news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Булат Бәйрәмов: «Күз яшьләре үткәндә калсын...»

news_top
Булат Бәйрәмов: «Күз яшьләре үткәндә калсын...»
"Татар-информ" архивы

Ләйсән Гыймаева үзендә яман чир табылуы, операция кичерүе турында сөйләгән иде. Җырчыга бүген көн дәвамында дуслары юату сүзләре язды. Ләйсәннең авыр сынау килүе турындагы посты астында 400гә якын комментарий калдырганнар. Тормыш иптәше Булат Бәйрәмов та социаль челтәрләрдә барысы да яхшы булачагы, бернигә дә карамыйча, алга барачаклары турында язып калдырган. 

«Җиләгем син минем, татлы җиләгем,

Бу дөньяда миңа и-иң кирәгем. 

Тизрәк терел, җиләгем.  Шул хәтле күп җылы сүзләр килде бүген. Бик зур рәхмәт, дуслар. 

Тормыш елап та үтә, елмаеп та үтә. Без икенчесен сайлыйбыз. Ә инде күз яшьләре үткәндә калсын. Ләйсән, сагындык сине», – дигән ул. 

«Мондый ир һәм әти белән бөтен авырлыкларны җиңәрсез. Яратам, хөрмәт итәм», – дип язган җырчы Альбина Кармышева. 

«Тигезлек белән яшәргә насыйп булсын. Балаларыгызны тигезлектә үстерегез. Амин», «Аллаһы Тәгалә шифаларын бирсен», «Зинһар терел, Ләйсәнебез», – дип яза парның виртуаль дуслары. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар