«Чәчсез дә матур син» - Мәдинә Гайнуллина Нәфисә Сабирҗанованың соңгы фотоларын күрсәтте
Татарстанның атказанган артисты, Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты Мәдинә Гайнуллина иҗатташ дусты Нәфисә Сабирҗанованың соңгы фотолары белән уртаклашты. Әле күптән түгел генә ул аны үзе фотосессиягә әзерләгән булган.
«Хуш, Нәфисә апам. Рухың шат булсын. Химиядән соң син миннән фотосессиягә әзерләвемне сорадың. «Яулык кидер инде башка, чәчем юк бит», – дигән идең. «Чәчсез дә матур син, Нәфисә апам», – дип, фотосессия уздырдык. Матур фотоларың гына калды. Менә шундый Нәфисә апа булып истә калдың, – дип яза ул.

Нәфисә Сабирҗанова озак еллар яман шеш белән көрәште. Ул – шагыйрә, тележурналист, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхфәтуллин һәм Саҗидә Сөләймәнова исемендәге премияләр лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның журналистлар, Татарстанның Язучылар берлекләре әгъзасы иде.
Мәдинә Гайнуллина да аның берничә җырын башкара. Ул Нәфисә Сабирҗановага иҗаты, матур җырлар калдырып китүе өчен рәхмәт сүзләре язган.

Актриса иҗатташ дусты белән хушлашу мәрасименнән видеолар да урнаштырды.