Чәчкәне яңа туган кызы белән хастаханәдән өйгә чыгарганнар. Бәбине каршы алырга әтисе Ирек һәм апасы Весна килгән.
«Аллаһка шөкер, чыктык без. Аерым рәхмәт сүзләрем бик күп. Аерым пост итеп соңрак язам, дуслар», – дип хәбәр итә бу турында Чәчкә социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Җырчы Чәчкә 15 март көнне икенче тапкыр әни булды. Соңрак ул кызының реанимациядә булуын хәбәр итте. Берничә көннән Чәчкәне сабые белән балалар хастаханәсенә күчергәннәр иде.