Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буача «Тантана»

«Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасы быел Буа театрының яңа бинасында узды. Сәгать ярымга планлаштырылган кичә 3 сәгатькә сузылды. Тантананы безнең хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова күзәтте.

news_top_970_100
Буача «Тантана»
фото: Михаил Захаров

Соңгы берничә елда «Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасы күчмә формат алды. 2023 ел азагында Буа театры яңа бинага күчкәнгә күрә, «Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасының биредә булуы табигый иде.

Мәгълүмат өчен: «Тантана» премиясенең схемасы болайрак. Театрлар уңышлы спектакльләрен премиягә тәкъдим итәләр. Ягъни, спектакльнең видеоязмасы (татарча спектакльләр рус теленә тәрҗемә белән), спектакльнең буклеты, спектакль турында белешмә, масскакүләм матбугат чараларында чыккан язмалар тапшырыла. Нигезләмәдә бу документларның Татарстан театр әһелләре берлегенә (Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортына) тапшырылуы күрсәтелгән. Комиссия аларны карый (видеодан яки театрга барып) һәм, 15 марттан да соңармыйча, премиягә дәгъва итүчеләр исемлеген билгели. 27 март көнне – Халыкара театр көнендә бөтен театрлардан вәкилләр җыелган залда лауреатлар игълан ителә. Байтак еллар дәвамында тантана «Татар-информ» аша онлайн күрсәтелеп килде. Быел андый мөмкинлек булмады.

Башта «Тантана» премиясе тапшырылган тантана турында сөйләшик, аннары «Тантана» премиясенең үзе һәм нигезләмәсе турында берничә сүз.

Быел «Тантана» театр премиясе, нигәдер, журналистларны кызыксындырмады – Мәдәният министрлыгы оештырган трансферда (Камал театры автобусында артистлар янында) нибары 3 журналист килдек. Шул өчнең икесе «Татар-информ» вәкиле (журналист һәм фотограф) иде. Матбугат вәкилләренең ни өчен кызыксынмый башлавы оештыручылар өчен уйланыр сәбәп, минемчә.

Ххх

Буа театрының затлы бинасы янына берәм-берәм автобуслар килеп туктый. Автобусларда башлыча номинантлар иде, әлбәттә. Чөнки лауреатлар исемнәрен оештыручылар мөмкин кадәр сер итеп саклый. Шунлыктан театрлар барлык номинантларын китерәләр.

Кунакларны театр директоры, сәнгать җитәкчесе һәм артисты Раил Садриев үзе һәм аның портреты, ягъни, ул уйнаган «Дәрвиш» моноспектакленең театр алдына тарттырып куелган зур баннеры каршылады.

Портрет дигәннән, театр эченә кергәч тә, анда гел портрет та бюст икән, әмма анысы – башка мәсьәлә.

Буа театрында артистларның үзләреннән бигрәк портретлары һәм төрле спектакльләрдән фоторәсемнәре күбрәк күренде. Үзләре кунаклар кебек үк залда иде булса кирәк, кичә башланыр алдыннан сәхнәгә бер чыгып басудан тыш күренеп йөрмәделәр. Кичә Буа театры залында узса да, труппадан башка узды кебек. Ни гаҗәп, алып баручылар да Кариев театры артистлары Альбина Гайзуллина белән Булат Гатауллин иде. Әйе, Буа театрында «Тантана» премиясен тапшыру тантанасын Кариев театрының «Алтын битлек» номинанты булган артистлары алып барды.

Сценарий бик гади иде: номинацияләрне 5 бүлеккә бүлгәннәр дә лауреатларга тараттылар. Ниндидер фәнни-гамәли конференциядә утырган кебек булып китте – чын әгәр.

Ә конверт ачучылар мәсьәләсенә килгәндә, монда инде андый структур бүленешләр генә түгел, гомумән дә концепция юк. Театр тәнкыйтьчесе Александр Вислов та, районның баш табибы да, фермер хуҗалыгы җитәкчесе дә, Камал театры директоры да, Чаллы театры сәнгать җитәкчесе дә, мәдәният министрының беренче урынбасары да ачты конвертны. Башка елларда конверт ачучыларны шул елның игълан ителгән исеме яки башка берәр вакыйга күз уңында тотылган ниндидер тематика берләштерә иде. Быел да Татарстанда «Фән-техника елы» булса, Россия күләмендә «Гаилә елы» дип игълан ителде. Галимнәрне яки матур (яшь/карт/театраль) гаиләләрне чыгарып конверт ачтырырга була иде. «Тантана»да гаилә тематикасы Дамир Сираҗиев премиясен тапшыруда гына искә төшерелде – театраль гаиләләргә тапшырдылар. Гаилә темасының матур бер үрнәге булган Раил Садриев һәм Фәрит Садриевларга алтын җепләр белән чигелгән чапаннар да тапшырылды. Раилнекендә алтын җеп күбрәк иде – ялтырабрак тора. Аның каравы, Фәрит Садриевка Салават Фәтхетдинов үзе гамәлгә куйган Шамил Закиров премиясен тапшырды. Аның суммасы Шамил Закиров яшенә бәйле ел саен арта бара – быел ул 79 мең сум иде. Хәер, Татарстанда быел «Фән-техника елы» булуы «Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасында чагылмый калмады, әлбәттә, Фәрит Садриев – техник фәннәр кандидаты ләбаса. Ә ул сәхнәгә конверт ачырга да, чапан алырга да, Салаваттан премия алырга да чыкты.

Раил Садриев үзе дә гел сәхнә тирәсендә йөрде.

Александр Вислов килеп өлгермәү сәбәпле, «Дебют» номинациясе өчен конверт ачып лауреатларны котларга...

баш врач килеп өлгермәү сәбәпле, «Иң яхшы эпизодик роль» номинациясе өчен конверт ачып лауреатларны котларга...

«Курчак театрының иң яхшы актеры» номинациясе лауреатын котларга чыккан делегациядән чапан кабул итеп алырга...

«Бердәм Россия» партиясенең «Кече ватан театрлары» федераль проекты кураторы, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова кулыннан әлеге проектның махсус призын кабул итеп алырга...

Камал театрының легендар артисты Әзһәр Шакировка бүләк бирергә чыкты.

Раил Садриевның үзенә һәм театры артистларына премияләр булмады. Төп номинацияләрдә премияләр Түбән Кама театры артистларына да булмады. Качалов театры катнашып тормый инде ул. «Мастеровые» театры катнашуын катнашкан, әмма комиссия аларның эшен җиңүгә лаеклы дип тапмаган.

Тамашаның 17.00 сәгатькә куелуы бераз сорау тудырды. Рамазан ае бара. Программа нәкъ алдан көтелгәнчә сәгать ярымда тәмамланса да, ифтар вакыты аның эчендә калачак иде. Әйткәнемчә, ул бик озак барды. Хәзер бер мәдәният, матбугат, республика ифтарлары һәм башка бик күп төрле ифтарлар уздырабыз икән, димәк, ураза тоту һәи авыз ачу тормышыбызга нык кереп урнашты. Шуңа күрә тантананы ифтардан соң яки ифтарга бетәрлек итеп куйсаң да ярый иде кебек. Шул көнне Буада район ифтары да барган ди. Бу бит тамашачаны гел бер вакытка китереп күнектергән афиша спектакле түгел, вакытын алыштырганнан беркем зыян күрмәс иде. Кешегә тамаша залында яки чыгып авыз ачып йөрү уңайлы түгел ләбаса. Һәртөрлеләребезнең хокукларын хөрмәт итү тиештер.

Мин сәхнәдә яңгыраган барлык чыгышларны һәм рәхмәт монологларын язмача текстка күчерү максаты куймыйм. Тамаша 3 сәгать чамасы бару сәбәпле, бу бик озынга һәм күңелсезгә китәр иде. Бары тик легендар Әзһәр Шакиров сүзләрен генә китерәм.

Әзһәр Шакиров: «Бүген шундый матур көн. Бүген минем күңелемдә үз милләтемә карата хөрмәт күтәрелә. Бу театрны карыйм һәм ничек яхшы якка үзгәрүләрен күрәм. Нинди матурлыкка ирешкәннәр! Минем өчен иң зур бәхет – шушы Буа шәһәрендә театрның булуы. Моннан да бөек әйбер юк! Сез бүген бик матур кичәдә. Сез – минем иң хөрмәтле кешеләрем. Татарның бөеклеген онытмагыз, яме. Барыгызга да бик зур рәхмәт!»

ххх

Мин беренче тапкыр «Иң яхшы зур форматлы спектакль» номинациясендә җиңгән Әтнә театрын котлыйм! Минем иң яраткан спектаклемнең берсе булган «Ат карагы» спектакленең (Әлмәт театры) «Актерлар ансамбле» номинациясендә җиңүен котлыйм. Минзәлә театры артисты Хафиз Хамматуллинны «Икенче пландагы иң яхшы артист» номинациясендә җиңүе белән котлыйм. Гәрчә Туфан Миңнуллинның «Шулай булды шул» спектаклендәге Нургали ролен икенче пландагы роль дип санамый идем.

Барыгызны да җиңүләрегез белән котлыйм, кадерле артистлар һәм театрлар!

Хәзер «Тантана» премиясенең үзе турында берничә сүз

Башта оештыручылар, сайлап алу комиссиясендә 7 кеше, дип игълан итте. Болар: РФ Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары Дмитрий Мозговой, РФ Театр әһелләре берлегенең драма һәм милли театрлар кабинетлары мөдире Марина Корчак, Александр театрының иҗат-мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Елена Герусова, «Казан» журналының баш мөхәррире, шагыйрә Альбина Әпсәләмова, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире, язучы Зиннур Хөснияр, Камал театрының әдәби бүлек мөхәррире, театр белгече Гөлшат Фәттахова, Камал театрының маркетинг бүлеге белгече Гөлназ Хәсәнова. Соңыннан, аңлавымча, Мәдәният министрлыгы инициативасы белән, театр белгече Нияз Игъламов һәм әдәбият белгече Елена Шевченконы да өстәгәннәр.

Җәмәгать, нигә соң театр вәкилләре һаман да сайлап алу комиссиясендә һәм жюри эшендә катнаша? Кеше үтә дә гадел булырга да мөмкин, ләкин бит әле «корпоратив бердәмлек» дигән әйбер дә бар. Әйтик, кеше үз коллективы эшенә каршы тавыш биреп утырсынмыни?! Бу дөресме соң? Сүзнең Камал театрының ике вәкиле турында баруын аңлагансыздыр.

«Тантана» нигезләмәсендә «Музыкаль спектакль куюга зур өлеш керткән режиссер, композитор, артист һәм башкаларга Казан дәүләт консерваториясенең махсус призы да бирелә» дигән пункт та бар иде. Нигәдер, андый махсус приз бирелмәде.

Тагын бер махсус премия – Дамир Сираҗиев исемендәге премия дә сорау тудыра. Беренчедән, кайчандыр «Җыен» фонды гамәлгә куйган Дамир Сираҗиев премиясенең «Тантана» театр премиясе эчендәге махсус призга әверелеп калуы кызганыч. Икенчедән, «Тантана» театр премиясе турындагы нигезләмәдә:

«Дамир Сираҗиев премиясе

– әдәбият өлкәсендә (драматургия һәм театраль публицистика),

- театр сәнгатендә (драма театрлары спектакльләре, артистлар, режиссерлар, сценографлар, театр рәссамнары, фотографлар һәм дизайнерларга),

- кино сәнгатендә (сценаристларга, режиссерларга, артистларга, операторларга, рәссамнарга) иҗтимагый танылу алган әсәрләр өчен бирелә» диелгән.

Нәтиҗәдә, Бөгелмә театрының һәм Тинчурин театрының ирле-хатынлы артистларына һәм Рабит агага һәм аның 2 улы – Нурбәк белән Байбулатка бирелде. Ягъни, театр сәнгате һәм өлешчә кино сәнгате (Рабит Батулла һәм Байбулат Батулланың «Ядәч!» фильмы күздә тотылгандыр дип фаразлыйм). Әлеге премиягә лаек булган Александр Кочетов һәм Марина Быстрованың (Бөгелмә дәүләт рус драма театры) да, Артем Пискунов һәм Резеда Сәлахованың (Тинчурин театры) да иҗтимагый танылган эшләрен тамашачы алдында игълан итәргә кирәк иде.

Ягъни, бу очракта Гаилә елы булуы оештыручыларның үзләре язган нигезләмәсеннән өстен булып чыккан. Нигезләмәне дә үзегез язасыз бит, хөрмәтле оештыручылар. Сез аны кабул иткәндә Гаилә елы булуы билгеле иде инде.

Махсус приз дигәннән, быел Театр әһелләре берлегенең махсус призының акчалата премиясе дә бар, диде Фәрит Бикчәнтәев. Быел ул Камал театрының яшь актрисасы Эльза Моратхуҗинага бирелде.

Махсус призлар темасын дәвам итеп, Бөтендөнья татар конгессының махсус призы булуын да искәртим. Конгрессның чәй сервисын театр артисты Эльвир Сәлимов Татарстанның халык артисты Радик Бариевка алып кайтып тапшырачак. Спектакль уйнавы сәбәпле, ул килә алмаган иде. Килгән булса, Радик Бариев сәхнәгә 2 тапкыр чыгасы иде. «Тантана» комиссиясе «елның иң яхшы ир-ат актеры» дип аны билгеләгән. «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясе аңа Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Дуслар җыелган җирдә» спектаклендәге Рафис роле өчен бирелде.

Әйбәт булды әле аңа бирүегез, хөрмәтле комиссия, «Алтын битлек» экспертларының «Мөһаҗирләр» спектаклендә (Мәхмүт Галәү әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев куйган спектакль 9 номинациядә «Алтын битлек» театр премиясе номинанты. – авт.) аны номинантлар арасына кертмәүләренә гел аптыраган идем. Ничек инде Радик Бариевның уенын күрмичә калырга мөмкин иде? Үзебезнекеләр күргән, бәяләгән. Хәтта бер генә түгел, ике тапкыр. Бөтендөнья татар конгрессының бәясе – ул бөтен татар бәяседер, әйеме?

ххх

«Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасында тапшырыла торган яңа бер премия өстәлде. Әлмәт театры инициативасы һәм «Нефтегаз» СМП ярдәме белән, театрның легендар режиссеры Зәкия Туишева исемендәге яңа театр премиясе барлыкка килде. Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева Буада «Тантана» театраль премиясен тапшыру тантанасында әлеге премия лауреатын игълан итте. Әлеге премиягә Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Рәис Галиев лаек булды. Рәис ага үзе килә алмаган иде, ни кызганыч.

«Дебют» номинациясеӘтнә татар дәүләт драма театрында Мостай Кәрим пьесасы буенча куелган «Ай тотылган төндә» трагедиясендә Акъегет роле өчен, театрның яшь артисты Айзат Хәйруллин һәм Чаллы татар дәүләт драма театрында Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган «Сихерче» спектаклендә Сәвилә роле өчен Алсу Сәгыйдуллина.

«Иң яхшы эпизодик роль» номинациясеКазан ТЮЗының «Одна нога на берегу» спектаклендәге рольләре өчен Алсу Густова.

«Иң яхшы курчак театры актеры» номинациясе«Әкият» курчак театры артисты Дилүс Хуҗәхмәтовка «Авиатор» спектаклендә Иннокентий Платонов роле өчен. Бу аның 7нче «Тантана» премиясе.

«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясе Камал театры артисты Алсу Каюмовага Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Дуслар җыелган җирдә» спектаклендәге Саҗидә роле өчен.

«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясе – Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклендә Зәйнетдин роле өчен Тинчурин театры артисты Рөстәм Гайзуллинга һәм Минзәлә театры артисты Хафиз Хамматуллинга Туфан Миңнуллинның «Шулай булды шул» спектаклендә Нургали роле өчен.

«Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль» (опера, музыкаль спектакль, мюзикл) номинациясе Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Екатерина Сергеевага «Жизнь за царя» операсында Ваня роле өчен.

«Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль (балет, заманча хореография, пластик спектакль) номинациясе Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Илнур Гайфуллинга «Иакинф» спектаклендә Иакинф роле өчен.

«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясе Чаллы театры артисты Чулпан Аскаровага Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче» спектаклендә Убыр роле өчен.

«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясе – Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Дуслар җыелган җирдә» спектаклендәге Рафис роле өчен Камал театры артисты Радик Бариевка.

«Иң яхшы актер ансамбле» номинациясе Әлмәт театрында Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Ат карагы» спектакле.

«Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясе Кариев театрының «Әлифба: хәрефләр дөньясында» спектакле һәм Казан ТЮЗының «Чучело. Квартирник» спектакле.

«Кече формалы иң яхшы спектакль» номинациясе «Әкият» татар дәүләт курчак театрының «Авиатор» спектакле.

«Зур формалы иң яхшы спектакль» номинациясе Әтнә театрының Мостай Кәрим пьесасы буенча куелган «Ай тотылган төндә» спектакле.

«Иң яхшы музыкаль спектакль» номинациясе «Иакинф» спектакле, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры.

«Эксперимент» номинациясе «15 172» спектакле. «MOÑ» театр мәйданчыгы.

«Намус һәм тугрылык» номинациясе Камал театрының легендар артистлары Ринат Таҗетдинов һәм Әзһәр Шакиров.

«Сезондагы казанышлар өчен» номинациясе «Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм фонды.

Дамир Сираҗиев исемендәге иҗтимагый премия:

1. Александр Кочетов һәм Марина Быстрова (Бөгелмә дәүләт рус драма театры).

2. Артем Пискунов һәм Резеда Сәлахова (Тинчурин театры).

3. Рабит Батулла, Байбулат Батулла, Нурбәк Батулла.

ТР Театр әһелләре берлегенең махсус призы – Эльза Моратхуҗина (Камал театры).

«Сәхнә» журналының махсус призы Илсур Минкеев («Әкият» курчак театры);

«Казань» журналының махсус призы Наил Ибраһимов («Пантера» балет театры) һәм Ксения Ценева (Түбән Кама ТЮЗы);

«Кече ватан мәдәнияте» («Театрлар балаларга») проектының махсус призы Римма Митрофанова (Чаллы дәүләт курчак театры);

«Кече ватан мәдәнияте» («Кече шәһәр театрлары») проектының махсус призы Буа дәүләт драма театры.

Бөтендөнья татар конгрессының махсус призы – Радик Бариев (Камал театры).

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 март 2024
    Исемсез
    Иң кызыгы: Артем Пискунов бн Резеда Саляхова Дамир Сираҗиев премиясен алганнар иде инде😂 ничәдер ел элек...😂😂😂
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100