Быелга соңгы Сабантуй: Татар блогерлары сүз көрәштереп кенә калмый, келәмгә дә чыгалар
Теләче районы Баландыш авылында «Блогерлар Сабан туе + Түгәрәк уен» дип исемләнгән бәйрәм узды. Сабантуйга төрле төбәкләрдән 60ка якын татар блогеры җыелды. Интернет «йолдызлары»ннан милли көрәш, җырлар һәм үзенчәлекле уеннар – бәйрәмнең кызыклы мизгелләре турында «Интертат» репортажы.

Әлеге матур бәйрәмне 2 өлешкә бүлеп карарга буладыр: мәйдандагы тамаша һәм авыл буйлап бирнә җыю. Быел да блогерлар матур традицияне бозмый, гармун моңнарына кушылып, җырлап-биеп, Баландыш урамнарын урады. Авыл халкы бу вакытта кунакларны бүләкләрен әзерләп, тәм-томнар пешереп, капка төпләрендә көтеп тора иде. Нинди генә бүләкләр эләкмәде блогерларга – савыт-саба, өй кирәк-яраклары, хәтта алсу төстәге тулпар ат та бүләк иттеләр. Менә шундый кунакчыл һәм юмарт Баландыш халкы!

ууФото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бирнә җыела килде, блогерлар, әкрен генә Сабантуй мәйданына атлады. Монда исә кунакларны Теләче һәм күрше районнардан килгән ансамбльләр көтә иде, бәйрәм шулай ук җыр-биюләр белән дәвам итте. Мәйданда әлеге дулкынга «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин да кушылды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Алга таба кунаклар күргәзмәләр белән танышты. Баландыш авылы мәктәбе укытучысы Элеонора Гыйлаҗеваны ерактан күреп була иде, ул мәктәп коллективы тарафыннан җыелган үләннәр һәм аларның файдасы турында сөйләде:
Үләннәр белән кечкенәдән кызыксынам, әби-бабай белән үстек, алар барысына да өйрәтте. Тормышта барлык үләннәрне дә кулланабыз – үземчә, файдасы бар, дип уйлыйм инде. Һәрбер үләннең җыю вакыты бар, май аенда тузганактан башласак, июнь аенда үги ана яфрагы, аннары рәйхан, тукранбаш, кырлач, юкә чәчәге. Һәрберсенең үз вакыты, инде соң димәгез, әле дә соң түгел – әрекмән, әрем яфраклары җыя аласыз. Алар сулыш юлына бик файдалы, мунча ташына куеп су сипсәң дә файдасы күп, бронхитларны дәвалый. Гомумән, үләннәр барлык чирдән дә дәвалый, аларны бары тик дөрес кулланырга гына кирәк.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Төрле өлкәләрдәге татарларны берләштерә торган бәйрәм!»
Бәйрәм кунакларын «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сәламләде:
Күрше төбәкләрдән, төрле районнардан барлык блогерларны җыеп, шундый матур бәйрәм уздырганнары өчен, оештыручыларга зур рәхмәт. Бәйрәмгә чакыру алгач, моның хәтле күп кеше җыелыр, дип уйламаган да идем, кунакларыбыз бик күп, бәйрәм бик җанлы бара, барыгызны да бәйрәм белән! «Блогерлар Сабан туе» – чын мәгънәсендә төрле өлкәләрдәге татарларны берләштерә торган бәйрәм!
Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин Айдар Сәлимгәрәевка, район белән актив хезмәттәшлек өчен, Рәхмәт хаты тапшырды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Елдан-ел кунакларыбыз саны арта»
Айрат Фәтхуллин бәйрәмнең масштабы елдан-ел үсүен, кунаклар саны артуын билгеләп үтте:
«Түгәрәк уен» – халкыбызның милли гореф-гадәтләрен үз эченә алган бәйрәм, әлеге бәйрәмебез инде икенче ел «Блогерлар Сабан туе» белән берләшкән форматта уза. Зур рәхмәт «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә, без һәрвакыт бергә эшлибез, уртак максатлар куябыз. Елдан-ел әлеге бәйрәмнең масштабы үсә, кунакларыбыз саны арта. Баландышка бүген 60ка якын татар блогерлары җыелды, зурлап кайтканнары өчен барысына да рәхмәт. Монда үзебезнең милли гореф-гадәтләребезне саклау буенча да зур эш алып барыла. Төрле уеннар – көлтә, себерке бәйләү белән бергә милли көрәш тә оештырдык.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Ярдәм иткән өчен, авыл халкына рәхмәт»
Бәйрәм чыннан да елдан-ел үсә. Чагыштырып карасак, былтыр кунаклар саны да, блогерлар саны да күпкә әзрәк иде. Оештыру осталыгы буенча да Баландыш күп авыллар өчен үрнәк булырлык. Монда кунакларны хөрмәтләп каршы ала, сыйлый, бәйрәм иттерә дә, матур итеп озата да беләләр. Авыл башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин, бәйрәмне оештырырга ярдәм иткән өчен, авыл халкына рәхмәт белдерде:
Менә тагын яңадан очрашырга насыйп булды. Соң булса да, хәзер эшләребез дә тәмамланып килә, быел да, матур итеп, блогерларыбыз белән бергә җыелыштык. Дөрестән дә, Баландыш җирлеге елдан-ел матурая, авылны тәртиптә тотарга, матурайтырга тырышабыз. Әлеге бәйрәмне оештырырга ярдәм иткән өчен, авыл халкына рәхмәт. Бергә җыелгач, күңелле була. Авылыбызда тырыш, ярдәмчел халык яши, зур рәхмәт сезгә!

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Рөстәм абыйның үз хәле хәл иде, бәйрәмгә берничә көн кала ул аягын сындырган. Гипс белән булса да, ул мәйдан буенча чын мәгънәсендә чабып йөрде. Аңа авыр эшендә киләсе көннәрдә дә уңышлар һәм сәламәтлек телибез.
«Хат ташучыларга рәхмәт!»
Бәйрәмнең тагын бер матур традициясе – почта хезмәткәрләрен бүләкләү. «Теләче-информ» һәр елны үз ярдәмчеләренә бүләкләр тарата. Әлеге бәйрәм дә искәрмә булмады, «Теләче-информ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин озак еллар почта өлкәсендә хезмәт куючыларны бүләкләде.
Бүгенге көндә район газетасы үзенең эшчәнлеген Саба һәм Теләче районнарында алып бара, шунда яшәүчеләргә басма матбугат аша мәгълүмат җиткерә. Зур рәхмәт язылучыларыбызга һәм бик авырлыклар белән булса да газета таратучы почта хезмәткәрләребезгә. Почта хезмәте элек-электән эшләп килә, без әзерләгән газеталарны алар язылучыларыбызга алып барып, кайнар яңалыкларны тапшыралар.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Һәл ел бәйрәмдә «Теләче» район газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнатыла. Язылучыларга төрле өй кирәк-яраклары, техника, эре төрлек өчен азык бүләк итәләр. Былтыр төп бүләк – бозау булса, быел – «Шифалы су» шифаханәсенә 2 кешелек юллама иде. Аны Теләче районы Кече Нырсы авылыннан Лидия Кузьмина отты.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Әлеге Сабантуй башкалардан үзенчәлекле уеннары белән дә аерылып тора, монда башка бәйрәмнәрдә уйнатыла торган гадәти уеннарны гына уйнатмыйлар. Иң беренче булып, кунакларны «Уфалла арбасы»н тартып йөрттерделәр. Бушны түгел, әлбәттә, яңа җыелган уңыш белән. Әгәр арбаны матур гына әйләндереп киләсең икән, 1 капчык – бүләккә! Шулай да, беренче уен булгангамы, катнашучылар бик ашыкмады. Бәйрәмне алып баручылар – Айгөл Нәбиуллина белән Илсаф Тимербаевны бераз жәлләп тә куйдым. Шулай да соңрак кунаклар уеннарга тартылды. Ниләр генә эшләмәделәр мәйданда – утын да киселде, себерке, көлтәләр дә бәйләнде, арыштан акча да эзләделәр, кадак та кактылар. Оештыручылар күңелең ни тели – шушы уенда катнашу мөмкинлеген булдырган иде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Батыр блогерлар»
Сабантуйның йөзек кашы – көрәш. Былтыр бәйрәмдә көрәш булмагач, күпләр ризасызлык белдергән иде. Быел исә оештыручылар моны исәпкә алган. Бәйрәм башында яшь көрәшчеләр бил алышса, кич белән чират блогерларга җитте. Алар бит интернетта гына оста, дияргә ашыкмагыз, мәйданда бил алышырга теләүчеләр бик күп булмаса да, берничә теләк белдерүче табылды. Беренче булып танылган блогер TALIP MIN (Талип Миңнегалиев) Казан урамнарында җиләк сатып танылган блогер Марат Клубника белән бил алышты. Шаккатырсыз, ләкин Марат әйбәт көрәшче икән. Янымда бер абый «яшь чагында көрәш белән шөгыльләнгән бугай» дигән фикер дә яңгыратты. Баштан көндәшләрнең икесе дә бил бирми интексәләр дә, Марат җиңде, чөнки үлчәү авырлыклары нык аерыла иде, җиңел генә алып салды Марат Талипны.
Финалда Марат Клубника һәм «Дневник Татарина» сәхифәсен алып баручы блогер Рәмис Гыйльметдинов бил алышты. Рәмиснең көрәш белән шөгыльләнүен күпләр белә, ул быел да берничә Сабантуйда баш батыр исеменә лаек булырга өлгергән иде. Монда да, алышу башлануга ук, Марат Клубника эшнең кайсы якка баруын аңлап алды бугай, үзе бирешергә булды. Шулай итеп, Татарстан тарихында блогерлар арасында беренче көрәш бәйгесенең баш батыры булып Рәмис Гыйльметдинов танылды. Икенче урында – Марат Клубника, өченче – Талип Миңнегалиев. Баш батырга традицион рәвештә тәкә бүләк иттеләр.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева