Ильвинадан пародия: «Әбиеңне күрсәтим»
Ильвина сәхнәгә кайта. Ул соңгы араларда бик сирәк җырлый башлады, бизнеска кереп киткән иде.
Татар эстрадасының популяр артисты, кабатланмас көчле тавыш иясе Ильвина актерлык осталыгы курсларына йөри башлаган. Бүген ул үзенең Инстаграм дусларын әби образы белән шаккатырды.
Әгәр Ильвинаның актерлык осталыгы курсларына йөрүен белмәсәм һәм башка аккаунт әлеге видеоны (исемен язмый гына!) үзенә урнаштырган булса, мин аны чын Әби дип уйлар идем, билләһи!
Талантлы кеше – талантлы кеше инде, ни дисәгез дә!