Чаллы шәһәре командасы көрәшчесе, көрәш буенча дөнья чемпмоны Илдус Мәрданов сөйгәне Адилә белән 28 сентябрьдә никах укыткан.
Әлеге куанычлы вакыйга белән спортчы үзенең социаль челтәрләрендә уртаклашты. Яшь пар никахтан матур фотолар урнаштырган.
«Бәхет, гаилә тынычлыгы телим, брат», «Бәхетле булыгыз, җимешләр», «Котлыйм, брат», - дип язган фото астында спортчының келәмдәш дуслары.
Яшьләргә чын күңелдән бәхетле тормыш телибез!
Фото: © Фото: Илдус Мәрдановның социаль челтәреннән
- Илдус Мәрданов – тумышы белән Тукай районыннан, хәзерге вакытта Чаллы командасы өчен чыгыш ясый, тренеры – Илнур Хәйбуллин. Яшьләр арасында 85 килограммда көрәшә. Үз авырлыгында Татарстан, Россия һәм дөнья беренчелеге җиңүчесе. 2025 һәм 2026 елларда яшьләр арасында Чаллы Сабан туеның баш батыры.