Быел газ ягулыгына бәя артамы?
Транспорт өчен газ ягулыгына бәя алдагы ике елда артмаска мөмкин. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгында матбугат конференциясендә билгеле булды.
– Татарстанда газ ягулыгы бер куб метрына уртача 16 сум. Якын арада бәя күтәрелмәчәк, - диде "Газпром газ-мотор ягулыгы" ҖЧҖ Казандагы филиалы директоры Булат Газизуллин.
Ул газ ягулыгының, алдагы ел белән чагыштырганда, 2,5 сумга гына кыйбатланганын әйтте. Бер куб метр газның бер литр бензинга тәңгәл булганын искәртте һәм газ куллануның бензинга караганда күпкә отышлырак булуын белдерде.
– Бензин артуын исәпкә алганда, бензин һәм газ бәясе арасында аерма тагы да артты, - диде Булат Газизуллин.
– Без газга бәяләр үзгәрешенә карата ике еллык мораторий яклы, - ди ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев.