Бүгенге Сәхибҗамаллар Питерда татар театры ача – булышчы да, каршы булучы да үз татарыбыз
Хәбәрчебез, Санкт-Петербург татар халык театрының дүртенче спектаклен карау өчен, Питерга махсус барды.
Ниһаять, без Питерны үзебезнең татар шәһәре дип атый алабыз – һәвәскәрләр тырышлыгы белән, анда театр ачылды. «Былбыл» Санкт-Петербург татар халык театры инде дүртенче спектаклен чыгарды. «Йөрәк сере» спектакле халык театрының соңгы спектакле булмасын иде.
«Без бүгенге көндә тел, милләтебез турында сөйлибез. Театр булмаса, нинди тел булырга мөмкин?» – дигән иде Рөстәм Миңнеханов Кариев театры бинасы ачылу тантанасында ясаган чыгышында.
Туфан Миңнуллин кая гына барса да: «Театры булмаган шәһәр ул – шәһәр түгел, «населенный пункт», – дип әйтә торган булган.
А.Н. Островскийның «Театрдан башка милләт юк» («Без театра нет нации») дигән сүзләре бар.
Санкт-Петербургтан – Россиянең театраль Мәккәсеннән татарча спектакль карап кайтып барганда, шушы шәхесләрнең шушы фикерләре башымда әйләнде.
- Язмамның башында ук Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына мөрәҗәгать итәсем килә: «Былбыл» татар халык театрының «Йөрәк сере» һәм, бәлки, башка спектакльләрен дә Казанда күрсәтәсе иде. Килдеме – килде, дип кенә түгел, Татарстанның барлык театр белгечләрен чакырып, зурлап күрсәтәсе иде. «Былбыл»ларга бу – зур ярдәм һәм рухи таяныч булыр иде.
Сиринә Зиннурова: «Бәлки, бу спектакль соңгысы да булыр»
«Былбыл» театрының идея авторы, оештыручысы, режиссеры һәм артисты Сиринә Зиннурованың моңсу гына итеп: «Бәлки, бу спектакль соңгысы да булыр», – дигәнен ишеткәч, мин театр карарга Питерга юл тоттым, дөресрәге, «Татмедиа» мине шушы спектакльне карарга махсус җибәрде. Шулай итеп, Питерның данлыклы Мариинка, Александр театрына түгел, үзәктән шактый читтә урнашкан, метродан төшкәч тә шактый тәпиләргә кирәк булган «Рыбацкий» мәдәният йортына спектакль карарга килдем.
«Былбыл» театры француз язучысы Робер Томның «Сигез хатын-кыз» («Huit femmes») пьесасы буенча «Йөрәк сере» спектакленә алынган. Француз әсәрен рус теле аша театрның сәнгать җитәкчесе Сиринә Зиннурова үзе тәрҗемә иткән.
Белешмә: «Восемь любящих женщин» – Мәскәүнең Малый театр хитларының берсе. Театрда ул 8 ел бара, үткән елда ук аның 100 тапкыр уйналуы хәбәр ителгән иде. Сүз уңаеннан, рольләрнең берсен – Сюзонны – татар кызы Дарья Минһаҗетдинова башкара. Спектакль, шулай ук, Моссовет театрында, Сатира театрында, Владимир, Иркутск, Пермь, Новосибирск, Краснодар театрларында куелган.
Спектакльнең Татарстан театрларында, аерым алганда, татар театрларында куелуы турында мәгълүматым юк.
«Йөрәк сере»: француз атмосферасы, татар теле
Санкт-Петербург метрополитенының яшел линиясе буйлап иң соңгы станциягә кадәр барасың, аннары, озак кына, аллея буйлап Нева ярына кадәр төшәсең. Шуннан Нева яры буйлап озак кына барасың. «Рыбацкий» мәдәният йорты – тыйнак кына бина, әмма биредә яхшы күңелле кешеләр эшли – аренда-фәлән өчен акча да сорамыйча, татар театрын сыендырганнар.
Зал зур түгел, 200ләп урын булдымы икән – спектакль башланганда, ул аншлаг белән тулган иде инде. Залга кергәч тә иң элек коллегамны – Казан журналисты, «Мәгариф» журналының баш мөхәррир урынбасары Расиха Фәизованы күреп алдым. Мин журналист булып спектакль карарга килсәм, ул, әни булып, кызы Гүзәл Исмәгыйлеваның уенын карарга махсус килүе икән. Шулай итеп, почетлы беренче рәттә без утырдык. Чөнки почетлы рәттә Санкт-Петербург татарларының рәсми һәм иҗтимагый оешмаларының җитәкчелеге юк дәрәҗәсендә иде. Ул теманы соңыннан дәвам итәрмен. Әлегә спектакль турында.
Тамашачыларга програмкалар тәкъдим ителде. Спектакль алдыннан күтәренке кәеф теләгән тавыш та яңгырады. Барысы да тиешенчә.
«Йөрәк сере» – детектив спектакль. Пьесаның төп герое үзе сәхнәдә юк. Әмма вакыйгалар аның тирәсендә бара. Спектакльдә 8 хатын-кыз – төп геройның хатыны, ике кызы, сеңлесе, хатынының әнисе (әби), балдызы, няня, горничная катнаша. Йорт хуҗасы Марсельне кем үтергән? Һәрберсенең аны үтерергә сәбәбе дә бар кебек.
Режиссер театрда уйнарга кем ризалаша – шуның белән эшләргә мәҗбүр. Әмма шулай булуга карамастан, рольләр гаҗәеп оста бүленгән: режиссер бик җентекләп кастинг үткәргән, диярсең. Рольләрне Ландыш Шәфигуллина, Флорида Хәмидуллина, Гүзәл Һадиева, Гөлниса Латыйпова, Розалия Кәрамова, Гүзәл Исмәгыйлева, Айгөл Моратова, Сиринә Зиннурова башкара.
Иң элек тәрҗемәнең камиллегенә игътибар иттем: җөмләләр гарип түгел иде. Алай гына да түгел, татар теленең рус теллеләргә катлаулы булган «ң» кебек хәрефләрен җиренә җиткереп әйтә алмаучылар өчен, текстны җайсыз сүзләрдән арындырып төзергә дә туры килгән. Шуңа күрә берәүнең дә теле кайтыш ишетелми – барысы да бер дәрәҗәдә диярлек камил текстлар сөйли.
Икенчедән – атмосфера. Кайчандыр Татарстан һәм Башкортстаннан Питерга килеп төпләнгән ханымнар һәм туташлар мәдәни башкала затлылыгын үзләренә сеңдереп, шушы затлы атмосфераны тамашачыга җиткерә алды –вакыйгаларның Франциядәге виллаларның берсендә Раштуа алдыннан баруына ышандык. Белмим, авыл тормышын ничек уйный алырлар иде – күргәнем юк, әмма французларны уйный алдылар.
Мин биредә үзешчән артистларга берсен икенчесеннән аерып бәя бирмим. Иң мөһиме – алар ансамбль була белде. Профессиональ театрларда да очраштыра торган хәл – арттырып җибәрү һәм «юрганны үзеңә тартып», тамашачы алкышын башкалардан күбрәк алырга тырышу юк иде. Һәвәскәр артистларның бер-берсенә хөрмәтеннән туган ансамбль бөтенлеге бар иде. Бер-берсенә ярдәмчеллек, ихтирам бар иде алар уенында.
Хәер, бер артистны гына аерып әйтәсем килә: тормышта гел зарланып торган, мыжык һәм беркатлы карт кыз Огюстина ролен башкарган Гөлниса Латыйпова температура белән сәхнәгә чыккан һәм гаҗәеп итеп уйнап, соңыннан котлаулар өлешендә дә батырларча басып тора алды. Рәхмәт сезгә!
Берьяктан – бозык, икенче яктан чыдам, ялгыз кызын саклау өчен канатларын җәйгән бәхетсез карчыкны уйнаган Розалия Карамова; матур, тәртипле, акчасыз егеттән йөккә узган Сюзонны уйнаган Айгөл Моратова; бозык һәм фәхеш Пьереттаны уйнаган Гүзәл Һадиева; тәкәббер Габины уйнаган Сиринә Зиннурова; тугры һәм итагатьле экономка/няня Шанельне уйнаган Флорида Хәмидуллина; әдәпсез һәм мәкерле асрау кызны уйнаган Ландыш Шәфигуллина; 15 яшьлек иркә үсмер кыз Катринны уйнаган Гүзәл Исмәгыйлевага рәхмәтләр чиксез.
Спектакльне алып баручы тугызынчы ханым Гөлсем Мирсәяпова да бар әле. «Ул безнең дублер да, суфлер да булды», – диделәр аның турында артистлар соңыннан.
Спектакль тәмам! Алкышлар, чәчәкләр, артистлар белән фоторәсемнәр…
«Шамил Абдулович кебек кешеләр күбрәк булса, әллә ниләр эшләргә булыр иде. Ләкин ул безнең – бердәнбер»
«Безнең «Робер Томның 8 ханымы татарча сөйләшә» дигән проектыбыз Татарстан грантын отты. Бу спектакль «Былбыл» театрының соңгы спектакле булган очракта да сезнең ярдәмегез җилгә очмый – безнең театр татар дөньясының тарихына керде», – дип мөрәҗәгать итте театрга ярдәм күрсәтүчеләргә театр җитәкчесе Сиринә Зиннурова. Ул Санкт-Петербург татар-милли мәдәни автономиясе рәисе урынбасары, меценат Шамил Алюшевны «Театрыбызның әтисе» дип таныштырды.
«Бөтендөнья татар конгрессы катнашында Татарстан Мәдәният министрлыгы оештырган «Идел-йорт» фестивалендә II дәрәҗә диплом алдык. Ул дипломны Камал театры сәхнәсеннән тапшырдылар. Тагын бер дипломыбыз бар – «Әстәгыфирулла» спектакле «Апас – Тәтеш – Буа – мәдәни дуга» фестивале дипломанты. Яхшы эшләдек! Тарихта калдык! Шамил Абдулович, сезнең кебек кешеләр күбрәк булса, әллә ниләр эшләргә булыр иде. Ләкин ул безнең – бердәнбер. Безнең җыелуыбыз театр түгәрәге кебек кенә. Менә шушы грантка язып карарга уйлагач, безгә юридик зат булып, Ленинград өлкәсенең Гатчино районы татар-башкорт җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Норов ярдәмгә килде. Шулкадәр ышаныч – Ильяс абый миңа бухгалтериясе ачкычын бирде. Без аңа бик рәхмәтлебез, ни кызганыч, үзе бүген килә алмады. Шундый аксакалларыбыз барында телебез югалмас, милләтебез адашмас, дип өметләнәбез. Спектаклебездәге Пьераттаның сүзләрен кабатлыйм: «Ирләрне үтерергә ярамый». Ирләребезне саклыйк, гүзәл ханымнар. Ирләрегез сезне сакласыннар», – диде ул.
Сиринә ханым: «Шамил Садыйков белән бәйләнешкә кергәч, ул безгә журналист җибәрде», – дип, «Татмедиа» мәгълүмат агентлыгы җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде.
Халык театрында катнашкан артистларның һәммәсе дә, алга таба театр яшәсә, катнашырга теләүләрен әйттеләр. «Мин килгәндә, рольләр бүленгән иде инде. Мине, Шанельне уйнарга киләсеңме, дип чакырдылар. Бөтенебезнең рольләре үзенә туры килеп торды. Ролем чын үземнеке кебек булды. Мин үзем дә оныгымны үстергән кеше», – диде Туймазыдан килеп гомере буе Питерда яшәгән Флорида Хәмидуллина. «Миңа грим да кирәкмәде. Минем яшемә әби роле килешеп торды. Монда уйный башлагач, татарча җүнлерәк сөйләшә башладым», – дип сүзгә кушылды Питерга бик күптәннән Уфадан килеп урнашкан Розалия Кәрәмова.
Әле генә сәхнә тоткан һәм чәчәкләр кабул иткән артистлар тиз арада декорацияләрне җыеп, сәхнәне бушатып та куйдылар. Әйе, артистлар, гримерлар, костюмерлар гына түгел, аларга үзләренә сәхнә эшчесе булырга да туры килде.
Театрның оешу тарихы: фатирда ясалган репетицияләр
Спектакльнең сәхнә өлешеннән соң, аның «сәхнә артын» тасвирлауга күчим, дөресрәге, аның оешу тарихы – җитәкчесенең ишекләр кагып йөрү тарихы булачак.
Сиринә Зиннурова: «Карантинда безне бер айга өйгә утыртып куйдылар. Шунда интернетта тегесе-монысы карала. Татар тормышына кагылышлы яңалыкларны да карыйм. Ул яңалыкларда тегенең-моның кырына басып фотога төшәләр дә: «Без татар телен саклыйбыз, татар мәдәниятен үстерәбез», – диләр. Монда театр юк бит, дигән уй керде. Катлаулы декорацияләр кирәкмәгән, аз кешелек пьесалар эзли башладым.
Уфада студент чагында театрларга гел йөрдек – тулай торагыбыз Гафури театры янәшәсендә генә иде. 70 тиенгә билет алабыз да, икенче ярустан спектакль карап, бөтен репертуарны белеп бетердек. Интернетта эзләнә торгач, Гафури театрының «Эх, күгәрченкәйләрем» спектакленә (Флорид Бүләков пьесасы. Камал театрында һәм Татарстандагы халык театрларында «Әбиләргә ни җитми?» исеме белән куелды. – авт.) барып чыктым. Анда 4 хатын-кыз уйный, берсе сөйләшми. Сөйләшмәгән әби урынына татарча белмәгән кызны яткырып куйдык. Гүзәл Һадиева, Гөлниса Латыйпова һәм мин уйнадык. Бер ир-егет кирәк иде – аны да таптык – Рөстәм Сибагатовны ризалата алдык. Ул – спектакльдәге бердәнбер иркәебез. Репетицияләрне минем фатирда ясадык. Әзерләгәч, аны тамашачыга күрсәтергә кирәк бит инде – эшләп карадың да таралыштың түгел...»
Менә шунда «Хождение по мукам» башлана да инде: Сиринә ханым татарларга бәйле бер оешмага барган, икенчесенә, өченчесенә... Аңа Татарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкиллегенә, Санкт-Петербург татарларының милли-мәдәни автономиясенә барырга киңәш иткәннәр. Сиринә ханым кая гына барса да, башта хәтта сөенеп каршы алсалар да, нәтиҗәдә милли-мәдәни автономиядән генә күпмедер таяныч алуга ирешкән, дөресрәге, автономия рәисе урынбасары Шамил Алюшев белән бергәләп, үз акчаларына зал арендалап, спектакль күрсәткәннәр. Афишалар чыгарып, хәтта спектакль алдыннан кофе-брейклар белән ясаганнар алар спектакльне. Тамашага 120 кеше килгән. «Мондагы чараларга ул кадәр кеше җыелмый», – дип искә алалар ул спектакльне.
«Аяклар тыпырдатып алкышладылар, чәчәкләр бүләк иттеләр. Режиссеры Казаннанмы икән, дип тә кызыксындылар. «Мине дә театрыгызга алыгыз», – диеп тә килделәр. «Әллә эшләп карыйммы икән?» – дим. Шамил Абдулович та хуплады», – дип искә ала ул чакларны Сиринә ханым.
Ул Санкт-Петербургның мәдәният комитетына шалтыратып та ярдәм сорап караган. Рәсми хатлар булса, бина табу өчен ярдәм дә вәгъдә иткәннәр – берәр мәдәният йортында эшләү мөмкинлеге булуын әйткәннәр. Бик канатланып, рәсми кешеләргә барган. Әмма нечкәлекләргә кермичә генә шуны әйтә алам: рәсми кешеләрдән рәсми хат булмаган. Сиринә Зиннурова да тәфсилләп аңлатмыйча гына: «Мин Мәдәният комитетына бик рәхмәтлемен – алар мәдәният йортлары идеясен бирде», – дип рәсми хат темасын төгәлләде.
Рәсми хат булмагач, аңа мәдәният йортларына үзе йөреп чыгарга калган. Күбесе: «Театр ул – декорацияләр, реквизитлар. Ансамбль булса, әле мөмкин булыр иде», – дип каршы килгән. Ниһаять, берсе – «Рыбацкий» мәдәният йорты – татарларны үз канаты астына алырга ризалашкан. Реквизитларны калдырмау шарты белән, әлбәттә.
Беренчесе артыннан икенче спектакль чыккан – «Әстәгыфирулла». Әлеге спектакльне «Буа – Апас – Тәтеш – мәдәни дуга» фестиваленә алып килеп, Апаста күрсәтә алганнар. Иганәчесе, әлеге дә баягы, – меценат, Питерның милләт аксакалы Шамил Алюшев булган.
Икенче спектакль чыккач, Аллаһның бер могҗизасы булып, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Илгиз Халиков (хәзер ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсен җитәкли. – авт.) ярдәм кулы сузган. Могҗиза дигәнем – ул бу театр барлыгын очраклы гына күреп алып, премьерга килгән, театрны дәртләндерерлек җылы сүзләр әйткән һәм «Идел-йорт» фестиваленә катнашырга чакырган.
Театрның өченче эше – Тукайның «Шүрәле» әкияте буенча эшләнгән эксперименталь спектакль. Әлеге спектакльдә театрның яклаучысы-саклаучысы, меценат Шамил Алюшев та катнаша икән. Мин «Шүрәле» спектаклен язмада гына карадым. Аның куелышын гына түгел, инсценировкасын да бәяләр идем.
Мин биредә театр төзү чорындагы барлык мәшәкатьләрне язмыйм. Әмма кайбер эпизодлар миңа Галиәсгар Камалның «Беренче театр»ын күз алдына китерде. Театрны булдырмас өчен йөри бит әле анда татарның кадими байлары – хәтерлисезме?
- Ә шулай да мине гаҗәпләндергән бер эпизодны язмый кала алмыйм. Театр дип хыялланып йөрүчеләр «РФ Президентының мәдәни инициативалар фонды» грантына заявка биреп карарга уйлаган. Ә беләсезме, ни өчен бу идея барып чыкмаган? Грант шартлары буенча өч оешманың раславы кирәк, ягъни, өч НКОның «татарларга театр кирәк!» дигән сүзе кирәк. Алардан акча да соралмый, бары тик имза гына. Театр шушы өч имзаны җыя алмаган. «Спектакль чыккач, төрле кешеләргә чакырулар җибәрәм, килмиләр генә түгел, хәтта чакыру өчен «рәхмәт» дип тә язмыйлар, чакыруны караганнары күренә, җавап юк», – дип әрни Сиринә ханым.
Татарстан грантына заявканы уңышка ышанмыйча гына җибәргән ул. Отканын белгәч, сөенүдән бигрәк коелып төшкән. Җитмәсә, артистларның кайберләре: «Француз әсәрендә уйнамыйм», – дип торып чыгып киткән. «Милли тормыш, авыл, әби-бабай кирәк», – дигән кайберләре. Кемдер, киресенчә, «Питер тамашачысы өчен бу – кызыклы» дип хуплаган. Кыскасы, киткән 3 кеше урынына яңа 3 кеше табылган. «Төрле милли чараларда татарча матур сөйләшкән кешеләр янына килеп чакырып та йөрдем», – ди Сиринә ханым.
Сиринә ханым әлеге спектакльгә төзәтмәләр кертү өчен режиссер җибәргән Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтле. Әлмәт театры артисты, яшь режиссер Энҗе Сәйфетдинова, килеп, артистлар белән осталык дәресләре үткәргән.
ххх
«Дөрес эшләдекме икән тәрҗемә әсәренә алынып? Татар әсәрен алмаганга күрә, спектакльдә катнашудан баш тартучылар да булды», – дип сорап куйды миннән Сиринә Зиннурова.
Әлбәттә, иң беренче эш итеп тәрҗемәгә алынсалар, моны төрлечә бәяләп булыр иде. Әмма театр һәм артистлар өчен классик драматургиягә алыну – ул профессиональ үсеш баскычы, үзеңдә яңа мөмкинлекләр ачу.
Икенче яктан, театрда уйнарга теләүчеләрнең күпчелеге хатын-кыз, мин, мәсәлән, хатын-кызлардан торган труппа уйный алырлык 2 генә татар драматургиясе әсәрен беләм. Берсе – Флорид Бүләковның «Әбиләргә ни җитми?» моңсу комедиясе (анысын куйганнар. – авт.), икенчесе – Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» драмасы. Бәлки, тагын да бардыр, әмма театрларда куелып халык театрлары өчен үрнәк булырдайлары – шулар гына. Тагын берәрсен оныткан булсам, гафу итәсез.
«Башта «Әниләр һәм бәбиләр» турында уйлаган идем мин, әмма аны чыгару өчен, декорациягә караватлар кирәк. Без аны мәдәният йортына кайдандыр алып ничек китерик тә, кайда саклыйк, дип уйладым. Болай да реквизитлар фатирымның балконында саклана», диде Сиринә ханым.
Театр хәтта Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасына да алынырга уйлаган. Чөнки аларның Әлмәндәр картны уйнарлык артисты барлыкка килгән. Әмма сөенечләренә күз тигән – Әлмәндәрне уйныйсы абзый, вакыты юклыкка сылтап, баш тарткан. Шулай итеп, Питер Әлмәндәрсез калган...
«Кем белер кадереңне...»
Санкт-Петербург территориясендә 40 меңгә якын татар яши. Санкт-Петербург – Россиянең театраль мәккәсе. Әмма биредә татар театры юк. 100 ел элек булган, диләр. Ә менә көннәрдән бер көнне бер Сиринә һәм аның белән бергә юлга чыккан Гүзәл, Гөлниса, Флорида, Ландыш, Айгөл, Гөлсем, Розалияләр Питерны театрлы итәргә уйлаган. Барып чыгармы аларның хыял-омтылышлары? Татарларның үзара каршылыкларына бәрелеп челпәрәмә килмәсме?
Өчпочмак белән кунак сыйлау, чәкчәк бренды булдыру, читек кию, калфак кадап кую, «Әпипә» бию – болар бар да әйбәт. Әмма татарның теле дә барлыгын күрсәтә торган сәнгать төре – ул театр. Табигый юл белән ул театр туып килә икән, аңа җылы сүз әйтү, ярдәм кулы сузу – милләт өчен эшләү. Канатлары сынмасын иде бу ханымнарның һәм алар белән бергә Питерны татар театрлы итү хыялы белән янган ир-атларның.
Шагыйрь, Тукай премиясе лауреаты Роберт Әхмәтҗановның «Сәхибҗамал» дастан-поэмасыннан юллар хәтердә яңарды:
«Ил түрендә куылып йөри
фида җаннар, нәфис җаннар...
Бер тәрәзәдән моң агыла:
«Кем белер кадереңне и...
Сәхибҗамал,
Сәхибҗамал!»