Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Быел җиләк бармы һәм кайда күбрәк? («Болай да аз, ашыгырга киңәш итәм...»)

Соңгы көннәрне «Быел җиләк бармы?», «Җиләк өлгерә башладымы?», «Кайда җиләк күбрәк?» дигән сораулар еш ишетелә башлады. «Интертат» җиләк бармы, юкмы икәнлеген ачыклады.

news_top_970_100
Быел җиләк бармы һәм кайда күбрәк? («Болай да аз, ашыгырга киңәш итәм...»)
Рәсимә Фатыхова

Җиләк җыерга яратмаган кеше бармы икән ул? Юктыр, мөгаен... Җиләккә бару – ул үзе бер ритуал сыман. Кичтән үк әзерләнә башлыйсың, чиләкләрне юып, чистартып куясың, иртән-иртүк, чыклы үләннәргә бата-бата, җиләк җыярга китәсең. Башта чиләк тулмый сыман, ачулар чыга башлый, шулай җыеп йөри торгач, тулып та куя. Ул чакта инде кояш та кыздыра башлаган була, кигәвеннәр дә чыга, ә син рәхәтләнеп урман, кыр исен сулый-сулый, чәчәкләр җыя-җыя, тулы чиләгең белән кайтырга чыгасың.

Быелгы җиләк сезоны башланып китте инде. Социаль челтәрләрдә җиләктә төшкән фотолар чыга башлады. Җиләк җыю осталары, без «җиләк бармы-юкмы» дип торган арада, бөтен җиләкле урыннарны айкап кайтканнардыр. Чыннан да, быел җиләк бармы икән соң ул? Кайда күбрәк һәм кайда эрерәк икән? Җиләкләрнең бәясе нинди? Бу хакта тулырак «Интертат» белеште.

Җиләк бармы, юкмы?

Җәвит Шакиров (Татарстанның халык артисты):

«Җиләк юк, дип әйтеп булмый, урыны-урыны белән бар инде. Кичә Лаеш урманына каен җиләгенә барып кайттык. Анда җиләк бар, ләкин башка еллардагы кебек күп түгел. Аннан соң анда куркыныч та, чөнки Саралы урманнарында аю бар.

Шулай ук Мамадышта булдык. Анда күп диләр, юл кырыенда да сатып торалар. 1 литр каен җиләген 1000 сумнан саталар. Шулай Зөлфия апагыз ел саен 10-15 литр каен җиләген, 20-25 литр җир җиләген хасиятләп куя.

Бәләкәй чакта, җиләк булмаганда, астына үлән тутырып, өстенә җиләк салып кайткан чаклар булды. Элек авыл халкын шаккатырырга теләп, буш чиләк белән кайтмас өчен шулай эшли идек. «Вәт бер чиләк!» дип, мактанып кайта идек аннары. Хәзер андый «этлекләр» эшләп булмый инде, чөнки контроль юк – үзеңә кирәген генә җыясың. Җиләк булмаса, борылып кайтып китәсең».

Радик Сабиров («Шәһри Казан» газетасының баш редакторы):

«Мин үзем күптән инде җиләк ашамыйм. Бакчаныкын да, җир һәм каен җиләкләрен дә, хәтта кура җиләкләрен дә берничә генә кабып куя алам. Организм кабул итми, нигәдер. Җыярга, әйе, ярата идем. Рәхәт ич, саф һава, табигать... Җиләк күп елларда һәм күп итеп җыйган чакта, төшләргә керә ул. Йоклыйсың, ә син һаман җиләкле басуда йөрисең.

Быел җиләк аз, диләр. Ләкин булган җирләрдә мул, дип язалар. Әйтик, «ВКонтакте»да «Татар авыллары» төркеменә көн саен диярлек басудан җиләк җыеп кайткан апалар-абыйлар җиләкле фотоларын җибәрәләр. Күпчелек ышанмый, узган елгы фотоларны куймагыз инде, дип ачуланалар да безгә. Булган җирдә бардыр инде ул».

Гөлүзә Василова («Интертат» хәбәрчесе):

«Без Питрәч районы Татар Тау Иле авылының аланнарыннан, яр буйларыннан җыябыз. Кайбер елны бер җирдә була, икенче җирдә булмый. Быел сеңелләрем генә карап кайткан иделәр. «Җир җиләге начар. Җыярга булмас, ахры. Берән-сәрән генә, вак», – диләр.

Беренче җиләкне кечкенә чакта безгә бабай алып кайтып ашата иде. Ул беренче өлгергән җиләкнең кайда икәнлеген белә иде. Шуннан безне алып китә иде җиләккә. Әби олы гәүдәле, уңга-сулга йөри алмый, утырып кына, тәгәрәп җыя идек. Казанда да бабайның кызлары бар иде, ул аларны да чакырта иде. Без бергәләшеп, ат арбасында дыңгыр-дыңгыр бара идек. Бабай печән чаба, без җиләк җыя торган идек.

Хәзер бабай юк инде, традиция калды, үзебез карап кайтып, апаларга хәбәр итәбез. Җиләк күп булса, ул шундый күңелле атнага – туганнар белән очрашуга әйләнә. Әле берсе, әле икенчесе кайта. 10шар көн рәттән барган бар. 40-50 банка компот ясарлык, контейнерларда катырырлык була торган иде.

Без җир җиләге компоты яратабыз, аны кыш көне ачкач, шул кырдагы кебек хуш ис чыга. Мин аның эреләрен чемлим дә, вакларын компотка чүбе белән генә салам. Шулай компот ясыйбыз. Эреләрен катырып куям. Элек чистартып катыра идем, хәзер чистартып тормыйм. Аны бозлы килеш ашасаң тәмле, эреткәч, чүбе җиләкнең тәмен боза».

 

Фото: © Гөлүзә Василова

Рәзилә Гыйләҗева (Чистай районы):

«Чистай якларында җиләк җыйган юк. Быел Әлмәт, Биләр якларына бардык. Әлмәт якларында тауларда җиләк күп була иде, быел анда да вак һәм аз. Быел җиләк ваграк шул, үзе пешкән, баллы, әмма вак булгач, җыясы килми. Күп җирдә җиләк туңган ахры.

Җиләк җыяр өчен иң шәп вакыт – иртән, без иртән барабыз. Төштән соң җиләкләр «кача», җыярга авыр. Җиләкне үзебез өчен генә җыябыз, барган саен 20-25 литр җыеп кайтам».

Гөлнур Мостафина (Тәтеш районы):

«Тәтеш районы Зур Әтрәч авылында җиләк сезонын ачып җибәрдек. Туннар, толыплар кимәсәм дә, җылы оекбашлар киеп, кат-кат киенеп, күңелне тынычландырып, җиләк җыеп кайттым. Җиләк быел вак, җылысы да әзрәк, яңгыры да юк, ләкин «җыям» дигән кешегә җиләк бар. Дөньяларыбыз тыныч булсын, җылысы да булыр, яңгыры да…

 

Фото: © Гөлнур Мостафина

Әлфинур Сафиуллина (Балтач районы):

«Безнең авылдан соң Киров өлкәсе башлана. Мин инештән чыгам да Киров өлкәсе тауларына китәм. Башка елларны Байтирәк тавы тирәсеннән җыя идек. Быел анда бармадык әле. Смәел авылына барып кайткан идек, анда бөтенләй юк.

Мин җир җиләген әз-әзләп кенә, майонез чиләге белән генә алып кайтам. Балалар кайтач, җыйнаулашып барабыз, анда инде күбрәк җыябыз. Җыйсаң – бар, ләкин бөтен җирдә дә түгел. Мин үзем таудан җыям, җиләк кызарып кына килә әле, кипкәннәре дә бар, бөтенләй булмаган җирләре дә бар».

 

Фото: © Әлфинур Сафиуллина

Рәсимә Фатыхова (Мамадыш районы):

«Мин үзем Санкт-Петербург шәһәрендә яшим. Татарстанның Мамадыш районы Урта Кирмән авылында туып үстем. Үземне белгәннән бирле җиләк җыябыз без. Быел җиләк сезонын бу атнаның дүшәмбе көннендә башлап җибәрдек. Кызарып пешкән җиләк бик баллы һәм искиткеч тәмле. Бүген, җомга көнне, сезон бетү бугай, дип кайттым. Яңгыр булмау сәбәпле, болай да аз һәм вак җиләк кибеп бетүгә таба бара. Җиләк җыярга уйлаучыларга ашыгырга киңәш итәм. Җиләкне үзебезнең Урта Кирмән янындагы тауда (географик яктан калкулык инде ул) җыйдык».

Рәсимә Фатыхова дусты, сыйныфташы Минзәлифә белән

Фото: © Рәсимә Фатыхова

Кыскасы, төрле җирдә төрлечә, әмма күпчелек районнарда «башка еллар белән чагыштырганда җиләк начаррак» дип хәбәр иттеләр. Әмма шул ук вакытта социаль челтәрләрдә, «җиләк юк» диючеләрнең сүзләренә карамастан, әкертен генә җиләктән фотолар чыга башлады. «Җиләк юк» дия-дия, бармый калмагыз тагын! 

Җиләк бәясе нинди?

«ВКонтакте»дагы төркемнәрдә, Казанда 1 литр җир җиләген – 400 сумннан, 1 литр каен җиләген – 800-850 сумнан саталар, дип хәбәр ителә.

«Колхоз базары»нда ярты литр майонез сыешлы савыттагы каен җиләге 1000 сум, 3 литр пластмасс савыттагы җир җиләге 1300 сум дип», – язып куйган үзенең шәхси блогында Нәсимә Садыйк. «Кайсы як җиләге инде бу?» – дим. «Теләченеке», – ди егет. «Ник шулай кыйммәт соң ул?» – дим. «Юк бит, апа, быел җиләк! Менә шул савытны тутырыр өчен, әни 3 сеңелем белән таңнан торып киттеләр», – диде, дип тә өстәп куйган Нәсимә апа.

«Каен җиләгенең 1 литрлы чиләге – 1000-1200 сум, 5 литрлы чиләге – 4000-6000 сум. Җир җиләгенең 1 литрлы чиләге – 500, 5 литрлы чиләге – 1500-2000 сум, ә чистартылган җир җиләгенең 5 литрлысы – 4500-5000 сум», – дип яза «Буа кызлары» төркеме.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100