Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буа театры: Раилгә һәйкәл куйганнар һәм монда Президентның да катнашы бар

Хәбәрчебез Буа дәүләт театрының соңгы премьерасын карап кайтты. Аны Марсель Сәлимҗановның туганнан туганы Дамир Сәлимҗанов куйган.

news_top_970_100
Буа театры: Раилгә һәйкәл куйганнар һәм монда Президентның да катнашы бар

Буа театры үзенең яңа спектаклен темасын бик ачмаса да, “Урам себеркесе” дип атаган. Аңлыйм – бу менеджмент ягыннан уйлап эшләнгән, ягъни, "Һәйкәл”гә караганда “Урам себеркесе” исеме “кызыктырыбрак” яңгырый. Югыйсә, Татарстан өчен бөтенләй таныш булмаган Жеребцовның “Һәйкәл” исемле пьесасы буенча куелган спектакльгә ничек халык җыярсың? Ә Буа театры тәгәрмәч өстендә яши торган коллектив. “Бүрене аяклары туендыра”, ягъни мәсәлән. Кыскасы, “Урам себеркесе”н әле озын юллар көтә.

Шәхсән минем өчен бу спектакль беренче чиратта режиссеры белән кызыксыну тудырды. Аны Буа театрында Дамир Сәлимҗанов куйган. Ул – Марсель Сәлимҗановның туганнан-туган энесе. Удмуртиянең Глазов шәһәрендә муниципаль театрны җитәкли. Дамир Сәлимҗанов дөнья буйлап спектакльләр куеп йөрсә дә, Казанга килеп спектакль куйганы юк.

Үз дигәненә ирешмәсә, Раил ул Раил буламыни?! Буа театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев турында әйтүем. Китертә алган ул Казанга килеп җитә алмаган Дамир Сәлимҗановны Буага. Хәтта бер түгел, ике спектакль куйдырта алган. “Урам себеркесе” исемлесе – шуның беренчесе.

Яхшылыкны әйтеп эшләргә кирәк?

Йә, нәрсә күрдек инде без Буа театрына махсус килеп?

Комедиянең сюжеты болайрак. Вокзал янын себерүче Раил исемле абзыйга төннәрнең берсендә һәйкәл куялар. Билгесез кешеләр бистәнең үзәк мәйданына куеп китә аны. Вакыйгалар шуннан соң башлана һәм куерганнан-куера бара. Кем куйган һәм ни өчен? Раил, уйлана торгач, бу аванстыр дигән фикергә килә. Җитмәсә, куркыныч төш тә керә бит әле. Артистлар әлеге төшне аеруча тәмләп күрсәтәләр. Әсәрнең кульминациясе дә шушы инде. Раилнең төшенә Президент үзе керә. Чын Президент, хәтта “ядерный” чемоданчигы да бар. Президент ролендә кем дисез? Әлбәттә, Раил Садриев үзе! Ул героебызның төшендә аны халык һәм якты киләчәк хакына атып үтерә. Үзе белән алдан килешеп, әлбәттә. Әле җитмәсә, хатынына тун белән микроволновка да бирә... Төш ул төш инде. Вакыйгалар алга таба да куера. Танылган Раилгә бистә халкы гозер белән килә башлый. Уенга бистә администрациясе дә кушыла. Ахырдан Раил һәйкәлен кувалда белән җимереп ата. Ә чишелеш радиодан яңгырый. Бистә аша поездда үтеп баручы скульптор үзенә ярдәм иткән урам себерүчегә рәхмәт йөзеннән куйган икән бит һәйкәлне. Монда бернинди сәясәт тә юк. Бары тик сәнгать һәм рәхмәтлелек. Әмма, спектакльдән күренгәнчә, дөньяда яхшылыгыңны әйтеп эшләргә кирәк шул. Алайса, белмәссең ул яхшылыкларның нәрсәгә китергәнен. Ярый әле, скульптор эшләгән яхшылыгының әҗерен сорап килмәгән. Андыйлар да бар – дөнья бу!

Кыскасы, пьеса рус драматургиясендә еш кулланылган кечкенә кеше проблемасын алгы планга чыгара. Миңа калса, татар драматургиясе бу проблема белән газапланмый, бу рус театры проблемасы.

Раил ролен уйнаучы Илфир Солтанов алдына да кечкенә кеше проблемасын бөтен зурлыгы белән күрсәтү бурычы куелган.

Илфир Солтанов белеме буенча драма актеры түгел. Буа театры труппасында гомумән профильле белем алган актерлар яңа гына барлыкка килә башлады. Әмма театр белгече Нияз Игъламов билгеләгәнчә, театр алга бара, ул спринтер йөгерешендә түгел – андыйлар, ягъни кыска дистанциядә зур уңыш казанганнар тиз яна, Буа театры марафон йөгерешендә – ул ашыкмыйча гына үз дигәненә ирешәчәк.

Әйтелгәнчә, пьеса рус теленнән тәрҗемә ителгән. Авторы Владимир Жеребцов Башкортстанның Стәрлетамак шәһәреннән. Геройларның исеме русча булса да, Буа театры аны өлешчә татарчалаштырган. 

Төп геройдан башлыйк. Ул Раил исемле, ягъни театр җитәкчесенең исемен йөртә. Башта мин моны Раилның арттырып җибәрүе дип кабул иттем. “Клиник очрак”, мин әйтәм, Раил үзенә “һәйкәл куя”. 

Әмма төп геройга Раил исемен кушу Дамир Сәлимҗанов идеясе булып чыкты. “Синең кечкенә шәһәрдә башкарган зур эшең – театр булдыруың һәйкәлгә лаек”, дидеме ул, “Синең кечкенә шәһәрдәге зур эшеңне читтәге “скульптор”лар да күрә һәм бәяли”, дидеме... әллә бер гөнаһсыз Раил Садриевтан усал шаярттымы...

Тәрҗемә ни өчен уңышсыз?

Спектакльнең иң зур проблемасына килсән, ул – тел мәсьәләсе. Тәрҗемә колакны кисәр дәрәҗәдә уңышсыз иде. Югыйсә, камил эшләнгән әдәби текст та кебек, тәрҗемә итүчесе дә Рүзәл Мөхәммәтшин. Әмма нидер җитми, нидер артык, кыскасы, ятмый текст сәхнәдәге күренешкә. Бераз азаплангач аңладым: эш Рүзәл Мөхәммәтшинның әдәби тәрҗемәсенең җирле колоритка туры килмәвендә. Актерларның җирле сөйләме – бу якның үзенчәлеге һәм аны әдәбиләштереп бетерергә ярамый. Җирле сөйләмнәр – татар теленең байлыгы.

Тәрҗемә әсәрләрен бөтен татар театрлары куя. Бу табигый. Тәрҗемә тексты кайчан уңышлы була? Шушы җирлек кешесе, яисә шушы җирлектәге театрга якын торган, коллективта кайнаган кеше тәрҗемә итсә. Камал театры спектакльләрен шушы коллективта эшләгән Габдулла Шамуков, Хәлим Җәләй, Илтөзәр Мөхәммәтгалиевлар тәрҗемә иткән. Алар театрның атмосферасын тоемлап, әлеге текстны яңгыратачак артистларны күзаллап эшлиләр. Әлмәт театры спектакльләрен аның директоры Фәридә Исмәгыйлева үзе тәрҗемә итә. Аның “Медея”ны тәрҗемә итүе – иң профессионаллар тел-теш тидергесез камил хезмәт. Әмма Фәридә Исмәгыйлева тәрҗемәләре башка театрга ничек ятар иде икән – әйтә алмыйм. Буа театрында әлегә тәрҗемә эшен үз өстенә алырлык актер юктыр, бәлки, киләчәктә ул булыр, булмыйча калмас.

Әлегә, мөгаен, театрның Ркаил Зәйдуллага мөрәҗәгать итүе кулайрактыр. Ни өчен икәнен аңлатам: чөнки Ркаил Зәйдулла – Чувашия татары, шушы мишәр этносы вәкиле. Ә Татарстанның Буа районы Чувашия белән чиктәш, ягъни, тегесендә дә, монысында да бер сөйләмгә ия мишәр туганнарыбыз көн итә. 

Әлбәттә, артистлар уйный-уйный текстны үз телләренә яраклаштырып бетерәчәкләр, шомартачаклар, ялтыратачаклар. Рәхәтләнеп карагыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100