news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы мэры хәрби комиссариатларга 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атларны чакырмаска кушты

news_top
Чаллы мэры хәрби комиссариатларга 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атларны чакырмаска кушты
"Татар-информ" архивы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәрби комиссариатлардан тиешле яшь аралыгындагы хәрби хезмәткә яраклылар белән генә эшләүне таләп итте. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза. 

«Безгә халыктан мөрәҗәгатьләр килә. Повесткаларны беренче һәм икенче разрядка туры килгәннәр генә алмаганын үзебез дә күреп торабыз. Аларны 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга да җибәрәләр. Тагын бер кат аңлатам: өлкән яшьтәге ир-атлар военкоматларга мәгълүматларга төгәллек кертү өчен генә чакырыла. Моның кирәге юк. Нигә ул чиратлар? Әлегә 45 яшькә кадәрге хәрби бурычлылар һәм 55 яшькә кадәрге офицерлар белән эшләгез. Хәрби хезмәткә алыну яшеннән өлкәнрәкләрне ял көннәрендә генә чакырырга кирәк. Кешеләр эшли, аларга эштән сорап китәргә,  ниндидер җитди эш процессларын бүләргә туры килә», – дип сөйләгән шәһәр мэры.

Чаллыда 90 мең кеше хәрби бурычлылар исәбендә тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар