Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Быел Кадер кичәсе кайчан булачак?

news_top_970_100
Быел Кадер кичәсе кайчан булачак?

Рамазан ае – һәр мөэмин-мөселман өчен зур мөмкинлекләр ае. Аның соңгы ункөнлеге аеруча саваплы, аерым бер мәгънәгә ия. Чөнки Кадер кичәсе, ягъни «Кодрәт төне» Рамазанның соңгы ункөнлегенә туры килә, дип санала. 

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүзләренчә, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам Рамазан аеның соңгы 10 көне килеп җиткәндә, билбавын кысыбрак бәйләп, аны изге гамәлләрдә уздырырга тырышкан.

Нәкъ менә ахыргы 10 төннең берсендә Кадер кичәсе яшеренгән булырга мөмкин. Әгәр бөтен төнен дә гыйбадәттә уздыра алмасаң, Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәләм аеруча так төннәргә игътибар итәргә кирәклеген әйтте, – ди хәзрәт.

Кайбер җирләрдә, быел Кадер кичәсе 17 апрельдән 18 апрельгә чыккан төнгә, Рамазан аеның 27нче көненә туры килә, дип язалар. Рөстәм хәзрәт бу сүзләргә дә аңлатма бирде. 

Без мөселманнарда тәүлек кичтән башлана. Ягъни башта төн, аннан көн килә. Чыннан да,  Кадер кичәсе Рамазан аеның 27нче көненә туры килә, дип әйтүче галимнәребез бар. Бу хакта кайбер риваятьләрдә дә сөйләнелә. Әлбәттә, без үзебез дә бу төнне «Гаилә» мәчетендә намазлар укып, догада үткәрербез. Гыйбадәткә һәрберегезне чакырып калабыз. Әмма Пәйгамбәребез әйтүенчә, Кадер кичәсе турында төгәл генә мәгълүмат юк. Шуңа күрә сөекле Рәсүлебез, Рамазан аен изгелектә уздырсагыз, Кадер кичен һәр көн һәм төннән эзләсәгез хәерлерәк булыр, дигән.

Кадер кичәсенең әһәмияте:

Кадер кичәсе – Коръән иңдерелгән көн. Кадер кичәсендә кылган изге гамәл-гыйбадәтләр өчен Аллаһы Раббыбыз савапларны күпкә арттырып бирә. Әгәр Кадер кичәсендә кылган изге гамәлләрне башка айларда, кичәләрдә кылсак, андый зур әҗер-савапларга ирешә алмас идек. Бу көнне Аллаһы Тәгалә кылган бар догаларыбызны кабул итә. Бу көнне дога кылу – 83 ел буе берөзлексез дога кылуга тиң. Ул – 83 елдан да хәерлерәк бер кичә. Кадер кичәсе 1000 айдан да хәерлерәк. Бу кичтә Аллаһның рәхмәте бик зур. Көндез бер-береңә, ярдәм сораган кешегә мөмкин кадәр ярдәм итәргә, ифтар уздырырга, кичен Коръән укып, гыйбадәт кылып үткәрергә кирәк. Кадер кичәсенең әһәмияте ураза тотучылар өчен генә түгел, мәгълүм сәбәпләр белән уразага керә алмаучылар өчен дә кадерле. Чөнки бу көнне Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт һәм бәрәкәт ишекләре ачыла. 

Әлеге могҗизалы төнне башкалардан аерып тора торган билгеләр бар:

  • ул кичә аяз булыр;
  • артык суык та, эссе дә булмас;
  • кар-яңгыр яумас, җил исмәс;
  • төнге күктә йолдызлар атылмас;
  • Кадер кичәсе тын һәм нурлы булыр;
  • шул төн арты кояш пакь тулы ай кебек чыгар.

Кадер төне тынычлык, иминлек кичәсе булыр, диелә хәдисләрдә. Җир йөзенә килгән фәрештәләр иминлек, тынычлык белән киләләр. Алар күбрәк гыйбадәт кылучылар белән бергә булырлар, ди. Ул кичәдә шайтан да үзенең мәкерлеген кыла алмый икән.

Кадер кичәсе догаларыбыз, теләкләребез белән язмышыбызны үзгәртә ала торган төн буларак кадерле. Ул 1000 айдан да кадерлерәк. Ул төнне догада, гыйбадәттә, зикердә, намазда үткәргән кеше 1000 ай гыйбадәт кылудан да зуррак савап алачактыр.

Кадер кичәсен ничек үткәрергә?

Кадер кичәсе хакындагы хәдис шәрифләрдә болай боерыла:

«Кадер кичәсендә бер тапкыр «Кадер» сүрәсен укыган башка заманнарда Коръән Кәримне даими укучыдан да сөйкемледер»;

«Кадер кичәсендә бер тәсбих («Сөбханаллаһ»), бер тәхмид («Әлхәмдүлилләһи»), бер тәһлил («Аллаһу Әкбәр») әйтүче минем янымда 700 мең тәсбих вә тәһлил әйтүчедән кыйммәтледер»;

«Бу кичәдә көтүче сарык савып алган вакыт кадәр булса да гыйбадәт иткән кеше (ягъни тиз генә намаз укып алган) 1 ай дәвамында бөтен кичәләрне таңга кадәр гыйбадәттә булучыдан да кыйммәтледер»;

«Кадер кичәсендә 3 тапкыр «Ләә Иләәһе иллаллаһу» әйтүченең беренчесендә – гөнаһлары кичерелер, гафу ителер; икенчесендә – җәһәннәмнән котылыр; өченчесендә – җәннәткә керер»;

«Кадер кичәсендә «Кадер» сүрәсен укыган кеше Коръән Кәримнең дүрттән берен укыган кебек булыр» (ягъни моның савабына ирешер).

Тагын бер хәдистә Кадер кичәсенең аерым догасы да атала. Хәзрәте Гайшә радыйаллаһу ганһү Рәсүлүллаһ саләллаһу галәйһи вәссәләмнән сораган: «Әгәр Кадер кичәсенә ирешсәм, анда ни укыйм?»

«Аллаһүммә иннәкә гафуввун тухиббуль гафва фаг – фуганни», догасын укырсың», – ди. Мәгънәсе: «Я Рабби, шөбһәсез, Син гафу итүче, гафу итүне сөясең, мине дә гафу ит».

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 апрель 2023
    Исемсез
    «Кадер кичәсендә бер тәсбих («СүбхәәнәЛлааһ»), бер тәхмид («Әлхәмдү лиЛләәһ»), бер тәһлил («Аллааһу Әкбәр») әйтүче минем янымда 700 мең тәсбих вә тәһлил әйтүчедән кыйммәтледер»; «Кадер кичәсендә 3 тапкыр «Ләә иләәһә илләЛЛААҺ!» әйтүченең беренчесендә – гөнаһлары кичерелер, гафу ителер; икенчесендә – җәһәннәмнән котылыр; өченчесендә – җәннәткә керер»;
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100