Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Быел чыгарылыш сыйныфлар тапшырачак имтиханнар тәртибендә нинди үзгәрешләр бар?

Россиядә бердәм дәүләт имтиханы һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханын бирү тәртибе үзгәрде.

news_top_970_100
Быел чыгарылыш сыйныфлар тапшырачак имтиханнар тәртибендә нинди үзгәрешләр бар?

Россиядә бердәм дәүләт имтиханын уздыру вакыты кабат кичектерелә. Бу турыда РИА Новости Россия Мәгариф министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Моңа кадәр БДИ 8 июньнән соң була дип хәбәр ителгән иде. Хәзер бу срок тагын да кичектерелә. Әлегә төгәл вакыты билгеле түгел. Соңрак Рособрнадзор БДИны июньнең икенче яртысында уздыру ихтималын хәбәр итте.

«Мондый карарны сәламәтлек саклау органнары киңәше буенча кабул иттек. Илдәге эпидемиологик вазгыятьне һәм укучылар белән педагогларның сәламәтлеген саклау кирәклеген исәпкә алып, имтихан кичектерелә», — дип аңлатканнар министрлыкта.

Югары уку йортына керергә җыенмаган укучылар БДИ тапшырмаска мөмкин. Аттестатка билгеләр еллык билгеләр нигезендә куелачак.

Югары уку йортына керергә җыена торган быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары ике фәннән генә бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Россия мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушкога сылтама белән хәбәр итте.

«Укуларын югары уку йортында дәвам итәргә җыенучы 11 сыйныф укучыларына, әлбәттә, вузга керү өчен имтиханнар сайлап, тиешле БДИны бирергә кирәк булачак», — диде Глушко «Россия 24» каналы эфирында. 

Ул БДИның бөтен ил буенча бердәм расписание буенча уздырылачагын да әйтә. Расписание инде әзерләнгән, әмма әлегә тикшерелә.

«Бүген без берничә әйберне төгәл әйтә алабыз. Беренчедән, 8 июньдә без имтиханны үткәрә алмыйбыз, шунлыктан бераз соңрак булачак. Без хәзер төбәкләрдә мәгълүмат җыю, мониторинг алып барабыз. Һәм якын көннәрдә төгәл срокларны әйтәчәкбез. Июнь аенда булыр дип өметләнәбез, әмма бу коронавирус инфекциясе таралу вазгыяте белән бәйле булачак», — дип искәртте мәгариф министры урынбасары.

Быел тугызынчы сыйныф укучылары өчен йомгаклау аттестациясе имтиханнары булмый. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Россия Мәгариф министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Рус теле һәм математикадан мәҗбүри имтиханны уздырмау турында карар кабул ителде. Йомгаклау билгеләрен еллык билгеләргә карап чыгаралар. «9 сыйныф укучылары өчен рус теле һәм математикадан мәҗбүри имтиханны уздырмау планлаштырыла. Еллык билгеләр нигезендә йомгаклау билгеләре куечалак», — диелә министрлык хәбәрендә.

Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы БДИны дистанцион режимда бирергә була дип саный. Бу турыда «Интерфакс» хәбәр итте.

Министрлык документында имтиханны болай тапшыру «коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле агымдагы эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә, барлык укучыларны да тиешле техник чаралар белән тәэмин иткән очракта» оештырылырга мөмкин, диелә.  

Рособрнадзор исә бу мөмкин хәл түгел дип саный. «Имтихан онлайн режимда булса да, син өйдә компьютер артында утырып, яныңда репетитор басып торса, ул сиңа ярдәм итсә, бу камераны беркем дә күрми бит», — дигән Рособрнадзор белгече Игорь Круглинский.

Моннан тыш, укучыларның барысының да интернеты да, компьютеры да, камерасы һәм микрофоны да яхшы булмаска мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100