Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Быел да бал кортлары үлә: умарталыкларны агудан саклар өчен нишләргә?

Ике ел инде умартачылар белән аграрийлар арасында упкын барлыкка килә бара. Быел да шул сезон башланды, аның өстенә эсселек тә кушылды. Быел бал булырмы? Бал кортларын ничек сакларга? Балны ничек сайларга? «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуныда Татарстан умартачылар барлык сорауларга җавап бирде.

news_top_970_100
Быел да бал кортлары үлә: умарталыкларны агудан саклар өчен нишләргә?
Салават Камалетдинов

Умартачылар кайсы вакытта, кайсы басуда нинди химикат сибеләчәген белеп торсын өчен WhatsApp мессенджерында махсус төркемнәр дә ясалган. Аграрийлар анда хәбәр салып торырга тиеш. Бал кортларының агулану очраклары билгеле булса, ул урынга тиз генә тикшерү комиссиясе чыга. Эссе һава торышы булу сәбәпле, аграрийлар да культураларны химикатлар белән эшкәртергә мәҗбүр. Шуның белән умартачыларның да җан тынычлыгы югала.

«Пестицидлар кулланучы хуҗалыклар җирле олигархлар кулында»

Бал кортлары өчен «кызыл» зона булып саналган районнар: Мөслим, Мамадыш, Арча, Питрәч, Тәтеш, Буа. Бу көннәрдә генә Арча районында чаң суктылар. Анда бер умартачының 30 умартасы үлгән. Кичә генә Питрәчтә 90 умарта үлгән, Буа районына бәла Тәтеш районыннан килгән, чиктә агу сиптергәннәр.

«Кичә генә Буадан умартачы шалтыратты, үзе хастаханәдә ята. „Зинһар, ярдәм итегез“, — дип сорады», — дип сөйләде «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин.

Ул районнарда пестицидлар кулланучы хуҗалыклар арасында бер бәйләнеш тә тапкан. «Бу хуҗалыкларның кемнең кулында булуы кызыклы: элеккеге район башлыгы, берәр җитәкчеләр — җирле олигархлар», — ди ул.

Районнарда WhatsApp хәбәр төркемнәре бар дип әйттек бит, тик районнар арасында элемтә юк. Шуңа күрә чиктәге умартачылар анда нишләп ятуларын белми кала. Шәүкәт әфәнде дә ул төркемнәрне барлык районнар өчен ачарга кирәк дип саный.

«Тавыклар аграрийлардан сатып алган бодайны ашамый»

Шәүкәт Хәйруллин шулай ук басуларга кертелә торган пестицидларның бал кортлары өчен генә түгел, бик күп җан ияләре өчен зарарлы булуын да искәртте. «Ул препаратлардан барлык җан иясе үлә. Америка статистикасы буенча, анда ел саен 72 млн кош агуланып үлә. Бездә дә үләләр дигән сүз. Умарталыкта керпеләрнең үлүен күрәбез. Алар агуланган бал кортын ашый һәм үлә», — ди умартачы.

Пестицидлар куркынычлыгы буенча дүрт класска бүленә. Басуга 1-2 класслысы кертелсә, андагы барлык җан иясе үлә. Үсемлеккә төшкән чык тамчысына килгән бал корты да үлә.

 Умартачылык турындагы законны кабул иткәндә, анда 1-2 классы пестицидларны куллануны тыярга дигән тәкъдим булган, тик ул хыял булып калган. Бүген 2-3 класс пестицидлар кулланылса да, кортлар үлә. Сәбәбе — дөрес кулланмау.

«Мәсәлән, узган елда умартачы шалтыратты, басуны эшкәртергә җыеналар, килегез, ди. Килү белән барысын да төшерә башладым. Чүп үләне инде 40-50 см биеклектә иде. Без дә аңлыйбыз: эшкәртү белән соңга калганнар. «Без өчләтә доза бирәбез», — диләр. Шул ук вакытта бернинди куркынычсызлык чаралары юк. Алар космонавтлар кебек киенергә тиеш. Үзләрен дә кызганыч.

Хәзер авылда шундый күренеш бар: тавыклар аграрийлардан сатып алган бодайны ашамый. Анда пестицид калдыклары бик күп. Бүгенге көндә авыл халкы басуларын эшкәртми торган фермерлардан азык эзли, ә без ипи ашыйбыз», — дип сөйләде ул.

1 мартта кабул ителгән яңа санитар кагыйдәләр буенча, санитар зона сакланырга тиеш, ягъни пестицид кертелә торган басулар сулыклардан һәм торак пунктлардан ким дигәндә 300 метр ераклыкта булырга тиеш.

«Без умартачыларны ничек табарга тиеш соң?»

Татарстанның аквакультура һәм умартачылык буенча идарәсе җитәкчесе Марат Миңнебаев Арчада булган хәлгә тагын да ачыклык кертте.

Арчада зыян күргән умартачылар тикшерү комиссиясенә мөрәҗәгать итмәде. Видео төшереп, Интернетка куйганнар. Нәтиҗәдә, без ул хәл турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша белдек. Анда тикшерү комиссиясе чыкты. Умартачының умарталык паспорты юк иде. Авыл советында аның 10 умартасы бар, диелгән, чынлыкта — 35. Андый очракта 10 умарта өчен генә компенсация була ала», — ди ул.

Идарә җитәкчесе умарта паспортының һәм авыл советындагы хуҗалык китабында теркәлүнең мөһим булуын ассызыклады. «Паспорты юк, авыл советында мәгълүмат юк, ди. Без умартачыларны ничек табарга тиеш соң? Без алар турында белмибез. Андый очракта җаваплылык умартачы өстендә була», — ди ул.

Мөслимдә дә шундыйрак хәл булган. Умартачы беренче булып 112 номерына шалтыраткан. Агуланган бал кортлары турында идарәдә өч көннән соң Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләреннән генә белгән. 

Бал кортлары үлгән очракта авыл советына, авыл хуҗалыгы идарәсенә, ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә кирәк.

Умарта паспорты да кирәкмәгән кәгазь түгел. Анда бал кортларының авыру булмавы күрсәтелә. Ә берәр шундый хәл килеп чыгып, эш судка барып җитсә, бал кортының нидән үлүен ачыклау җиңел түгел, бәлки аның башка авыруы булгандыр.

«Татарстан балы» бренды булачак»

Татарстанда тагын бер проблема бар — үлгән бал кортларын тикшерә торган лаборатория юк, җыелган пробаны башка төбәкләргә җибәрергә кирәк.

«Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы әгъзасы Дмитрий Крюков сүзләренчә, безгә әле балның сыйфатын тикшерә алырлык лаборатория дә кирәк.

«Бездә бал сыйфатын тикшерә торган лаборатория юк. Министрлык эшләр дип уйлыйм. Берәр ветеринария лабораториясе базасында ул эшләнер. Белгечләрне укытырлар, кирәкле җиһазларны сатып алырлар. Хәзерге вакытта һәр умартачы үз балын мактый, әмма документ нигезендә аның сыйфатын раслый алмыйбыз. Лаборатория кирәк.

Без «Башкортстан балы» турында ишетеп торабыз, аны мактыйлар, тәмле, диләр. Минемчә, Татарстан балы калышмый. Ике республикада да бал җыела торган үсемлек базасы бер. Мәсәлән, шул ук юкә. Анда да аграрийлар 2-3 класслы пестицидлар куллана, без бер табигый системада яшибез. Рапс эшкәртү технологиясе бөтен җирдә бер. Бал сыйфаты аерыла алмый. Без дә ул юнәлештә эшлибез, әйе бит, Марат Мансурович?».

Марат Миңнебаев:

«Бездә «Татарстан балы» бренды булдырыла. Хәзерге вакытта ул Мәскәүдә теркәлә. Комиссия карары килде: безнең бренд уза. Ул «Татарстан балы» дип атала. Август аена патент килер дип көтәбез. Яңа бал инде безнең бренд булачак. Башкортстан белән безнең бал җитештерү күләме бер тирәдә диярлек.

Безгә Венгриядән килгәннәр иде. Татарстан балын аларга тикшертергә җибәрдек. Безнең бал белән кызыксыналар. Быел Европа Татарстаннан бал сатып ала башлар дип өметләнәбез. Документларда балның кайсы районда җитештерелгәне күрсәтеләчәк», — диде.

Шәүкәт абый да сүзгә кушылды. «Башкортлар үзләре дә бездән бал сатып ала. Узган елда бер башкорт хатыны миннән бал алды. Нишләп аерылмый, ди? Ул аерылырга тиеш тә түгел, без бит күршеләр», — дип сөйләде ул.

«Без әле дә 7 млн сум акчаның язмышын белмибез»

Узган ике елда зыян күргән умартачылар компенсация ала алганмы соң? 

«2019 елда компенсация өчен Президент 7 млн сум акча бүлеп бирде. Без әле дә аларның язмышын белмибез. Ул вакытта без юк идек. Аны үзләштерә алмагач, Финанс министрлыгы кире алган.

Узган елда компенсацияне гаепле хуҗалыктан гына сорый алдык. Тәтеш буенча судка бирдек, тик җиңелдек. Комиссия пробаларны дөрес алмаган иде. Ул проблема бүген дә бар. Арчада комиссия бер авылга өч тапкыр кайтты. Кызганыч, проба ала белмиләр. Өйрәтергә кирәк», — дип сөйләде Шәүкәт Хәйруллин.

Марат әфәнде аңа җавап кайтарды:

Комиссия начар эшләде димәс идем. Инструкция буенча проба алды. Суд кадастр номерын сорады. Ул комиссия эшенә керми. Хәзер суд сорый алган барлык кирәкле кәгазьләрне күрсәтәбез.

Шәүкәт Хәйруллин:

Комиссия проба алу өчен чыкмаган иде. Кадастр номерын сораганнан соң, яңадан комиссия килүен сорадык, өч ай көттек. Комиссия чыкмаган проба алу өчен, умартачы үзе илткән. Россия университеты юристы белән эшлибез. Ул сорау ачык калмас. Тиешле хезмәтләргә мөрәҗәгать итәрбез.

«Юкә балы аз булачак»

Коры һава торышы бал уңышына тәэсир итәрме, дигән сорауга Шәүкәт Хәйруллин җавап бирде.

Узган елны бу вакытта бал сата идек инде. Кызганыч, быел бал юк әле, умарталар яртылаш буш. Яңгырлар булса, июльдә җыярбыз дип өметләнәбез. Бер ай вакыт бар, көнбагыш чәчәк атачак. Юкә чәчәк атты, әмма бал кортлары юкәгә бармый. Ул эсселек белән бәйле. Дым юк, ә юкә — бик сизгер агач. Юкә балы аз булачак. Быел балга бәя күтәрелер, — ди ул.

«Бал кортларының 40 проценты басудан кайтмады»

«Татарстан умартачылары» оешмасы юристы Алмаз Гамиров үзе дә умарталык тирәсендә үскән. Аларның Мөслим районындагы умарталарында да күңелсез хәл булган.

«Элек умартачылар тыныч яши иде. Хәзер һәркем үз мәнфәгатьләрен кайгырта. Аграрийларга 1-2 класслы пестицид кулланып, уңыш алу отышлырак. Ул бал җитештерүче турында уйламый. Бәлки ул умартачы бөтен гомерен шул эшкә багашлагандыр, эше нәселдән нәселгә күчәдер.

Безгә «Август-Мөслим» килде, якында гына рапс чәчте дә, бал кортлары шунда барды. Нишләргә белгән юк. Агрономнарына шалтыраттым: «Миңа барыбер, умартаңны теләсә нишләт», — ди. Шуннан Шәүкәт абыйга чыктым, министрлыкка барып җиттек. 3нче класслы пестицид куллана дип килештек. Басуны эшкәртәсе көнне барлык куркынычсызлык чараларын күрдек. Бер тәүлек узгач, бал кортларын чыгардык, тик бер басу эшкәртелми калган булган. Техника килеп эшкәртте. Бал кортларының 40 проценты шуннан кайтмады.

Агуның бер үзенчәлеге бар. Бер төрле агуга эләккән бал корты кире кайтып үлә, икенче очракта — кортлар бөтенләй кайтмый. Анда берничек тә исбатлап булмый. Татарстан фермерлары белән килешү җиңелрәк», — дип сөйләде ул.

«Бал шикәрләнүдән аның сыйфаты үзгәрми»

Умартачылар бал сайлап алу буенча да киңәшләр бирде. Күп кеше бал кортларына шикәр ашаталар дип шикләнә бит.

«Бал кортына җәй көне шикәр комы ашату мәгънәсез. Җәй көне табигать барысын да үзе бирә. Фальсификат бар. Анда бер үсемлек балын икенче үсемлек балы дип сату күз алдында тотыла. Әлмәттә дүләнә (боярышник) балын сатучы бар иде. Ничек бал корты аннан бал җыйсын инде. Без балны сатып алдык һәм Уфага тикшерергә җибәрдек. Ул көнбагыш балы булып чыкты. Шуны да аңларга кирәк: бал шикәрләнүдән аның сыйфаты үзгәрми. Бал сайлау буенча берничек киңәш биреп булмый, кемгә нинди бал ошый», — дип сөйләде Дмитрий Крюков.

Шәүкәт Хәйруллин сүзләренчә, бал сатып алганда ышанырга гына була. «Бренд — ул җаваплылык. Бик тиз шикәрләнә торган баллар бар. Рапс мае, көнбагыш мае тик тиз шикәрләнә. Аны аңламаган кешеләр бар», — диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100