Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Йөрәкләрне җылыта торган видео» – Чаллы эшмәкәре сукбайларның чәчен ала

news_top_970_100
«Йөрәкләрне җылыта торган видео» –  Чаллы эшмәкәре сукбайларның чәчен ала
Видеодан скриншот

«Приют человека» хәйрия проектын оештырган Чаллы эшмәкәре Рөстәм Гатин сукбайлыкта йөрүче кешеләргә төрле яклап ярдәм күрсәтергә тырыша. Социаль челтәрләргә урнаштырган бер видеосында ул моннан 2 ел элек үзләренә килеп эләккән, хәзер инде эшкә урнашып, тулы тормыш белән яши башлаган бер кешенең чәчен ала. Эш барышында үзе беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузган кеше белән әңгәмә корырга да өлгерә. 

Кайда эшлисең?

«Нур» яшьләр үзәгендә ишегалды себерәм.

Булдырасың! Мин синең өчен бик шат! Әйтәм, сине биредә күптәннән күргәнем юк.

Эш җитәрлек.

Молодец, бик әйбәт. Димәк, документларың белән барысы да әйбәт.

Әйе. Барысын да яңадан ясаттым.

Син чиста, синнән ис тә килми. Эчмисең, әйеме?

Эчмим.

Җир асты юлында да утырмыйсың. Ничә ел утырдың әле син анда?

2 ел.

Кайда яшисең?

Йортсызлар өчен «Перекресток» үзәгендә.

Безгә нигә килдең? Ашарыңа булмаганга түгел бит. 

Болай гына.

Дуслар, ул бирегә болай гына килгән. Чөнки аңа биредә рәхәт.

«Приют человека» проекты йортсыз кешеләрне тукландыру белән генә чикләнми. Аларга ярдәм төрлечә булырга мөмкин. Моның өчен чәчтараш булып эшләү дә кирәкми. Теләк кенә булсын.

Һәр кешенең үз юлын табу мөмкинлеге бар. Аңа бары тик ярдәм итәргә һәм җылы сүзеңне генә кызганмаска кирәк. Һәрвакыт ярдәм итегез. Сез моны эшләгән бердәнбер кеше булырга мөмкинсез», – дип язган Рөстәм Гатин видео янына. 

«Йөрәкләрне җылыта торган видео. Бу тормышта сезнең кебек кешеләр булуы ничек әйбәт. Сез киң күңелле»;

«Рөстәм Равилевич, ул сезнең ярдәм белән тормышын дөрес юлга борган»;

«Әлеге кешегә старт бирүегез – ничек яхшы гамәл. Үзе дә молодец, тырыша»;

«Глобус» җир асты юлында мин аны һәрвакыт күрә идем. Бик кычытына иде. Хәзер танырлык та түгел»;

«Рөстәм, изгелекләрең меңе белән үзеңә әйләнеп кайтсын. Аллаһы Тәгалә зурласын», – дигән комментарийлар язганнар пост янына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100