news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Быел мәктәпне тәмамлаучыларга аттестатны ничек тапшыралар?

Коронавирус таралу сәбәпле, мәктәп укучыларының тормышында быел яңалыклар шактый.

news_top
Быел мәктәпне тәмамлаучыларга аттестатны ничек тапшыралар?
Александр Эшкинин

«Соңгы кыңгырау» онлайн уза, чыгарылыш кичәсе буламы-юкмы — билгесез, БДИ вакыты күчерелде. Инде менә аттестат алу тәртибе дә үзгәрә. Бу турыда Мәгариф министрлыгына сылтама белән «Челнинские известия» язды.

9 һәм 11 сыйныфны тәмамлаучылар аттестатны шәхсән барып ала ала, шулай ук доверенность буенча башка кеше алып кайта ала, почта аша алу мөмкинлеге дә була.

Кирәк булса, аттестатны сканлап, күчермәсен соратып алырга мөмкин. Бу очракта мәктәп аттестат күчермәсен электрон почтага салачак.

9 сыйныфта «канәгатьләнерлек» билгесеннән түбән билгесе булмаган һәркемгә гомуми белем алу турында аттестат бирелә. Аттестат алу өчен рус теленнән йомгаклау сөйләшүеннән (собеседование) «зачет» булырга тиеш.

Урта гомуми белем алу турында аттестатны «канәгатьләнерлек» билгесеннән түбән билгесе булмаган 11 сыйныф укучыларына бирәләр. Алар йомгаклау иншасыннан «зачет» алган булу шарт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар