Чаллы актрисасы Зөлфия Галиуллина: «Спектакльдәге чишенү күренеше акланган булырга тиеш»
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры актрисасы Зөлфия Галиуллина белән әңгәмә.
Зөлфия, инде яңа сезонны башлап җибәрдегез. Әмма без узган сезон турында сөйләшик әле. Ул синең өчен кайсы ягы белән истәлекле булды?
Узган сезон миңа актриса буларак «Галиҗәнап әртисләр» (Ә. Камалиев) спектакле белән кызыклы булды. Чөнки аның режиссеры – минем Казан театр училищесындагы остазым Зөлфәт Закиров. Без Руслан Әюпов белән аның беренче шәкертләре, икебез дә Чаллы театрында эшлибез. Соңрак безгә шулай ук Зөлфәт Закиров курсын тәмамлаган Фирдүс Сафин белән Физәлия Габидуллина, Алинә Мохлисова, Инсаф Һидиятуллин һәм Гүзәл Шамагсумовалар кушылды. Без Руслан белән башкаларга Чаллыга юл ачтык (көлә).
Зөлфәтнең менә шушы үз шәкертләре белән спектакль чыгарасы килде. Студент чакларыбызга кире алып кайтты ул безне. Үзенә генә хас мәзәкләре, шаяртулары аша, рәхәтләнеп эшләде. Бик кызык процесс булды.
Шулай ук миңа узган ел театрыбызда куелган «Ак үрдәк» (Р. Сабыр) неодрамасында ясалма фәһемне уйнарга туры килде. Мин спектакль буе сәхнәдә, ә үзем сәхнәдә юк. Миңа анда һәр артист белән диалогка керергә кирәк. Спектакльне чыгаргач, коллегаларым шаяртып: «Зөлфия, без сине бик яратабыз, әмма тавышыңнан гарык булдык», – дигәннәр иде (көлә). Бу да бик кызыклы эксперимент булды.
Һәм тагын зур яңалыгыбыз – Чаллы театры Алабуга мәдәният көллиятендә курс җыйды. Мин хәзер студентларга актерлык осталыгы укытам. Минем болай да мәктәп балалары белән эшләү тәҗрибәм бар иде инде. Театр мәктәбендә 4 ел сәхнә теле дә укыткан идем. Ләкин студентлар белән эшләү бик җитди һәм җаваплы әйбер. Аңлатып җиткерә алырмынмы дип борчылулар да булды. Минем өчен бу бик дулкынландыргыч процесс.
Шушы ук студентларыбыз белән без шагыйрә Йолдыз Миңнуллина кичәсен дә эшләп чыктык. Театрыбызның әдәби бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева миңа Йолдыз Миңнуллинаның кичәсен үткәрергә тәкъдим итте. Артистларның эше тыгыз булу сәбәпле, без башка катлаулы юл сайладык – чараны студентлар катнашында әзерләргә булдык. Шәһәр балалары булганга, аларның күбесенең татарчасы начар. Әмма без бу киртәне дә җиңә алдык. Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Имамова аларга сәнгать теле укыта. Ул да репетицияләр вакытында студентлар белән бик күп эшләде. Барыбыз да бик тырыштык. Нәтиҗәсе матур килеп чыкты. Мин студентларыбыз белән горурланам. Күккә чөеп мактарга ярамаса да, булдырдылар дип әйтергә кирәк. Минем өчен бу сезон шуның белән дә истәлекле булды.
Фото: © Зөлфия Галиуллина архивыннан
Студентлар турында сөйләшә башлагач, дәвам итик. Алар барысы да Чаллы театры өчен әзерләнәме?
Әйе, Аллаһы боерса. Кабул итү имтиханнарында конкурс шактый зур иде. Без алар арасыннан 11 кешене сайлап алдык. Гыйнварда, имтиханнар тапшырганнан соң, бер кызыбыз китте. 5 кыз, 5 малай укуларын дәвам итәләр.
Яшь аермагыз зур булмаса да, бу, барыбер, башка буын. Хәзерге яшьләргә бүген һәм тиз кирәк. Алардан артист әзерләү кыенракмы, әллә инде ниндидер мораль сыйфатлар тәрбияләүме?
Беләсеңме, театр өлкәсенә бер генә кеше дә очраклы рәвештә килеп керми. Ыштан туздырып укып чыгам да, диплом алгач башка җиргә китәм дигән нәрсә юк. Алар зур кызыксыну белән укыйлар һәм һәр әйткән сүзне авызларын ачып тыңлап утыралар, сеңдерергә тырышалар. Безнең профессия шуның белән кадерле дә. Әгәр кызыксынуың булмаса, син монда укый алмыйсың.
Миңа алар белән авыр түгел. Студентларыбызның нык тәрбияле булуын да әйтергә кирәктер. Аллаһка шөкер, һәрберсе акыллы, иманлы. Җыелыш саен әти-әниләренә рәхмәт белдерәбез. Бу бит гаиләдә салына торган сыйфатлар.
«Рольдән баш тарту хокукым юк дип уйлыйм»
Театрда син катнашмый калган спектакль аз сыман миңа. Мондый бәхет бөтен актер-актрисаларга да бирелми. Тик моның башка ягы да бар бит әле. Роле аз булганнар тарафыннан кырын карашлар сизмисеңме?
Мин үземне башкаларга караганда күбрәк уйныйм дип әйтмәс идем. Мин комедия актрисасы, ә комедияләр сәхнәдә ешрак куела. Театрны ашата торган спектакльләр инде алар. Бәлки, шуңа сәхнәдә күп күренәмдер. Гаcтроль графигым да шуның белән бәйле рәвештә тыгызрак.
Безнең сәнгать җитәкчебез Олег Мадиярович бик гадел кеше, ул бер артистны да рольсез тотмый. Бездә һәр артистка сезонга бер булса да роль чыгара. Шуңа күрә кырын карашлар тоймыйм. Безнең коллектив болай да бик дус-тату. Без кычкырышып алырга мөмкинбез, ләкин шул ук минутта шаярыша башлыйбыз да, барысы да онытыла. Кыскасы, гөр килеп яшибез.
Соңгы елларда комедияләрдә күп уйныйм дидең. Гел шаярып-көлеп йөри башлагач, драма уйнау нечкәлекләре онытылмыймы?
Мин комедия жанрын бик яратам. Чөнки комедияләрне гел шыгрым тулы залларга куябыз. Кешене көлдерү бер дә җиңел әйбер түгел, бу – үзенә күрә бер сынау. Актерлык осталыгы комедия уйнаган саен арта гына бара дип саныйм.
Алай да, «берәр драматик роль бирсәләр ничек булыр икән» дип, үземнең дә уйлап куйганым бар. Бер әйбергә ияләшкәч, икенчесенә күчү, чыннан да, кыен. Әмма, роль никадәр катлаулырак булса, артист өчен шуның кадәр әйбәтрәк.
«Без 41 нче ел балалары»нда (М. Мәһдиев) Баязитованы әйбәт кенә уйнап чыктым кебек.
Текстны укып чыгу белән үк геройның холкын тоясыңмы, әллә репетицияләр вакытында эзләнәсеңме? Образлар булдырганда төп «ачкычың» нинди?
Мин геройларымны укып чыгу белән үк аңлыйм. Ләкин кайбер сыйфатларын репетицияләр барышында да табам. «Аха, мин бу сүзне менә моның өчен әйтәм икән! Героиняның менә мондый сыйфаты бар икән бит», - дим. Характерын аңлагач, импровизациягә бирелергә дә була. «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Т. Миңнуллин) спектаклендә, мәсәлән, Илфат абый Әскаров белән импровизацияне рәхәтләнеп кулланган идек.
Фото: © Зөлфия Галиуллина архивыннан
Импровизациягә юл куясың, әйеме?
Контекстта булса, әйе. Бөтенләй тексттан китеп, башка текстка күчкән кешеләр дә була. Шундый хәл булган иде – партнерым башка текст әйтте, ә миңа, алып китү өчен, бу текст туры килми. Башка сүз өстәсәм, алда әйтәсе репликаларым челпәрәмә киләчәк.
Әле кайбер артистлар образдан чыга башлыйлар, бу да бик авыр. Спектакль контекстында, образыңны саклап импровизацияли аласың икән – мөмкин. Юк икән, бөтенләй тотынмавың хәерле.
Күңелең тартмаган рольләрдән баш тартканың булдымы?
Күңел тартмаган рольләр театрга килгән генә чорда булды. Рольләрдән баш тарту хокукым юк дип уйлыйм мин. Кеше заводка эшләргә килә. Аңа: «Син менә шушы детальләрне ясыйсың», - диләр. «Юк, минем боларны ясыйсы килми, әнә тегеләрен ясыйм», - дип әйтә алмый бит. Шуның кебек инде. Бик зур йолдызлар, прималар, бәлки, баш тартадыр. Без исә бөтен рольләрне дә кабул итәбез.
«Спектакльдәге чишенү күренешләренең һәрберсе акланган булырга тиеш»
Профессия кешенең эчке халәте, әхлагы белән тәңгәл булырга тиешме? Сәхнәдә әхлакый чикләр бармы синең өчен?
«Тәрәзәдә һаман ут яна» (З. Хәким) дигән спектакльне караганың булгандыр. Ул хәзер репертуардан төште инде. Нинди әхлак инде анда.... «Яратылмый калган ярлар»да (Б. Сәлахов) да чишенү күренеше бар. Хәзер икесе дә артта калды инде һәм мин аларны яшьлек галәмәте дип кенә кабул итәм. «Мин барысын да булдырам, карагыз, мин оялмыйм», – дип сөрән салу. Бүгенге көндә мин моны кирәксенмим.
Ягъни, син бүген мондый күренешләрне кабатламас идең?
Беләсеңме, спектакльдәге чишенү күренешләренең һәрберсе акланган булырга тиеш. «Тәрәзәдә һаман ут яна» да ул акланмаган! Ансыз да эшләп була иде аны. Мәскәүдә ыштансыз актерлар йөри бит сәхнә буйлап. Шулар кебек игътибарны җәлеп итү чарасы гына иде.
Мондый күренешләрне бөтен режиссер да аклый алмый. Уйнарга туры килсә, мин баш тартачакмын дип әйтмим, әмма: «Нигә минем персонажым чишенергә тиеш? Аны чишенмичә берничек тә күрсәтеп булмыймыни? Нигә, нигә?» – дип, режиссерның башын ашаячакмын. Хәзерге яшьтә, өстәвенә үзем дә укытучы була торып, мондый әйберләргә «әйдә ярар» дип карый алмыйм. Инде тәҗрибә туплаган актриса буларак, үземне беренче килгән еллар дәрәҗәсенә төшермәячәкмен.
Сәнгать шуның өчен дә сәнгать инде ул. Тормыштагы әйберне сәхнәдә символлар белән, визуальләштереп күрсәтергә була. Турыдан-туры күрсәтелмәсә дә, тамашачы аны аңлый һәм шуны аңлавыннан «аха, мин ничек акыллы» дип, канәгать булып кайтып китә.
Фото: © Зөлфия Галиуллина архивыннан
Режиссерлар белән килешмәгән чакларың еш буламы?
Килешмәү режисссерга ышанмаганда була. Чаллы театрына килгән генә чорда миндә ниндидер тартыну кебек хис булды. Һәр режиссерның эш рәвеше үзенчәлекле, һәрберсенең үз методы. Училищеда укыганда башка режиссерларга ияләшкән идек. Чаллыга килгәч, Фаил абый Ибраһимов миңа, мин аңа кычкырам, үзенә күрә бер буыннар каршылыгы иде ул. Фаил абый – шәһәрдә театрны булдырган, аңа тормыш биргән кеше. Аны өлкәнрәк артистлар бер карашыннан аңлыйлар иде. Ә менә безгә кыенга туры килде.
«Эшне бик хәйләкәр рәвештә башладым»
Cин куйган «Сөясеңме, сөймисеңме?» (Ф.Бүләков) спектакле Чаллы тамашачысы тарафыннан җылы кабул ителде. «Һөнәр» яшь режиссура фестивалендә дә яхшы бәяләнде дип беләм. Анда төп рольләрдә Рафыйк Каюмов, Энҗе Шиһапова кебек олпат артистлар уйный. Сәхнә мэтрлары белән спектакль кую ничегрәк булды?
«Сөясеңме, сөймисеңме?» – минем зур сәхнәдәге беренче эшем. Без башта башка спектакль алырга теләгән идек. Дөньядагы вазгыять белән бәйле рәвештә аны үзгәртергә туры килде. Куярга җыенган спектакльгә инде актерлар да билгеләнгән иде. Әгәр дә куймый калсак, бу балага кәнфит биреп, кире тартып алган кебек булыр иде. Шуңа да Айгөл апа киңәше белән «Сөясеңме, сөймисеңме?»не сайладык.
Дөресен әйтергә кирәк, мин бу проекттан шүрләдем. Чыннан да Рафыйк абый да, Энҗе апа да театрның башлангычында торган олпат артистлар. Әмма мин эшне бик хәйләкәр рәвештә - тренинглардан башладым. (Сүз уңаеннан, мин бу ысулны хәзер дә кулланам). Җыелабыз, тәнне, баш миен уятабыз, уйнап алабыз, шул рәвешле бер-беребезгә ияләшәбез, репетицияләргә керешәбез.
Артист кешенең эмоцияләре булмый калмый, ләкин, барлык артистлар да миңа хөрмәт белән карады. Рафыйк абый бу спектакльгә күчүебезгә аеруча да сөенде. Чөнки ул элек бу спектакльдә төп геройның яшьлеген уйнаган булган. Спектакль Чаллы театрында озак вакытлар барган. Сөенеченнән мине кочаклап: «И, алтынкаем, рәхмәт», – диде.
Фото: © Зөлфия Галиуллина архивыннан
Узган сезонда «Мин кем әле?» моноспектаклен чыгардыгыз. Моноспектакль үзе үк катлаулы жанр. Син бу эшегездән канәгать калдыңмы?
Әлеге моноспектакль - Айгөл апа Әхмәтгалиеваның проекты. Ул аны Физалия Габидуллина белән бергәләп башлаган иде инде. Айгөл апа алынырга тәкъдим иткәч, каршы килмәдем.
Әйтүемчә, спектакльнең нигезе бар иде инде. Моноспектакльдә режиссерның эше - аны логик яктан төзеп чыгу дип саныйм мин. Мин шул нигезгә логик мәгънә керттем, бераз режиссерлык күзаллауларымны кертеп җибәрдем.
Мин Физалияне бөтен булган һәм булмаган әйберләр белән юмалап уйнаттым бу спектакльдә. Ул аны үзе дә аңламый калды бугай (көлә). Спектакль бик тә кыска вакыт эчендә әзерләнде. Мин төнлә уйлыйм, язам да, иртән Физалиягә текст алып килеп тоттырам. Икенче көнне тагын шушы хәл кабатлана. Башта риза булып торды, соңрак сабырлыгы бетә башлады.
Моноспектакль артист өчен психологик яктан бик авыр ул. Бер сәгатьлек спектакльне ятлап чык әле! «Физалия, әйдә бер генә җөмлә өстибез», дим. Икенче көнне: «Ике җөмлә янына тагын берне өстәп була бит инде, әйеме?» - дип карыйм. Кыскасы, менә шулай бәби юмалагандай юмалап эшләдек без аны. Нәрсәдер әйтеп кызыктырасың, ул кабынып китә. Режиссерның төп бурычы - актерны кызыксындыру. Проект үзе дә яхшы килеп чыкты. Әмма мин бигрәк тә үземнең менә шулай артистны кызыксындыра алуымнан канәгатьтер.
Тәнкыйть булдымы?
Без Физалиягә нык кыска күлмәк сайладык һәм ул аны гел тартып төшереп торды. «Озынрак күлмәк кидереп булмый идемени аңа?» - диделәр. Чынлыкта бу, тамашачы героиня өчен үзен уңайсыз хис итсен өчен махсус эшләнгән әйбер иде. Тәнкыйть килгәч: «Аха, куйган максатка ирештек», - дидем.
«Энергиямне кеше белән аралашуларга сарыф итеп бетерәм»
Бүгенге урыныңнан канәгатьме син? Бары үз үҗәтлегем белән генә мин бүгенге урынымда дип әйтә аласыңмы?
Әлбәттә, үз тырышлыгым белән килдем, ярдәм итүчеләр булмады. Мин гап-гади гаиләдән, әнием - төзүче, әтием юк. Шул ук вакытта мин әле үземне ниндидер үрләргә мендем дип тә әйтә алмыйм. Нәрсәдер эшлим дә, мин аның турында шунда ук онытам. Арттагы багажым саналмый. Үземнән канәгать булу өчен миңа, барысын да нульдән башлап, янәдән нәрсәдер эшләргә кирәк. Болай эшләү кешегә борынын чөймәсен өчен дә бик файдалы.
«Кем соң мин, нәрсә генә эшләдем инде мин бу тормышта?» дип, күңел төшенкелегенә бирелеп утырган чакларым да була. Андый вакытта үткәнгә борылып карап, барысын да анализлап, үземне юата беләм.
Миңа бер артист: «Артистның тыныч кына яшәгән вакыты булмый аның», – дип әйткән иде. Килешәсеңме бу сүзләр белән?
Мин, гороскоп буенча, Балык, ә Балыкларның энергияләре бик аз була. Без аны сәхнәдә, кеше белән аралашуларда сарыф итеп бетерәбез. «Нулевой» халәттә булуымны сизсәм, мин 2-3 көнгә өйдә бикләнеп, доставкаларда яшәп, йоклап, кинолар карап ял итә алам. Бу чакта миңа бер кеше дә, бернәрсә дә, шул исәптән иҗат та кирәкми. «Мин сәнгатьтән башка яши алмыйм», - ди бит инде кемнәрдер. Мин алай дип әйтмим, мин - гап-гади кеше. Үземне сүндереп куя беләм. Кайчак бик түбән сыйфатлы сериаллар карыйм. «Син – актриса, шундый түбән әйберләр карыйсыңмы?» - диләр. Әйе, карыйм. Югары дәрәҗәге сәнгать һәрвакыт минем белән, ул монда - театрда. Ә бушану өчен миңа әнә шундыйлары да кирәк.
Фото: © Зөлфия Галиуллина архивыннан
«Өстәмә эшләргә туры килә»
Актер, актрисага тамак турында уйламый иҗат итү өчен күпме хезмәт хакы кирәк?
Без беребез дә бай түгел, уртакул кешеләр. Өстәмә эшләргә туры килә, анысын яшермим. «И Ходаем, әле ярый күңелемне тыңлап, шушы театр, сәнгать юлыннан киткәнмен», – дип шөкер итәм. Барлык өстәмә эшләрем дә шушы юнәлештә һәм алар барысы да миңа кызык. «И, акчасы аз, эше күп», дип утырган вакытлар да була инде, чөнки без – сәнгать кешеләре барыбыз да зарланырга яратабыз. Әмма эшеңне бетергәч, аның нәтиҗәсен күргәч, канатланып кайтып китәсең.
Син клиплар режиссеры булып та эшлисең. Эстрада артистлары белән эшләү авырмы?
Әйе, мин ТМТВда клиплар режиссеры буларак эшлим. Җырчылар «ТМТВ»га мөрәҗәгать итәләр дә, алар аша миңа чыгалар. Бушрак вакытым булса, клиплар эшләүдән баш тартканым юк.
Артистларның төрлесе очрый. Минем иң яраткан парым - Алсу-Азат Фазлыевлар. Алар белән эшләве бик рәхәт булды. Ә бер артист белән килешә алмадык. Ул, гомумән, минем белән эшләүдән баш тартты.
Кем ул, сер булмаса?
ИлСаф. Аның клибы да 50 меңлек кенә иде. Зур булмаган чыгымнар белән әллә ниләр төшермәкче булды. «Камераны бер урыннан икенче урынга күчерергә иренәсез», - диде. Без аны төшерә дә алган булыр идек, әмма мин үземнең хезмәтемнең кадерен беләм. Шуңа характерымны күрсәтергә туры килде.
«Мин нигә әтисез, дип уйлаганымны хәтерләмим»
Зөлфия, гаиләң турында да сөйләшеп алыйк әле. Әни мине ялгызы гына үстерде, дидең. «Нигә мин әтисез» дигән уйлар күңелеңә еш килә идеме?
Минем бу хакта уйлаганым булды, әмма башка төрле итеп. «Мин әтисез үстем, миңа әти назы җитмәде», – дип сөйлиләр бит инде. Ә миндә менә башка сорау туа - нигә минем беркайчан да бу хакта уйлаганым булмады икән. «Мин нигә әтисез?» – дип борчылганымны хәтерләмим, хәтта, балачакта да. Сыйныфташларымның да күбесе әтисез иде, бәлки, шул да йогынты ясагандыр. Аннан, балачакта мин беркайчан да өйдә утырмадым. Шахмат, бию, рәсем ясау, баскетбол, театр, журналистика түгәрәкләренә йөрдем. Гел нәрсә беләндер шөгыльләндем. Әни күп вакыт эштә булды. «Каян табып бетерәсең син аларны?» - дип аптырый иде инде.
Беркайчан да, мин әтисез дип, үземне ким хис иткәнем булмады. Бәлки, характырымдагы кайбер сыйфатлар да әтисез үскәнгә формалашкандыр.
Театр юлына аяк басканда әниең таяныч булдымы?
Әни минем 9 сыйныфтан соң Казанга укырга китүемне теләмәде. Без ул вакытта Арчада яши идек. Тормыш юлым шундый булды – миңа Чаллыда да, Казанда да, Арчада да яшәргә туры килде. «Әгәр дә укырга җибәрмисең икән, башка бер җиргә дә укырга кермим», - дип, әнигә ультиматум куйдым (көлә). Бу бит әле яшүсмер чор, хис-кичерешләрнең кайнаган вакыты. Әнинең күнми чарасы калмады. Хыялымны чынга ашырдым – театр училищесына кердем. Ләкин беренче курста бик авыр булды, яшермим. Анда безне бик «сындырдылар». Бу, дөресен генә әйткәндә, кеше алга таба әлеге профессиядә эшли алачакмы-юкмы икәнлеген белү өчен махсус эшләнә. 16 яшьтә мондый мөнәсәбәтне шактый авыр кабул итәсең. Театр дип янып укырга керсәм дә, көн саен диярлек: «Әни, мин китәм», – дип елый идем.
Чаллыга теләп килдеңме?
Юк, минем Чаллыга китәсем килмәгән иде. Ләкин мин үземне Казандагы бер театрга да алмаячакларын аңладым. Ул вакытта безне Тинчурин театры өчен дип әзерләделәр, без махсус шул театр өчен җыелган курс идек. Әмма, ниндидер сәбәпләр аркасында, Рәшит абый безнең беребезне дә театрга алмады. Камал театры да эшкә үз курсын урнаштырды. Кариев театрына үземнең күңел тартмады.
«Мин Казанда калам, берәр эш табармын», – дигән идем әнигә. «Юк, елый-елый кердең, укыдың, инде һөнәрең буенча эшлә», – диде. Шулай итеп, миңа Чаллыга китәргә туры килде.
Беренче мәлләрдә Чаллыны да, театрны кабул итә алмадым. Бу шәһәрдә яши алмам кебек тоелды. Әнигә тагын: «Булдыра алмыйм, китәм», – дип еладым. Әни күңел халәтемне аңлады булса кирәк, каршы килмәде. Ул вакытта әле безнең рольләребез дә юк иде. Режиссер янына килдем дә: «Фаил абый, мин китәм. Рольләр дә бирмисез, мин монда вакыт кына уздырып йөрим», – дидем. Фаил абыйның бер дә җибәрәсе килмәде, роль бирергә вәгъдә итте. Бераздан «Ай тотылган төндә» спектаклен чыгардык, анда мин Шәфәкъ ролен уйнадым. Чаллы театрындагы беренче җитди ролем шул булды.
Менә Олег Мадиярович ул яктан бик молодец. Яшьләр килеп кенә керәләр театрга – барысына да роль бирә, аларның калыйммы-китимме дип уйларга вакытлары да булмый.
Ә хәзер «бу театр минеке» дип әйтә аласыңмы?
Чаллы театры – ул минеке. Аның һәр кешесе, һәр почмагы минеке. Мин бу театрда 10 ел инде, бу – тормышымның өчтән бер өлеше дигән сүз.
Фото: © Зөлфия Галиуллина архивыннан
«Башкаларга ялгыш булып күренгән әйбер, бәлки, бөтенләй ялгыш түгелдер»
Син труппагыздагы артист белән гаилә корган идең. Иҗади коллективлардагы аерылышулар театр өчен тулы бер драмага әверелергә мөмкин. Сез бу сынауны уза алдыгыз.
Бу минем өчен бик авыр булды. Әмма, дөрес әйтәсең, без моны уза алдык. Без бүгенге көндә яхшы мөнәсәбәтләрдә һәм хезмәттәшлегебезне дәвам итәбез.
Ул партнерың булып уйный торган спектакльләрегез дә бар. Бер сәхнәдә уйнау өчен сиңа үзеңне «җиңәргә» туры килгәндер.
Сәхнәдә кыен булды дип әйтмәс идем. Мин – актриса, эш белән шәхси мөнәсәбәтләрне катнаштырмаска тырыштым. Ә менә сәхнәдән төшкәч, коллектив тарафыннан гайбәт сүзләр булды. Нигә аерылыштылар икән дип сөйләшүләр, сәбәбен беләсе килүләр.
Тормышыгыз килеп чыкмауда үзеңне дә гаепле саныйсыңмы?
Мин тормышны башкачарак кабул итәм. «Нинди зур ялгышлык эшләдем бит» дигән нәрсә юк миндә. Минем тормышым – минем юлым. Ул юлның ничек барырга тиеш икәнлеген беркем дә белми. Башкаларга ялгыш булып күренгән әйбер, бәлки, бөтенләй ялгыш түгелдер. «Нигә мондый сүз әйттем», «нигә мондый гамәл кылдым» дип үземне ашап утыручылардан түгел мин. Бөтен килеп чыкмаган әйбер дә яхшыга дибез дә, алга атлыйбыз.
Хатын-кыз бәхете турында уйланасыңмы? Театрны бераз читкә куеп, үзеңне гаиләгә багышлый алыр идеңме?
Миңа калса, әйе. Бәлки, әлегә вакыты килеп җитмәгәндер. Бүгенге көндә хатын-кызның кияүгә чыгу, бала табу яше дә үсә бара. Энергия ташып торганда, эш булганда эшләп калырга кирәк. Спортчыларныкы кебек үк, артист кешенең дә иҗат юлы кыска. Бүген сәхнәдә янып торсаң, 40 яшьне узуга әби роле бирәчәкләр. Менә шушы чорны җиңел кичерү өчен дә гаиләгә кереп китәргә була. Минемчә, бу бик әйбәт баланс.
Хәзерге вакытта йөрәгеңне яулаган кешең бармы?
Әлегә юк.
Ул кеше театр өлкәсеннән булырга мөмкинме?
Мин элек тә «беркайчан да театр кешесенә кияүгә чыкмыйм» дип кычкырып йөргән идем (көлә). Шуңа күрә тагын бер кат әйтәм – юк.
Син ирекле хатын-кызмы Зөлфия, әллә инде ир-атка сыенып яшәргә телисеңме?
Миңа калса, һәрбер хатын-кыз ир канаты астында яшәргә телидер. Бу минем субъектив фикерем. «Мин ирекле» дип йөрүләр – битлек. Нәрсә генә әйтсә дә, хатын-кыз гашыйк булгач, ир-атның җылысын тойгач, йомшара ул.
Бүгенге көндә мин «самодостаточная» дип әйтик, ләкин яхшы кешене очратып, ул мине үз канаты астына алырга теләсә, каршы килмәячәкмен.
Блиц-сораштыру
Шул дәрәҗәдә бирелеп, үзеңне югалта язган ролең?
«Яратылмый калган ярлар»дагы (Б. Сәлахов) Екатерина роле. Психологик яктан бик авыр роль иде ул, күңелемә бик якын кабул иттем. Әле психиканың ныгымаган вакыты, сүз әйтсәләр дә елый башлый идем.
Кайсы режиссер белән эшләп карыйсың килә?
Мин бик тә эшләргә теләгән режиссер – Вахтангов театрының баш режиссёры Римос Туминос иде. Кызганычка, ул инде хәзер безнең арабызда түгел.
Синең сумкаңда һәрвакыт була торган өч әйбер.
Телефон, карта һәм ачкыч. Мин бик «практичный» кеше. Хәтта, киемнең дә, күбрәк ак, кара, соры төстәгеләрен сайлыйм. Төсле киемнәрне бик сирәк алам.
Акчага җиңел карыйсыңмы?
Әйе. Акчаны никадәр җиңел җибәрсәң, шуның кадәр җиңел киләчәк дигән принцип буенча яшим.
Ачу саклап озак йөрисеңме?
Үземне рәнҗеткәннәрен беркайчан да онытмыйм. Авыз ябып, кырыйда елап басып торучылардан түгелмен. Бер тапкыр кырын сүз әйтсәләр, түзәм әле. Ләкин өйгә кайткач барлык әйтелгән сүзләрне дә анализлыйм. Шул ук кеше тагын бер тапкыр авыр сүз әйтсә, барысын да чыгарам.
Әңгәмә өчен рәхмәт, Зөлфия, уңышлар сиңа.