Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүген Шүрәле өчен акча сорыйлар, иртәгә татар телендә сөйләшүне түләүле ясарлар

news_top_970_100
Бүген Шүрәле өчен акча сорыйлар, иртәгә татар телендә сөйләшүне түләүле ясарлар
Салават Камалетдинов

Бу көннәрдә Казандагы көнкүреш товарлары белән сату итүче бер оешманың, татар халык әкиятләре геройларын патентлап, аларны куллану өчен башкалардан үзенә акча түләтергә тырышканы билгеле булды. Әкият геройлары арасында барыбызга да кечкенәдән таныш Су анасы, Шүрәле, Камыр батыр, Кар кызы кебек геройлар бар.

Әлеге вазгыять буенча кәнәгатьcезлек белдерүчеләр бик күп булды. Татарча телеграм-каналларда да бу уңайдан төрле фикерләр күренә башлады. Мәсәлән, «Че казылык» телеграм-каналы, иртәгә татар телендә сөйләшү дә түләүле булмагае, дип яза һәм бу мәгълүматны таратырга тәкъдим итә:

«Бер клоун «барыга» татар халкының хикәяләрендәге затларны (Шүрәле, Су анасы, Камыр батыр, Кар кызы) үзенеке дип игълан иткән дә, хәзер бу исемнәрне кулланган театрлар, кешеләрдән акча сорый икән. Роспатентта тулаем миңгерәүләр утыра микән ул?! Мәгълүматны таратыгызчы, бүген Шүрәле өчен акча сорыйлар, иртәгә татар телендә сөйләшүне түләүле ясарлар инңбткләре!

ЗА ШУРАЛЕ ОТВЕТИШЬ!» – ди алар.

«Че гуглит татар кызы» каналы исә Шүрәлебезнең сатылмавы турында яза:

«Җәмәгать, бу – ужос! Татар халык әкиятләрендәге затлар – татар мәдәниятенең, татар халкының милеге! Шүрәле сатылмый, шуны онытмыйбыз», – диелгән анда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100