар.

Миләүшә Имамованы әби булуы белән без дә котладык.

«Оныгыбыз туды бит! Якты, көләч малай булсын дип, Аяз исеме куштык. Әлеге хис-кичерешләр турында үзләре әби-бабай булган кешеләрдән ишетеп кенә белә идек. Моны үзең тою – искиткеч ләззәт икән. Оныгыбызны кулыма алып карадым, менә хәзер гел күз алдымда тора инде. Гел янына барасы, күрәсе килеп кенә тора. Үзеңнең балаң тугач бик рәхәт хисләр кичерәсең, ә онык туу – икеләтә зур бәхет икән ул. Гөлназ, үзең дә малайлар үстерәсең, сиңа да шундый рәхәт хисләр татырга насыйп булсын, яме», – диде ул «Интертат» хәбәрчесенә.

Миләүшә Имамовага улы белән килене әби булачагын да бик кызыклы итеп хәбәр иткәннәр икән.

«Миңа 2022 елның 28 сентябрендә 50 яшь тулды. Юбилеема иң зур бүләкне алар ясадылар. Балалар килеп керделәр, кулларына шундый матур торт тотканнар. Үзләре ләм-мим берни әйтмәде. Тортны ачып җибәрсәм, анда: «Пинеткалар бәйли башларга вакыт» дигән язу ярылып ята. Менә шулай үзләренчә сюрприз ясап җиткерделәр алар миңа тиздән әби булачагымны», – диде ул. 

Аязның акыллы, сау-сәламәт булып, әти-әнисен, әби-бабасын сөендереп үсүен теләп калабыз! 

Гаиләсе, балалары хакында Миләүшә Имамова «Интертат»ка интервьюда да сөйләгән иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100