Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы Сабан туенда җыр-моңсыз узган көрәшнең батыры:«Былтыр үз-үземә җиңелеп чыккан идем»

«Элек көрәшне бөтен мәйдан белән җыелып карый идек, хәзер Сабантуйда көрәш юк» ише сүзләрне хәзерге заман кешеләренә еш ишетергә туры килә. Элеккеге замандагы кебек мәйдан белән җыелып көрәш карарга теләүчеләргә Чаллы Сабан туена барырга киңәш итәм.

news_top_970_100
Чаллы Сабан туенда җыр-моңсыз узган көрәшнең батыры:«Былтыр үз-үземә җиңелеп чыккан идем»
Фото: Илмир Хәбибуллин

Чаллы Сабан туе елдагыча зурлап үткәрелә. Шәһәре дә зур, халкы да күп, шулай булгач, зур бәйрәмгә ихтыяҗы да бардыр. Анда бәйрәм иртәдән төнгә кадәр бара. Иртән бәйрәмне пролог белән ачып җибәрсәләр, кичен йолдызлы концерт программасы белән дәвам итеп, салют аттырып тәмамлыйлар. Бию-җырларны, салютны инде күргән дә, язган да бар. Бу юлы Сабантуйдагы көрәш турында бәян итәргә булдым. Ни дисәк тә, Сабантуйның иң төп күрке – ул көрәш һәм көрәш батырлары.

Чаллы «вайбы»

Сәгать 12дә пролог тәмамланды һәм төп уртага – сәхнә каршысында тагын бер сәхнә җыя башладылар. Металл каркас өстенә такталар, такта өстенә маталар җәйделәр. «Бу сәхнәне сүтеп-җыю өчен атна буе шөгыльләнәләр, әзерләнәләр, чөнки 40 минутта җыеп куярга кирәк», – диде Чаллы көрәш федерациясенең башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин.

Чаллы Сабан туе мәйданы борынгы гасырлардагы амфитеатрларны хәтерләтә. Тау итәгендә – трибуналар, астында – сәхнә. Шуңа күрә дә мәйдан уч төбендәге кебек күренә. Әлбәттә, көрәш барышында трибуналар тулы түгел иде. Шулай да азакка таба үзәктәге трибуналарда урын калмады.

Пролог бетүгә, авыш баганага менү, капчык сугышы өчен җиһазларны да чыгардылар. Кемдер әтәч баганасына менә башлады, берән-сәрән кеше кул көрәштерде. Әмма алар турында бер генә мәгълүмат та ишетмәдем, әтәч баганасына менеп җитүләрен халыкның гөжли башлавыннан һәм көрәшне шәрехләп торучы әйтүеннән генә аңлап калдым. Кыскасы, Чаллы Сабан туенда төп игътибар көрәшкә бирелгән. Шуңа күрә монда бөтенләй башкача «вайб», Татарстан беренчелекләрендәге кебек үзгә атмосфера хөкем сөрә.

Көндезге бердән җиденче яртыларга кадәр халык көрәш күзәтте, сәхнәдә беркем җырламады, беркем биемәде, микрофоннан бары кемнәр көрәшкәнен, кем җиңгәнен әйтеп тордылар. Гадәттә Сабантуйларда барысы бергә үтә, бөтен кеше бергә сөйли, шул вакытта җырлап та куялар, шигырен дә сөйлиләр, ә ак калада башкача икән. Чаллыда көрәш алышларын ел да Илфат Әшрәпов шәрехләп алып бара икән. 5-6 сәгать буе көрәшчеләрнең дә, тамашачыларның да кәефен түгәрәк-түгәрәк сүзләре белән ул күтәреп торды.

Туй үпкәсез булмый, һәм Чаллыны Чаллы иткән үзенчәлекләр

Көрәшчеләр күп булгач, балалар арасында ярышны келәмне җыеп бетергәнче үк, төп сәхнә артындагы мәйданда башладылар. Чаллыга якын-тирә күрше районнардан гына түгел, Казан, Лаеш, Баулы якларыннан да килгәннәр иде. Шуңа күрә кайбер алышлар Татарстан беренчелеген хәтерләтте.

Мәсәлән, Чаллы көрәшчесе Азат Габдрәшитов белән Лаештан Ранис Галимуллин рәсми ярышларда да гел очрашып торалар. Инде Сабантуйда ничек көрәшерләр икән, дип көткән идек, гадәттәгечә булды – шау-шу кубарып, төрткәләшеп, эткәләшеп. Ахырдан Ранис җиңелгән егеткә бирелә торган сөлгене дә алырга теләмәде. «Сөлге бирүче кызларның монда гаебе юк инде», – диде Илфат абый. Микрофонлы кеше якында булгач, Ранисның да ачулы сүзләре мәйданга яңгырады. Туй үпкәсез булмый шул.

Сөлге дигәннән, Чаллыда шундый матур традиция бар икән – алышларда җиңелгән көрәшчеләргә кызлар чигелгән сөлгеләр бүләк итә. Сабантуй мәйданына чыккансың икән, син барыбер батыр сөлгесен алырга лаеклы, диюләредер бу. Җиңелгән егетләр сөлгене иңсәләренә тагарга теләмәсәләр дә, миңа калса, бу – бик матур күренеш.

Тагын бер үзенчәлек – Чаллыда ел да баш хөкемдар булып, шул елны юбилее булган танылган көрәшче сайлана. Мәсәлән, быел ул 60 яшен тутыручы Айдар Нәҗметдинов иде. Ул да – заманында үз авырлыгында Чаллы батыры булып калган көрәшче.

Ә танылган Чаллы батырларын сәхнә янына тезеп утырттылар. Алар арасында легендар Рәкыйп Хәмитов, Айрат Гыйлаев та бар иде. Алар икесе дә – Чаллы Сабантйларының баш батыры булган көрәшчеләр. Илфат Әшрәпов аларны гел искә алып торды. «Иң көчле чакларында көрәштереп карасаң, кем җиңәр иде икән? Рәкыйп Хәмитовмы, Айрат Гыйлаевмы, әллә Ранис Гыйләҗетдиновмы?» – дип, трибунада утыручы халык белән «интерактив»лар да оештырып алды. Чыннан да, кем җиңәр иде икән?

Җирле батырлар

Азат Габдрәшитов исә үз авырлыгында – 90 кг үлчәүдә финалга барып җитеп, батыр исемен яулады. Финалда ул Чаллы өчен көрәшүче Рөстәм Сәлахов белән көрәште. Кызганыч, Рөстәм алышта аягын авырттырды. Шулай да бер дә җиңеләсе килмичә, кабаттан көрәшкә керергә теләп, исәпне сорашты. Азат инде ул вакытта аны күпкә отып бара иде.

60 кг авырлыкта чемпион булып Чаллы егете Ришат Исхаков калды. Финалда ул көндәше – тумышы белән Актаныш егете Денис Муллахмәтовны чиста алым белән җиңде. Берсе – җиңгәнен, икенчесе җиңелгәнен аңламый да калдылар, хөкемдарлар гына уч төпләрен югары күрсәтте. Көрәшчеләр көлешә-көлешә келәмнән чыгып китте.

65 кг да Чаллыдан Дмитрий Левашев шулай ук актанышлы Айнур Мирзаяновны отты. 70тә батыр – Чаллы өчен көрәшүче Актаныш егете Айназ Тимиров. Ул финалда Лаеш командасы данын яклаучы Илназ Димиевны отты. 75 кг да батыр булып Чаллыдан Ленар Садыйков танылды, 85тә – Чаллыдан Ренат Шәйхетдинов, 100 кг да – Чаллыдан Элдар Хәмитов. 135 кг авырлыкта да батыр булып Чаллы егете Ранис Гыйләҗетдинов танылды.

90 кг авырлыкта җиңгән көрәшчеләр

Фото: © Энҗе Габдуллина

Күзәтүләрдән чыгып – район, шәһәр Сабан туйларында җирле көрәшчеләр ота икән. Өйдә диварлар да ярдәм итә, дигән кебек, Чаллы җире Чаллы көрәшчеләренә көч һәм дәрт биргән, күрәсең.

Беренче урын алган көрәшчеләргә Сабантуй бүләге – 100 мең, икенче урын ияләренә – 70, өчкә – 50шәр мең акча.

Балалар арасында да призлар яхшы дип әйтергә була. Беренче урын алган яшь батырларны 30 мең, икенче урыннарны 20 мең, өчтә калганнарны 10 мең белән бүләкләделәр.

Баш батыр – 140 кг лы тәкә һәм машина хуҗасы

Сабантуйның чын күрке – баш батырны билгеләү. Аны бер елны җирәбә белән дә ачыклап карадылар. Инде шөкер, ул тәҗрибә бүтән кулланылмый кебек. Ни дисәк тә, татарның баш баһадиры көч белән алдырырга тиеш. Кечкенә үлчәү авырлыкларындагы көрәшчеләр үпкәләсәләр дә, баһадир – баһадир булырга тиеш. 60 кг лы көрәшче белән 130 кг лы көрәшченең көчләре тигез түгеллеге көн кебек ачык, тик «баш батыр» исемен иң көчлесе йөртергә хаклы дип саныйм.

Яшьләр арасында да баш батыр билгеләнде. Аңа Чаллыдан Артур Халиков ия булды. Ирләр төсмере кергән егетнең иңсәсенә үзеннән күпкә авыррак тәкә салдылар.

Яшьләр арасында баш батыр – Артур Халиков

Фото: © Энҗе Габдуллина

Ирләр арасында Чаллының баш батыры өчен көрәшкә Ленар Садыйков, Ренат Шәйхетдинов, Азат Габдрәшитов һәм Ранис Гыйләҗетдинов чыкты. Җирәбә буенча башта Габдрәшитов белән Шәйхетдинов, аннары Садыйков белән Гыйләҗетдинов көрәште. Раниска каршы чыкканда, Садыйковны әлеге дә баягы Илфат абый Әшрәпов: «Хәзер чистага ата Ленар», – дип, күңелен күтәреп алды. Тик Садыйков үзе чиста алым белән җиңелде.

Узган ел баш батыр булып калган Элдар Хәмитов бу юлы абсолют исеменә көрәшкә кермәде. Ул күптән түгел генә аягына операция ясатып, тернәкләнү узган иде. Сүз уңаеннан, Элдар Хәмитов – «Копченый» кушаматлы легендар Рәкыйп Хәмитовның «племяннигы». Шуңа күрә аны Илфат абый Әшрәпов халыкка «Полукопченый» итеп таныштырды.

Финалда күрешкән Азат Габдрәшитов белән Ранис Гыйләҗетдиновның алыш дәвамында каннары кызды. Иң кызыгы – ике Чаллы көрәшчесе көрәшкәндә келәм читендә торган Чаллы вәкилләре дә үзара тарткалашып ала яздылар.

Көрәш 5 минут бәйләмичә һәм 5 минут бәйләп үтте. Эссе булу, кайбер кагыйдәләр үзгәрү көрәшчеләргә тәэсир итми калмагандыр. Ранис Гыйләҗетдинов берничә тапкыр медицина хезмәткәрләрен чакырды. Азат бу хәлләрне вакытны сузып, ял итеп алу дип аңлады булса кирәк. Бер мизгелдә утырып торган Ранисның биленә бәйләнгән билбавыннан тарта башлады. Бу мизгелдә трибуналарда утырган халык гөҗләп алды. Ничек кенә тырышса да, Азат Габдрәшитов абсолют батырга көрәштә баллар исәбе белән җиңелде, ә Ранис Гыйләҗетдинов өченче тапкыр Чаллы Сабан туеның баш батыры булып калды. Батырны келәмдә генә күккә чөйделәр.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев аңа төп бүләк булган «Лада Веста» автомобиле ачкычларын тапшырды. Ранисның иңсәсенә 140 кг лы тәкә салдылар. «Бер 20 кг мы астында ияреп йөридер моның», – дип, Илфат Әшрәпов Чаллы халкын тагын бер көлдереп алды. Батыр тәкә белән халык каршыннан урап та килде. Ә автомобиленә Чаллыда узучы «Сабантуй гүзәле» җиңүчесе Әминә Гаянованы утыртып, мәйданны әйләнеп килде. Бу мизгелләрдә Ранисның үзе, әти-әнисе, сөйгән ярыннан да бәхетлерәк кеше булмагандыр.

«Туган шәһәреңдә, туган җиреңдә батыр калу – бөтен ярышларга караганда да кадерлерәк. Бик шатмын. Узган елны бераз чирләп, үз-үземә җиңелеп чыккан идем. Бу елны җиңәр өчен бөтен көчемне куйдым», – диде Ранис җиңүеннән соң.

Көрәш эпопеясы Илфат Әшрәповның: «Алыгыз әле бу микрофонны миннән. Туктый алмыйм бит», – дигән сүзләре белән тәмамланды. Сәхнәгә бер-бер артлы җырчылар чыга башлады, көрәш өчен әзерләнгән сәхнәне сүтәргә тотындылар. Батырлар ачыкланды, быелга Сабантуй да тәмам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100