«Былбыл» театры – чын театр: биредә бал да, бәлеш тә, сәгать тә, хәтта эшмәкәр дә чын
Санкт-Петербургта «Былбыл» татар халык театры үзенең «Алтын чишмә» премьерасын чыгарды. Аның беренче тамашачылары арасында Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бара алган хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова да бар иде.

«Былбыл» – Санкт-Петербургта беренче татар халык театры. Хәзер бу шәһәрдә 2 татар театры эшләп килә – 1 ел элек Питер татар театры ачылды. Шунысы игътибарга лаек – алар бер-берсен кабатламый.
Миңа апрель аенда аларның икесен дә карарга насыйп булды – моның өчен Бөтендөнья татар конгрессына һәм аның башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировка рәхмәт: «Сезне бүләк итеп җибәрәбез», – диде ул, һәм мин «бүләк» булып барып кайттым. Монысы шаярту иде, ә чынлыкта Питер татарларының халык театрлары спектакльләрен карау чын бүләк булды.
- «Былбыл» Санкт-Петербург татар халык театры Санкт-Петербургның «Рыбацкий» мәдәният йортында урнашкан. Театр әлеге мәдәният йорты коллективлары исемлегенә кергән.
- Оештыручы – Сиринә Зиннурова.
- «Театрның әтисе» дип, Санкт-Петербург татар-милли мәдәни автономиясе рәисе урынбасары, меценат Шамил Алюшевны атыйлар.
- «Алтын чишмә» – коллективның бишенче спектакле. Театрның беренче спектакле Флорид Бүләков пьесасы буенча куелган «Әбиләргә ни җитми?» моңсу комедиясе, икенчесе – «Әстәгыфирулла», өченчесе – «Шүрәле» эксперименталь спектакле, дүртенчесе – «Йөрәк сере» (француз язучысы Робер Томның «Сигез хатын-кыз» детектив комедиясе).
«Алтын чишмә» спектакле өчен пьесаны театр җитәкчесе Сиринә Зиннурова үзе язган. Темасы, әлбәттә, яңа түгел. Бетеп барган авыллар темасын (авылда нигез саклап яшәгән әби-бабай һәм авылдан китеп барган яшьләр) татар театр сәнгате төрле форматта – «Матурлык» кебек (Кариев театрында Әмирхан Еникиның «Әйтелмәгән васыять» повесте мотивлары буенча) классик әсәргә нигезләнгән спектакльдән башлап, «Хуш, авылым!» кебек (Айдар Җаббаров, Камал театры) документаль спектакльгә кадәр күрсәтте. Бу яктан караганда «Былбыл» театры яңалык ачмый. Шунлыктан, спектакльнең темасын ишеткәч, башта бераз моңсулык туды. Санкт-Петербург кебек сәнгати югарылыкта булган шәһәрдә яшәгән кешене беткән авыл темасы белән кызыксындырып булырмы? Тамашачы, әлбәттә, беренче чиратта татар аһәңе ишетергә теләп, татар чарасында үзара аралашырга атлыгып килә, әмма аңа күңеленә якын, аны уйландыра торган тема тәкъдим итү максатка ярашлырак булыр иде кебек. Әллә оештыручылар тамашачының ностальгия дигән тамырына басып, аның тирәндәге татарлыгын тагын да кузгатырга җыенамы? Алай икән, әлбәттә, алар хаклыдыр...
Караячак спектаклем турында уйлана-уйлана аэропорт залына үтсәм, Кариев театры артистларының нурлы йөзләре күземә ташланды. Бәй, аларның да Питерга барышлары икән – анда «Суббота» театры залында гастрольләре бара. Труппаның бер өлеше анда уйный инде, икенче өлешенең бөтен труппа уйный торган «Йосыф» спектакленә барышы. Менә бәхет – бүген алар буш икән. Мин артистларны «Былбыл» театры спектакленә чакырдым. Аларның кызыксынуын күргәч, «тимерне кызуында сугарга» теләп, театр директоры Илнур Гайниевка да хәбәр иттем. Ә кич артистлар делегациясе Илнар Гайниев һәм Ренат Әюпов җитәкчелегендә «Рыбацкий» мәдәният йортына килеп җиткәннәр иде инде. Шәһәр матурлыкларын карыйбыз, димичә, бер төркем артистлар да – Низамиевлар, Кәлимуллиннар һәм башкалар – театрга килүне сайладылар. Рәхмәт аларга!
Спектакль Шамил Алюшевның чыгышы белән башланды. «Питерда 18 мең татар яши. 18 мең генә! Беренчедән, без телне югалтабыз. Яшьләр туган телдә сөйләшергә ояла. Икенчедән, иман бетте, иман – ул нигез, нигезсез кеше ничек кеше була алсын?! Тамырсыз кеше – «перекати поле» – җил кайсы яктан өрсә, шул якка тәгәри. Мин аңлыйм – кешегә акча кирәк, машина кирәк, зуррак фатир да кирәк, ял итәргә баргач яхшырак отель кирәк... Ә намазны картайгач кылармын, дип уйлый. Вакыт килеп җитә – кеше үлә башлый. «Мине мөселманча җирләгез», – ди. Ә ник син мәчеткә элгәрерәк килмәдең? Үләр алдыннан гына татар булуын искә төшерә. Алдарак башыбызга алыйк та, шушы фикерне оланнарыбызга да тутырыйк. Уйлагыз: вафат булганда, кем безгә дога укыр? Мин бу хакта 40 яшемдә уйлана башладым. Хәзер татарым өчен йөрәгем яна. Безнең тарихыбыз бик зур. Элек татар күп иде – кайда гына барма, татарлар иде – кара татар, ак татар... Ә бүген кем өчендар «татар» исеме оят. Нигә шулай? Алдамыйк үзебезне, артыбыздан бушлык калдырмыйк. Артыбыздан татарлар, мөселманнар калдырыйк. Шул безгә булыр һәйкәл! Һәр кеше үзенә бу дөньяда һәйкәл куя. Вафат булгач, сиңа нинди таш куюлары әһәмиятле түгел, безгә дога гына кирәк булачак.
Бүген, әлһәмделиллиаһи, зал тулы. Питер татарлары «ложкалар, вилкалар, грибалар» дип сөйләшәбез бит. Әмма без бирегә татар сүзе тыңларга җыелдык. Барыгызга да рәхмәт!»
Шамил Абдуллвичның чыгышы, беренчедән, тамашачыга аксакал сүзе булса, икенчедән, яшь артистка грим салырга мөмкинлек бирү иде. Чөнки спектакльдә төп рольне уйнаячак студент егет Азамат бирегә үзенең ВУЗ чарасыннан ашыгып килде. Шулай инде, талантлы, харизмалы егет икәнсең, кайда да кирәксең.
ххх
Спектакль башланды. Бетеп барган авыл. Биредә 1 бабай һәм 3 әби генә яшәп калган. Барысы да авыл интеллигенциясе – элеккеге рәис, завклуб, фельдшер һәм укытучы. Яшәп яталар матур гына: чишмә суы агып тора, бәрәңге бакчасында бәрәңге үсә, тавыклар чүпләнә, мунчага каен себеркесе бар, иң мөһиме, балалар кайтып, хәл белешеп тора. Яшиләр шулай 3 әби һәм 1 бабай. Әбиләр традиция буенча көн саен җыелып, яшьлек хатирәләрен яңарта-яңарта чәй эчә. Дөнья матур, дөнья киң.
Укытучы ханымның эшмәкәр улы чишмә суын лабораториядә тикшертергә алып киткәнче һәм авылга социаль яклау бүлегеннән хезмәткәр килгәнче шулай дәвам итә. Аннары нәрсә була дисезме? Репертуарлы театр спектакле булса, мин, спойлер булмасын өчен, интрига калдырыр өчен дәшмәс идем. Әмма бу очракта болар беренчел түгел, шунлыктан, яшерер нәрсә юк.
Социаль яклау хезмәткәре, әбиләрне һәм бабайны «җыештырып», картлар йортына илтеп тапшырмакчы. Дәүләтнең тәкъдиме шул. Әмма икенче юл табыла – авылдан чыккан эшмәкәр, авыл чишмәсенең файдалы үзлекләрен ачыклап, бетеп барган авыл урынында санаторий ача. Шулай итеп җәннәткә тиң җирләр әрәм ятмый, монда кеше агыла, тормыш кайный башлый. Кыскасы, тамашачы беренче бүлектә әби-бабайның авылда узган яшьлек хатирәләренә чумса, икенче бүлектә «Алтын чишмә» санаторие ачылышының шаһиты булабыз: «Җырлап-биеп, күңел ачып яшик әле дөньяда...»
Катнашучылар: санаторий ачучы эшмәкәр Илдар ролендә – эшмәкәр, «Европа татарлары альянсы» халыкара ассоциациясе идарәсе әгъзасы, икътисад һәм хокук магистры, меценат Кыям Курмакаев; Илдар әфәнденең әнисе Гөлфия Шәмсиевна ролендә – Флорида Хәмидуллина; клуб мөдире Илсөяр ролендә – Зифа Иванова; элеккеге колхоз рәисе Мөдәррис ролендә – Азамат Рәхимов; социаль яклау комитеты вәкиле Илһам ролендә – Альберт Габитов һәм, әлбәттә, Сиринә Зиннурова үзе – авыл фельдшеры Вәсилә ролендә. Спектакльдә, санаторий кунаклары булып, театрның дуслары, шул исәптән, супертатар әбиләре – Венера һәм Роза Гарәфетдиновалар чыкты. «Санаторий ачылу тантанасында» Питерның иң милли киемле ханымы Линара Николашкина һәм татар эшмәкәре Кыям Курмакаев җырлады.
Спектакль татар телендә бара, катнашучылар үзенчәлекле бер аһәң белән татарча сөйләшәләр. «Мин татар телен начар беләм, минем татарчам бик авыр ишетелдеме?» – дип сорады соңыннан Альберт Рәхимов. «Юк, сезнең начар татарчагыз башкаларга контраст булып, аларның матур татарчасын ассызыкларга мөмкинлек бирде», – дидем мин аңа. Икенчедән, ул бит дәүләт хезмәткәрен уйнады, димәк, аның татар авылына килеп рус телендә сөйләшүе бик табигый. Әле ул начар татарчасы өчен гафу да үтенә һәм соңыннан татарча өйрәнергә вәгъдә бирә. Менә дигән тәрбия мизгеле. Барысы да уйланылган!
Әйе, авылда яшәүчеләргә картлар йортына китеп тә тормышны дәвам итәргә була, «кирегә катып», шушы авылда да яшәп торып була. Автор монда башка бер чишелеш күрсәтә – без бит оҗмахтай урыннарда яшибез, шушы җирләребезгә игътибар белән карасак, сәламәтлек һәм байлык чыганагы бит ул урыннар, ди. Биредә татар эшмәкәренең идеаль образы күрсәтелә: әнисен бетеп бара торган авылдан алып китә алмаган икән, ул яшәгән урынны халык кайнап торган урынга әверелдерә – санаторий ачып, халыкны эш урыннары белән кызыксындырып, бирегә кайтара. Әле ул эшмәкәр сәнгать белән «шашкан» кеше дә: ачылышта үзе чыгып җырлый – Кыям Курмакаев турында әйтүем. Афәрин! Үз җиребезне үзебез гөлбакча итик, үз меценатларыбызга ышаныйк – алар бар әле, ди спектакльне куючылар. «Татарның язмышы үз кулында» дигән асыл мәгънә тойдым мин спектакльдә. Бу спектакльгә гаҗәеп зур оптимизм һәм позитив энергетика салынган иде.
Спектакльнең бер үзенчәлеге бар – бу чын театр. Әйе, чын театр! Спектакльдән соң, бу хакта Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов та әйтте: «Мин халык театрының тууына шатланып утырдым – котлыйм. Бу – зур вакыйга! Юктан бар итү – ул бик авыр. Мин сезнең спектакльне карап, үзем өчен зур ачыш ясадым – сезнең бөтен әйберегез чын булды: чын хисләр, чын декорацияләр... Дивардагы сәгатьне күрдегезме – чын сәгать чын йөри иде, өстәлдәге ризыкларын күрдегезме – чын ризыклар иде. Бу – тере театр булуы белән кадерле. Мин моны татар халкы өчен кыйммәтле вакыйга дип саныйсым килә. Чын халык театры барлыкка килде – ул безне озак-озак сөендереп яшәсен!»
Театр директоры Илнур Гайниев: «Чәчәк атучы Татарстан Республикасыннан барыгызга да кайнар сәлам! Бирегә очраклы гына килеп эләксәк тә, күптән сезне белгән кебек хис туды сезнең спектакльне караганда. Без монда күп булып килдек: залда – Татарстанның халык артистлары, атказанган артистлары. Кариев театры Санкт-Петербург шәһәрендә гастрольләрдә, һәм бүген спектакльдә уйнамаган артистлар бүген биредә. Без әле шаярышып та алдык: «Менә, минәйтәм, бөтен татар кайда икән!» Чөнки башта әзрәк билет сату белән проблемалар булып алды. Икенче юлы белербез, башта монда килеп, сезне җыеп алып китәрбез.
Иң авыры – кеше ресурсы. Сиринә ханым, сез зур эш башкаргансыз. Кешене сәхнәгә чыгарга кызыксындырып, җыеп бирегә китерергә, уйнатырга кирәк. Барыгызга да зур рәхмәт! Сезнең алда баш иябез».
Мин дә сүземне әйттем. Үземне бирегә җибәргән Бөтендөнья татар конгрессына һәм «Татар-информ»га, артистларга һәм тамашачыга рәхмәт әйттем.
Рузилә Мөхәммәтова: «Санкт-Петербургта татарлар спектакль куйган саен мин килеп җитәм һәм чакырган саен яратып киләм. Сиринә ханымга чакыруы өчен, Бөтендөнья татар конгрессына һәм «Татар-информ»га мине монда җибәрүе өчен зур рәхмәт. Бу спектакльне караганда уйнаучыларның гына түгел, тамашачының да талантлы тамашачы булуына сокланып утырдым. Сәхнәдәге һәр хәрәкәтне аңлап, реакция биреп утырган тамашачыга шулкадәр сокландым. Рәхмәт сезгә!»
Дөресен әйткәндә, спектакль беткәч, аның икенче сериясе башланды кебек. Чөнки тамашачы кайтырга ашыкмады. Сәхнәгә менеп тә, менмичә дә котлаулар, җылы сүзләр, рәхмәтләр, чәчәкләр, бүләкләр, менеп-төшеп фотога төшүләр, дисеңме... Питерда татар дәүләт театры кирәклеге турында пафослы сүзләр дә булды. Артистлар белән тамашачыны бер дулкында иде, ниндидер гаҗәеп бер дулкын иде. Дәвамлы булсын!