Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы җырчыларның балалары өчен соңгы кыңгырау чыңлаган?

news_top_970_100
Кайсы җырчыларның балалары өчен соңгы кыңгырау чыңлаган?
социаль челтәрләр

Бу көннәрдә мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» бәйрәмнәре гөрли. Чыгарылыш укучылары арасында артистлар һәм башка популяр шәхесләрнең дә балалары бар. Аларның кайсы 9нчы, кайсы 11нче сыйныфны тәмамлаган. Җырчылар сәхифәләрендә әлеге моңсу да, шатлыклы да бәйрәм көненнән фотолар белән уртаклаша.

Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовларның кызлары, үзе дә инде чын артистлар дәрәҗәсендә сәхнәләрдә чыгыш ясаучы Таңсылу 11нче сыйныфны тәмамлаган.

Булат Бәйрәмов Таңсылуның 1нче сыйныфка укырга барган һәм соңгы кыңгырау бәйрәменнән видеоларны аралаштырып, коллаж ясаган.

«11 елга сузылган «мәктәп» дигән марафон ахырына якынлашты. Алда –  ЕГЭ дигән спринт», – дип язган ул.

Әнисе Ләйсән Гыймаева да Таңсылуга якты киләчәк, имтиханнарын уңышлы тапшырып, бу тормышта үзе теләгән һөнәрен сайлау мөмкинлеге булуын теләгән.

Әнвәр Нургалиевның кызы Элина өчен дә бүген – тормышындагы бик җаваплы көн. 

«Уза еллар, ага еллар елга сыман. Барлык укытучыларыбызга чиксез зур рәхмәтемне белдрәм. Бер генә теләк – балаларыбыз бәхетле булсын, сугышларны күрмәсеннәр, әти-әниле үссеннәр.

Безнең гаилә өчен чыннан да соңгы кыңгырау булды бу. Инде хәзер оныкларыбыз – Салман, Сәид, Аишаныкын гына көтәсе кала. Аишабыз бүген 1нче сыйныфны тәмамлады. Ул бәйрәмдә әтисе белән», – дип искә алган фаҗигале вафат булган туганының балаларын да Әнвәр Нургалиев. 

Элинаны зур юлга озатырга дип, әбисе – Әнвәр Нургалиевның тормыш иптәше Иринаның әнисе дә килгән. Ул да үзен гомер буе укытучылык эшенә багышлап, балаларны инглиз теле серләренә төшендергән шәхес икән. Хәзер инде лаеклы ялда. 

Җырчы Марат Шәйбәковның да улы 11нче сыйныфны тәмамлый.

«Шундый дулкынландыргыч көн бүген, күз яшьләрем чыгам-чыгам дип кенә тора. Әле генә 1нче сыйныфка барган идек. Әй, гомернең үтүе! Улыма ак юллар, зур уку йортларына керергә язсын. Тик изге кешеләр генә йөрсен юлларында , – дип язган ул, моңсуланып.

Танылган журналистлар Гөлназ һәм Илнур Фәйзрахмановларның улы Сәет өчен дә соңгы кыңгырау шалтыраган. Әнисе Сәетнең бик матур итеп саубуллашу вальсы биегән видеосын күрсәтте. 

«Әле кичә генә менә шулай җыенып, 1 нче сыйныфка укырга бардык. Мин елыйм, улыма чыгарылыш сыйныф укучысы лентасын бәйлим. Киенеп бүлмәсеннән чыкты, аны күреп, янәдән елап җибәрдем. Вакыт бигрәк тиз үтә», –дип язган ул. 

Барлык мәктәпне тәмамлаучыларга да уңышлар, ак юллар телибез!! 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 23 май 2023
    Исемсез
    Ин интелегент , итэгэтле малай Файзрахманов Илнур
  • 23 май 2023
    Исемсез
    Энуэр Нургалинын кызы олгергэн иренен кабартырга, монынчы Эйдэр Гэлимнен кызы кукерэген зурайтканы белэн мактанган иде.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100