Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Былтыр Сабан туен үткәрмәскә чакырган журналист Илнур Фәйзрахманов быел риза булуын әйтте

news_top_970_100
Былтыр Сабан туен үткәрмәскә чакырган журналист Илнур Фәйзрахманов быел риза булуын әйтте
Фото: Илнур Фәйзрахмановның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Былтыр журналист, алып баручы Илнур Фәйзрахманов Украинадагы махсус хәрби операция вакытында Сабантуйларны үткәрмәскә тәкъдим иткән иде. Ул социаль челтәрдәге сәхифәләрендә бу мәсьәлә белән район башлыкларына, Татарстан Дәүләт Советы депутатларына мөрәҗәгать язды.

«Егет-кызларыбыз ут астында булганда, Сабантуйда күңел ачуны күз алдына китерә алмыйм мин», – дип белдергән иде ул.

Быел Илнур Фәйзрахманов Сабан туен үткәрергә риза, әмма аның бер шарты бар...

«Быел Сабан туенда эшлисезме? Узган елгы бойкот турында белеп булса кирәк, март уртасыннан бирле авыллардан шушы сорау белән чыгалар. Әйе! Быел Сабан туенда эшлим! Әмма...

Әмма бер үзенчәлек белән!!!

Һәр авылдан махсус хәрби операциядә катнашучылар бар. Кызганыч, һәлак булучылар, хәбәрсез югалучылар да күп.

Шуңа да, мин Сабан туенда эшләячәк авылларда мәйдан уртасына, һәлак булучылар, хәбәрсез югалганнарның гаиләләренә ярдәм җыю өчен, тартма куячакбыз.

Сабан туе комиссиясе, баш батыр исеменә көрәш башланыр алдыннан, җыелган акчаны санап, шул авылда яки шул җирле үзидарәгә караган күрше авылдагы әтиләрен, улларын махсус хәрби операциядә югалткан гаиләләргә бүлеп бирәчәк.

Бәйрәм уздыруга күпчелек халык каршы түгел икән, аны файдалы итеп оештыру кирәк. Мәйданга килгән һәркем күршесе, кардәше өчен җаваплылык тоярлык булсын.

Әгәр шушы шартка – ял белән игелекле гамәлне берләштерергә ризасыз икән, киләбез. Җиренә җиткереп эшлибез, Аллаһ боерса.

Сабан туенда очрашканга кадәр!» – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100