Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буада яшәүче 98 яшьлек ветеран Котдус Мөлеков: «Тормышның матурлыгын күреп яшәргә кирәк»

news_top_970_100
Буада яшәүче 98 яшьлек ветеран Котдус Мөлеков: «Тормышның матурлыгын күреп яшәргә кирәк»
Фото: социаль челтәрләрдәге видеодан скриншот

Буа районының Аксу авылында яшәүче сугыш ветераны Котдус Мөлеков яшь буынга матур киңәшләр бирә. Ветеран белән тарихчы, экскурсовод Рәшид Амишов сөйләшкән. Бу турыда ул социаль челтәрләрдә язды.

«Хәмер эчмәскә, тормышның матурлыгын күреп яшәргә кирәк», – ди ул.

Котдус абыйга бүгенге көндә 98 яшь. «Шушы яшькә җиттем, тагын яшисе килә әле. Китап укыйм мин. Бер азәрбайҗан кешесе 160 яшькә җиткән, чечен кешесе 157 яшькә җиткән. Балалары күп, 100дән артык. Гәҗиттә язганнар», – дип, белгәннәре белән дә уртаклаша ветеран.

Котдус абый балалары, оныклары янәшәсендә, кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Ул аларның төгәл генә санын да хәтерләми инде. «Мөхәммәт кенә 8не таптырды – 6 кыз, 2 малай. Факиянең инде 3 малай, Кәүсәриянең малайлары өйләнделәр инде», – дип тезеп китә ветеран. Ахырдан аның якыннары ачыклык кертә – Котдус абыйның 84 оныгы һәм оныкчыгы бар икән.

Әңгәмә ахырында Котдус абый туган җиребезнең бик матур булуын да искә ала. «Башка җирләр алай ук түгел, Татарстан матур», – ди ветеран.

Котдус абыйга сәламәтлек, хәерле озын гомер телибез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100