Ипотека хәрам булгач, ничек фатир алырга? – Экспертлар киңәше

Шәригать кануннарын бозмыйча, Татарстанда өлешләп фатир алу мөмкинлеге бар дип әйтә экспертлар. Тулырак «Интертат» материалында.

Арттырып, ягъни процент түләү шарты белән әҗәткә акча, машина, фатир яки башка товар алу мөселман кешесенә хәрам санала, дип аңлата ислам белгечләре. Шулай ук өстәмә акча эшләү нияте белән әҗәткә әйбер бирү дә хәрам була икән. Исламда әлеге гамәл «риба» дип атала. Банктан ипотека алырга ярамагач, кесәсендә берничә миллион сум акчасы булмаган мөселманга ничек йортлы булырга соң? Шәригать кануннарын бозмыйча, Татарстанда өлешләп фатир алу мөмкинлеге бар икән. Татарстан Диния нәзарәтендә узган лекциядә барысын да аңлаттылар. Чарада катнашкан «Интертат» хәбәрчесе фатир алуның Ислам динендә тыелмаган ысулын җиткерә.

«Ислам галимнәре банк продуктларына хәләл альтернатива уйлап тапты»

— Советлар Союзы таркалганнан соң Аллаһка табынырга, намаз укырга, ураза тотырга, дини йолаларны үтәргә өйрәндек. Ислам дине Аллаһка табыну белән генә чикләнми. Диннең нигезендә кешенең Аллаһтан барлыкка килүе һәм Аллаһ кушканча яшәргә кирәклеге тора. Мөселманның яшәү рәвешен шәригать кануннары билгели.

Хәләл һәм хәрам турында күпләрнең ишеткәне бар һәм күпчелек әлеге төшенчәләрне ризыкка гына кагыла дип уйлый. Кешенең һәр гамәлен «ярый» яки «ярамый» күзлегеннән карарга кирәк. Акча эшләү, аны сарыф итү, мал-мөлкәт белән алыш-биреш мәсьәләсендә дә хәләл һәм хәрам турында мөселман кешесенең белүе мөһим, — ди ТР Диния нәзарәтенең шәригать бүлеге эксперты Әхмәд хәзрәт Яхъя.

Базар шартларында алыш-биреш процессында Ислам дине тыйган риба һәм гарар дигән төшенчә бар. Риба — ул килешү нигезендә алган акчаны арттырып кайтару. Мәсәлән, банктан 1 млн сум алып, аны 1,2 млн сум итеп кайтару риба була. Гарар — ул булмаган, яки билгесез әйберне сату һәм алу. Мәсәлән, лотерея алу, ирекле рәвештә иминиятләштерү гарарга керә, чөнки ул киләчәктәге билгесез хәл өчен акча түләү була.

Әхмәд хәзрәт Яхъя дәүләт тарафыннан билгеләнгән мәҗбүри иминиятләштерүне гарар түгел, ди. Мәҗбүри иминиятләштерүдән башка чит илгә чыгып та, машина йөртеп тә булмый дип аңлата ул.

— Алыш-биреш вакытында ислам икътисады безне гөнаһтан саклый. Ислам галимнәре банк продуктларына хәләл альтернатива уйлап тапты, — ди шәригать эксперты.

«Йортны хәләл юл белән кичектереп түләп алып була»

Татарстанда фатир алганда шәригать кануннарына таянып, кичектереп түләү программасы турында бер кооперативның хәләл продуктлар буенча консультанты Рамил Батыршин сөйләде.

— Мөселман кешесе хәрамнан тыелса, Аллаһ аңа хәләл юлны ача, — ди Рамил Батыршин.

Аның сүзләренә караганда, торак тупланма кооперативлары аркылы, йортны хәләл юл белән кичектереп түләп алып була. Моның өчен кооперативка кереп, фатир бәясенең ким дигәндә яртысын түләргә, ягъни фатирның яртысын сатып алырга кирәк. Калган яртысын 5 ел эчендә өлешләп алып бетерәсе. Спикер 2-3 ел эчендә тулы сумманы каплаучылар да бар, ди.

Сатып алынмыйча калган өлешкә банк процентлары өстәлми һәм түлисе сумманы иминиятләштерәсе юк. Шулай да, бер тиен дә арттырып түлисе булмый дип уйларга ашыкмыйк. Фатирның сатып алынмаган өлешенә өч айга бер мәртәбә, торак базарындагы бәяләр үзгәрү динамикасына нигезләнеп, индексация ясала. Базар бәяләре артса, милекнең сатып алынмаган өлеше кыйбатлана, кимесә — очсызлана.

— Безгә мөрәҗәгать иткән кешеләргә исәпләп караган булды. Кооператив аша алынган фатирның тулаем бәясе ипотека белән чагыштырганда кимрәк чыга. Фатирны хосусыйлаштырганчы, милеккә салым да түлисе юк, — ди Рамил Батыршин.

Фатирны тулысынча сатып алгач кына, аны хосусыйлаштырырга була. Аңарчы ул кооператив милке булып санала. Шул ук вакытта анда теркәлергә һәм яшәргә мөмкин.

Кайвакыт, биш ел эчендә финанс мөмкинлеге какшап, фатирны тулысынча сатып ала алмаучылар да була икән. Андый очракта пенялар, штрафлар түлисе түгел. Бу өлкәдә кайнаган кешеләр сатып алынган өлешне базар бәясеннән башка берәүгә тәкъдим итеп, фатир алырга кереп киткән акчаны отышлы кайтарырга була дип аңлаталар. Милекнең арттырып сатылган өлеше хәрам саналмый, чөнки бу гамәл гадәти сәүдә өлкәсенә керә.

Торак тупланма кооперативлары үз эшчәнлекләрен 2004 елда кабул ителгән 215нче федераль законга таянып башкара, аларны Россия Үзәк банкы контрольдә тота. Торак алганда ана капиталын да кулланырга мөмкин.

Соңгы елларда дөнья буенча, шул исәптән икътисадый яктан алдынгы илләрдә, ислам финанс системасына игътибар нык арта. Экспертлар хәләл исеме астында аферистлар да калкып чыга башлады дип кисәтә. Торак тупланма кооперативына кергән очракта, йорт төзүче оешманың базарда озак эшләвенә, ышанычлы исеменә, кооперативның Үзәк банктан алынган лицензиясе булуына игътибар бирергә кирәк, дип киңәш итә белгечләр.

«Ислам финанслары буенча дөньяның иң эре үзәгенең берсе — Лондон»

Ислам финанслары төшенчәсенә фәнни күзлектән карар өчен, «Интертат» белгечкә мөрәҗәгать итте. Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институты профессоры, «Ислам финанслары» магистрлык программасы җитәкчесе Айдар Әюпов мондый аңлатма бирде:

Казан федераль университеты дүртенче ел рәттән ислам финанслары буенча программа алып бара. Без әлегә икътисадый яктан алдынгы илләрдән генә түгел, элеккеге Советлар Союзы илләреннән дә калышабыз. Әйтик, ислам финансларын үстерү буенча Казахстан Россиядән күпкә алга киткән.

«Унистрой» компаниясе соңгы өч ел дәвамында Россиядә ислам финансларын өйрәнү буенча университетның даими партнеры булып тора. Компания белгечләре безгә килеп, төрле инструментлар, шул исәптән хәләл ипотека турында сөйли. Бу юнәлештә «Унистрой»ның үсеш алуы аларга зур плюс бирә. Мин моны икътисад фәннәре докторы һәм «Ислам финанслары» юнәлеше җитәкчесе буларак әйтәм. Әлеге юнәлешнең, һичшиксез, киләчәге бар. Бүген беренче адымнарын ясаучылар иртәгә калганнардан ике-өч адымга алда булачак.

Без Татарстанның шәригать кануннары буенча эшләүче барлык компанияләре белән хезмәттәшлек итәбез. Алар арасында «Амаль» финанс йорты, «Ак Барс» банк бар. Банкта ислам финанслары буенча программаларны гамәлгә ашыра торган тулы бер бүлекчә эшли. Алар шәхси секторны гына түгел, ә юридик затлар өчен дә ислам финанслары буенча төрле продуктлар тәкъдим итә. Кызганыч, әлегә бу системалы эш түгел. Монда аларның гаебе дә юк. Нигездә, моның сәбәбе Россия законнарының һәм агентларның шәригать кануннары буенча эшләргә әзер булмавы белән бәйле. Беренче адымнар ясала һәм бу бик уңай күренеш. Киләчәктә, һичшиксез, перспективалар булачак. Әгәр берни дә эшләмәсәк, без, гомумән, алга бармас идек.

Ислам финанслары буенча дөньяның иң эре үзәкләренең берсе — Лондон. Бөекбританиянең ислам финанслары буенча әйләнеше Ислам дөньясы илләренә караганда күбрәк. Монда илнең географиясе мөһим роль уйнамый. Шәригать кануннары буенча яшәргә һәм бизнес алып барырга теләгән кешеләрнең күп булуы мөһим. Бөекбританиядә башка илләргә караганда ислам финансларына ихтыяҗ зуррак.