Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чәйнәп өзәчәкләр»: җырчы Ильвина үзе теләгән образны күрсәткән

news_top_970_100
«Чәйнәп өзәчәкләр»: җырчы Ильвина үзе теләгән образны күрсәткән
Владимир Васильев

Җырчы Ильвина үзе теләгән образны күрсәткән. 

Күптән түгел җырчы, әби образына кереп, социаль челтәрдәге дусларын шаккатырган иде. Җырчы сүзләренчә, соңыннан күпләр: «Ничек шундый матур түгел образда кеше арасына чыга алдың?» – дип гаҗәпләнгән. Бигрәк тә әнисенең кәефе төшкәнен сөйли ул социаль челтәрдәге аккаунтында.

«Әни шок хәлендә иде. Сүз дә әйтмәде, кәефе төште. Театр образы булса да, ул кабул итәргә теләмәде. Мине гел матур итеп күрергә тели», – ди ул.

Бу образда урамда, сәүдә үзәгендә йөргәндә үзенә бик рәхәт булуын әйтә. «Дөресен әйтәм: башта курыктым. Аннан соң тулысынча шул образда идем, һәм миңа шундый рәхәт иде», – ди җырчы.

Ильвина социаль челтәрдәге дусларына үзе теләгән тагын бер образын күрсәткән. Анысы грим ясау белән бәйле түгел, төп игътибар – киемгә.

«Хәзер шундый образ телим. Татар сәхнәсенә болай чыксам?» – дип яза ул. Шуннан җанатарларыннан килгән җаваплар белән дә уртаклашкан.

«Бетәсез», «сезгә килешер иде, тик аңламаслар», «ашап бетерәләр», «ыштан кимичә чыксалар да, гаҗәп түгел», «татар сәхнәсенә бу образ килешми», «үлеп бетеп сүгәчәкләр», «ут була», «чәйнәп өзәчәкләр», «шәп була, сез искиткеч матур бит», – дип яза җанатарлары.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 28 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Сэхнэдэ шундый гына житми инде. Болай да кайберлэре бер жирлэренэ тибэсе килердэй итеп киенэлэртамашачга хормэт, узлэрендэ оят бетугэ бара
  • 28 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Зинхар эчен 🙏чыга курмэгез, халык дорес анламас , начар Хислэр калдырмагыз🙏🤲
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100