news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чәчкәнең яңа туган кызы реанимациядә

news_top
Чәчкәнең яңа туган кызы реанимациядә
Социаль челтәрләр

Чәчкәнең икенче тапкыр әни булуы хакында язган идек. Аңа кызын кесарев операциясе белән табарга туры килгән. Чәчкә бәби тапкан көненең видеокадрлары белән уртаклаша. Ул анда операциянең уңышлы үтүе, тик сабыйның гына әлегә реанимациядә булуы хакында сөйли.

«Белсәгез иде… Утларда яндым ул көнне. Яшьләрем тыгылып, ага алмадылар. Ләкин мин беләм, минем кызым –көрәшче. Син булдырасың! Без барысын да җиңеп чыгачакбыз! Барысы да әйбәт булачак! Иншәаллаһ», – дип язган Чәчкә видео янына. 

Виртуаль дуслары әни белән бәбинең тизрәк тернәкләнеп, өйләренә кайтуын тели. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар