Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бу зур эш": олимпиадада җиңгән укучыларга нинди сыйфатлар хас?

2018-2019 уку елы артта калды. Олимпиадаларда җиңүчеләр өчен ул аеруча уңышлы тәмамлана. Алар тырышлыкларының әҗерен күрә: бөтенроссия олимпиадасында җиңгән чыгарылыш сыйныф укучылары үз профиле буенча теләгән уку йортына укырга керә ала. Әҗере зур булса да, олимпиадада җиңү җиңел эш түгел. Ул балаларның башкаларда булмаган нинди сыйфатлары бар соң? Җиңү нәрсә бәрабәренә килә? “Татар-информ” яшь акыл ияләренең кайберләре белән аралашып алды. 

news_top_970_100
"Бу зур эш": олимпиадада җиңгән укучыларга нинди сыйфатлар хас?

Быел Татарстанда “Ел укучысы-2019” исеменә Казанның 19 гимназиясе 11 сыйныф укучысы Камил Басыйров лаек булды. Ул тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) предметыннан бөтенроссия олимпиадасында катнашып, абсолют җиңүче булган.

– Предметка кызыксыну күптән туды. Башта минем берәр хәрби училищега керү теләге зур иде, ә хәзер гражданлык авиациясенә китеп, очучы булырга хыялланам. Ульяновскига укырга барачакмын. Мин узган елда җәен ел буе Казан ДОСААФында очышларга әзерләндем. Җәен Як-52 өйрәнчек самолетында очтым. Миңа бик ошады, шуңа теләгем үзгәрде.

Олимпиадага әзерлек барышында берничә предмет өйрәндем – аэродинамика, метеорология, самолет двигателе конструкциясе.

Олимпиадага көн саен диярлек дәрестән соң калып, педагог белән әзерләндем. Һәр якшәмбе саен йөрдем.

– Мондый зур уңышларга ирешү өчен укучы нинди булырга тиеш?

– Максатка омтылырга кирәк, ялкау булмаска тиеш.

Татарча беләсеңме, дип сорыйм Камилдән. “Беләм, ләкин аңлыйм гына, сөйләшмим диярлек”, - дип җавап бирә. Бу нәрсә белән бәйле соң, дип сорагач, серен белдем. “Мине еш кына татар теле дәресеннән сорап алалар иде, ул дәресләрдә олимпиадага әзерләндек. Әзерлек дүрт ел барды, уңышлы чыгыш былтыр һәм быел гына булды, призер булдым” диде Камил. Шулай да телне белү үзенә әйләнә-тирәдәге татарча сөйләшүчеләрне аңларга ярдәм итүен әйтте.

КФУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицей укучысы Рөстәм Якубовка 15 яшь. Ул экология буенча олимпиада җиңүчесе.

– 8 сыйныфтан катнашып киләм. Ул вакытта республика күләмендә катнашып, җиңүче булдым. Ә хәзер бөтенросия дәрәҗәсендә йомгаклау этабында катнашып, призер булдым. Миңа табигатьне өйрәнү бик ошый. Тере организмнарның үзара һәм әйләнә-тирә мохит белән бәйләнүен өйрәнәм. Миңа хайваннарның, бөҗәкләрнең үзара мөнәсәбәтен өйрәнү ошый. Минем фәнни эшем “Куйбышев сусаклагычы утрауларында фауна һәм кортлар үзенчәлекләре” дип атала. Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында шул эшне якладым. Бу предмет буенча олимпиада уздырылуын белгәч, моны тирәнрәк өйрәнә башладым. Укытучым Наталья Сафиуллина киңәш иткән әдәбият укыдым, “Танкодром” балалар белем бирү үзәгендә лекцияләргә йөрдем, “Дуслык” лагеренда биосфера буенча лекцияләрне дә тыңладым.

– Уңышыңның сере нидә? Олимпиадага әзерлек буенча рецептың бармы?

– Минем рецепт шундый: олимпиадага кала бер-ике көн тулысынча иркенәергә кирәк, нәрсә теләсәң, шуны эшләү яхшырак. Аннары тулы көч белән олимпиада язарга барасың. Элек йокысыз әзерләнеп тә, нәтиҗәләр начаррак була иде, ә болай уңышлырак килеп чыга.

– Олимпиадада катнашу сиңа нәрсә бирә?

– Олимпиада зур мөмкинлекләр бирә, йомгаклау этабында призер булып, мин бу юнәлеш буенча Россиянең теләсә кайсы вузына укырга керә алам. Шулай ук, илкүләм дәрәҗәдәге “Артек”, “Океан”, “Смена” кебек лагерьларга барырга була. Шулай ук, юллама белән Сочидагы “Сириус” кебек зур белем бирү үзәгенә дә барырга мөмкин. “Сириус”ка да, “Артек”ка да барырга җыенам. Алга таба КФУ га, я Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтына керергә уйлыйм, әле ике елым бар, уйлармын.

Олимпиадаларда югары нәтиҗәләргә ирешү өчен көненә 1-2 сәгать булса да вакыт бүләргә, әдәбият укырга, мөмкинлек булганда түгәрәкләргә, лекцияләргә йөрергә киңәш итәм. Иң мөһиме – предметны яратсаң, барысы да килеп чыга.

– Татар егете, татарча беләсеңме?

– Татар телен, кызганыч, белмим, аңлавын аңлыйм, сөйләшә алмыйм. Гаиләдә аралашмыйбыз. Әбием белән әз-мәз аңлашабыз, ул татарча эндәшә, мин русча җавап бирәм. Балачакта татар телендә минем белән сөйләшүче булмагач, хәзер өйрәнү кыенрак.

Информатика буенча бөтенроссия олимпиадасының 16 яшьлек абсолют җиңүчесе Илдар Гайнуллинның Бакуда узачак халыкара олимпиадага әзерләнеп йөргән көннәре.

– Россия җыелмасына эләктем. Быел күп кенә олимпиадаларда катнаштым, тренировка өчен генә түгел, кызыклы мәсьәләләр чишүдән ләззәт алганым өчен катнашам. Бу ел Румынияда халыкара олимпиададан башланды, аннары Болгариягә, Һиндстанга бардым.

– Информатикага хирыслыгың каян барлыкка килде?

– 7 сыйныфта лицейга укырга кердем, бер дустым мине үзе йөргән түгәрәккә чакырды. 

– Гел олимпиада юлында йөрү укуга комачауламыймы соң?

– Укытучылар аңлый инде, чөнки әзерлеккә шактый вакыт кирәк. Алар биргән биремнәрне үтим, билгеләр алам. Әти-әниләр дә шөгылемне хуплый. Күбрәк ял итәргә кирәк дисәләр дә, алар моның мөһимлеген аңлый.

– Ә ничек әзерлисең үзеңне?

– Мәсьәләләр чишәргә өйрәнер өчен мәсьәләләр чишәргә кирәк дигән кагыйдә бар, башкаларга да шуны әйтәбез. Һәр детальне уйларга кирәк. Миңа информатика һәм математика ошый. Мәсьәләләр чишүдән канәгатьлек алам. Үземне дулкынланмаслык итеп көйләргә тырышам. Ә амулет, талисман һәм башка хорафатларга ышанмыйм.

Чаллыдан 76 гимназиянең 10 сыйныф укучысы Лия Гыйльметдинова олимпиадаларда берничә тапкыр катнашкан, Татарстан тарихыннан беренче тапкыр республика олимпиадасында катнашып, беренче урынны алган.

– Татарстанда яшәгәч, аның тарихы, үсеше турында күбрәк белергә теләдем. Олимпиадага әзерлек барышында бик күп әйберне белмәгәнемне аңладым. Дәреслекләр тау булып өелде. Мин инде Татарстан тарихы кып-кыскадыр дип уйлаган идем. Ә ул бик бай тарих булып чыкты. Мин үз төбәгем белән бик горурланам. Татарстанның үткәне, Мәскәү белән мөнәсәбәтләр турында белдем, бу бүген дә актуаль. Татарстанның Россия Федерациясендә мөһим роль уйнавы, мәдәни мирас – болар барысы да тарих белән бәйле.

– Татарча беләсеңме?

– Татарча аңлыйм, ләкин сөйләшә алмыйм. Гаиләдә минем белән татарча сөйләшерлек кешеләр күп. Ата-аналарым да татарлар, ләкин телне белмиләр.

– Олимпиадага барганда ничек әзерләнәсең?

– Барлык олимпиадалар мине бер әйбергә өйрәтте: бары тик үз-үзеңә генә ышанып була. Олимпиадага барганда бик яхшы әзерләнгәнемне, булдыра алганның, мөмкин булганның барысын да эшләдем дигән тыныч уй белән барам, шуңа күрә каушау юк.

– Олимпиадаларда катнашуның берәр файдасын күрәсеңме?

– Тырышлык бушка китми бит, бүләкләү бар, вузга кергәндә ташламалар, хөрмәт, мәктәптә дә сиңа “олимпиадник” дип башкача карыйлар. Бу зур стимул, ләкин иң зур стимул – белемгә тартылу.

Мин дә шул бөтенроссия олимпиадасы биргән вузга конкурссыз укырга керү ташламасына ия булырга телим. Быел рус теленнән бардым, урын гына алып булмады.

Чаллыдан 8 сыйныф укучысы Ильяс Гарифуллин астрономия белән мавыга. Республика олимпиадасында катнашып, ул җиңү яулаган.

– Астрономия – кызыклы фән, ул миңа җиңел бирелә торган физика фәне белән дә тыгыз бәйле, икенчедән, әле өйрәнелмәгән әйберләрне белергә мөмкинлек бирә. Мисал өчен, биология, медицинаны алсак, анда күп әйбер өйрәнелгән, билгеле, ә космос, галәмдә безгә билгесез, аңлаешсыз әйберләр күп. 4 сыйныфтан мавыга башладым да, физика укытучысы белән өстәмә өйрәнә башладым.

– Олимпиадада җиңү өчен нәрсә кирәк?

– Мондый уңышларга ирешү өчен зур тырышлык, саллы хезмәт кирәк, талант та роль уйный. Әти-әниләр, дуслар да булышуы мөһим.

– Олимпиадага барыр алдыннан үзеңне ничек әзерлисең?

– Мин үземә ышана башлыйм. Кайчак хафаланып та аласың, ләкин бу вакытта киресен уйлый башлыйм – үз-үземә "бәлки, булдыра да алырсың әле" дип әйтәм.

– Туган телеңне беләсеңме?

– Татар телен бик үк яхшы белмим, ләкин күпмедер дәрәҗәдә генә булса да белү тулысынча татарча гына сөйләшүче туганнарым, дусларымны аңларга ярдәм итә.

Биектаудан 3 нче мәктәпнең 4 сыйныф укучысы Зилия Сәлахова рус теленнән республика олимпиадасы җиңүче.

– Мин 4 яшьтән укырга яратам. Укыганда мин башымда шат күңелле дөньяны күз алдыма китерәм. Күбрәк энциклопедияләр ошый, - дип сөйли башлады Зилия. 

Хәер, тантана алдыннан залда утырганда аның янына килгәндә дә, Зилиянең әдәби китап укып утырган мәле иде. Менә нәрсә әйтәсең бу балага?! Бәйрәмгә дә китап алып килгән!

– Олимпиадага ничек әзерләнәсең? Синең кебек җиңүче булсыннар өчен, дусларыңа нәрсә киңәш итәр идең?

– Гел диктантлар язам, интернеттан контроль эшләре, биремнәр үтим. Тырышлык, сабырлык, ирешелгәндә генә туктап калмаска кирәк.

– Мондый матур кыз татарча да яхшы беләдер?

– Татарча бераз белсәм дә, ешрак русча сөйләшәм, өйдә дә аралашу күбрәк русча. Ул җиңелрәк, матуррак та. Рус теле миңа күбрәк ошый.

– Татар теле бөтенләй кирәкми мени?

– Кирәк, кичә, мәсәлән, татар теленнән контроль эше эшләдек, татар сүзләре күп иде, мин аларның бөтенесен белдем.

Казанның 131 лицей укучысы Галия Шәрәфетдинова физика предметыннан олиапиадада катнашып, призер булган.

– Минем тирән шөгыльләнә торган белгечлегем математика, тик укытучы “катнашып кара әле” дип сорагач, белемемне сынап карадым. Урын алу өчен мәктәп программасы җиткән булып чыкты, - ди ул.

Татар телен белү-белмәвен аннан да сораштым. “Татарча аңлыйм гына, белмим, татар теле миңа әбиемнәр белән генә сөйләшергә булыша”, ди. Телне тирәнрәк өйәнү планың бармы соң, дим. “Юк, теләк юк” дип җавап бирде.

Кайбыч районыннан Әдилә Садыйкова – Олы Кайбыч мәктәбе 8 сыйныф укучысы.

– Былтыр мин әдәбияттан олимпиадада катнашкан идем, призер булдым, быел татар теленнән дә көчемне сынап карарга булдым. Шулай итеп, быел республика турында татар теле һәм әдәбияттан җиңүче булдым. Уңышка ирешү өчен кешенең теләге, тырышлыгы, озаклап әзерләнеп утыру кирәк. Юкса, укытучы биргән белән генә җиңеп булмый. Телне белү миңа бик рәхәт. Гаиләдә татарча сөйләшәбез, дуслар белән дә. Каядыр барсам да, татарча сөйләшүчеләрне табарга тырышам.

Казанның 35 лицее 7 сыйныф укучысы Эльвина Нуруллина да татар теленнән олимпиадада беренче урынны алган.

– Олимпиада алдыннан йоклап алам. Миңа олимпиада алдыннан бер көн эчендә дә тырышып әзерләнеп алу җитә. Килгәч, баштан бөтен уйлар очып чыккан кебек, аннары үз-үземне җыйныйм, - диде.

Рәзилә Шәмсетдинова – Әлмәт районы 2 нче Түбән Мактама мәктәбе 10 сыйныф укучысы.

– Без һәрвакыт укытучыбыз белән дәрестән соң кала идек. Бөтен уку елы шул татар белән үтте дип әйтеп була. Дуслар урамга берәр кая чакырса да, ашыгыч булганда, “юк, олимпиадага әзерләнәсем, урын аласым бар” диям, һәм алар мине аңлый. Үткән елда урын алмадым, быел мәктәп директоры Мәдинә Гаязовна Закирова класска керде дә, “теге елны урын алдыңмы” дип сорады, мин “юк” дидем, “быел алырга кирәк” диде. Шул миңа этәргеч булды.

– Туган телеңне белү кирәкме?

– Үз телеңне белергә кирәк, юкса бүтән телләрне белә дә алмаячаксың, алар сиңа бирелмәячәк.

Актаныш районы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатыннан 11 сыйныф укучысы Сөмбел Газизова республика олимпиадасында беренче урынны яулаган.

– Мин бу олимпиадада 7 сыйныфтан бирле катнашып килдем, калган елларны гел призер булдым, ә быел ниһаять җиңүче исеменә лаек булдым. Бу зур эш. Әти-әнием, укытучымның хезмәте һәм үземнең тырышлыгым күп куелган. Татар теле укытучысы безне 5-11 сыйныфларда укытты, татар теле һәм әдәбиятына мәхәббәт уятты. Хәзер укырга кергәч, сыйныфташларым белән театрларда ул өйрәткән әсәрләргә нигезләнгән спектакльләрне карыйсыбыз килә.

– Синең олимпиадага әзерләнү рецептың нинди?

– Олимпиадага әзерләнгәндә, иң беренче, әйбәт итеп план төзергә кирәк. Анда темалар бик күп, аларны кечкенә подтемаларга бүлеп, һәркөнне берәрсен өйрәнергә һәм берәр нинди ассоциацияләр ярдәмендә истә калдырырга кирәк. Әдәбиятта ул даталар, әсәр исемнәре, геройлар һәм характеристикалар. Аларның барысын да истә калдырырга кирәк. Моның өчен мин дәфтәргә кечкенә генә конспектлар рәвешендә язып барам, күп сүз белән язмаска тырышам, кечкенә һәм аңлаешлы итеп кенә язам. Олимпиада алдыннан тиз генә шул дәфтәрләрне карап чыгам һәм шулай керәм.

Ә теорияне өйрәнгәндә, кайбер терминнарны барыбер ятларга кирәк, чөнки олимпиадада төгәллеккә, дөреслеккә, язу осталыгына карыйлар. Әгәр терминны белеп тә, дөрес итеп яза белмәсәң, балл куймыйлар. Тикшерүчегә ничек тә булса җиңелрәк булсын дип эшләргә тиешсең.

Олимпиаданы куркыныч әйбер кебек кабул итү кирәкми. Нәтиҗәсе нинди була, димәк, белемең шундый. Яхшы фикерләр белән керсәң, яхшырак.

– Кайсы язучыларның иҗаты күңелеңә аеруча якын?

– Әмирхан Еники, Фатыйх Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов әсәрләре беркайчан үлмәс. Аларны укырга кирәк. Исхакыйга гына карасак, күп кенә әйберләрне күрәзәче кебек әйтеп биргән.

– Телне белү сиңа ничек ярдәм итә?

– Татар телен белү ул хәзер модно, шуңа күрә хәзер Казанда гына күрсәгез дә, ничаклы татарча форумнар, акцияләр үткәрелә. Татар телен никадәр яхшырак белсәң, шулкадәр син крутой, классный кеше булып исәпләнәсең. “Менә, бу бит шулкадәр яхшы белә, акценты да юк, русчадан татарчага өйрәнмәгән, үзе татарча белгән” дип әйтәләр. “Бигрәк матур чиста итеп сөйләшәсез, ничек шулай сөйләшергә өйрәнеп була” дип әйтәләр. Шушы әйбер горурлык хисе уята.

  • Татарстанда бөтенроссия олимпиада призерлары, җиңүчеләре - 148 укучы теләсә кайсы профильле югары уку йортына конкурссыз керү хокукы алды. Быел Татарстанда 24 предмет буенча олимпиадалар, шул исәптә татар теле һәм әдәбияты, туган телләр (мари, чуваш, удмурт), төрек, гарәп, милли мәктәпләрд рус теле һәм рус әдәбияты буенча олимпиада узган.
  • Мәктәп этабында 182 мең 5 укучы катнашкан. Муниципаль этапта 68 мең 233 кеше катнашкан. Төбәк этабында катнашкан 2138 9-11 сыйныф укучысының 855е җиңүче һәм призер булган. 318 укучы йомгаклау бөткнроссия этабында катнашкан, шуларның 125 е призер һәм 23е җиңүче булган.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100