Булат Бәйрәмовтан «Әгерҗе шәңгәсе» рецепты
«Үземне хәтерләгәннән бирле әнием атна саен диярлек авыл мичендә шәңгә пешерә иде. Аның тәмлелеге…», - дип язган «Тәмле көрәш» тапшыруын алып баручы.
Шәңгә камыры өчен ачы камыр басарга.
Бәрәңге боламыгы ясарга.
Камырны уч хәтле өлешләргә бүләргә, түгәрәкләп җәеп, майлы табага тезәргә кирәк. Камыр өстенә боламыкны якынча 1 см калынлыкта ягарга, шәңгә өстенә сытылган йомырканы сылап духовкага куярга.
25-30 минутта пешеп чыга. Әзер шәңгәнең өстен атланмай белән майларга кирәк.