«Бу янгын – чираттагы сынау...»: Чирмешәндә яшәүче гаиләгә ярдәм кирәк
Чирмешәндә яшәүче Зөһрә Антонова гаиләсе бүгенге көндә ярдәмгә мохтаҗ. Үзләре өйдә юкта янгын чыгып, йортларының эчке өлеше, җиһазлар янып, көнкүреш техникасы эреп беткән. Янгын, иртәгә килеп, электр чыбыкларын алышырачаклар, дигән көнне, кыска ялганыш сәбәпле килеп чыга.

«Янасыз!» – дип шалтыраттылар»
Без Чирмешәнгә моннан 10 еллап элек Чаллыдан күченеп кайткан идек. Биредә туганнан туган апам да яши. Торыр өчен тыныч, матур район. Искерәк кенә йорт сатып алдык та аның эченә өр-яңа ремонт ясадык, янәшәсенә өстәмә корылмалар төзедек. Әлеге вакытта бу йортта тормыш иптәшем белән гомер кичерәбез. Мин кечкенә генә кафе тотам. Җыеннарга килгән хоккейчыларны, турнирларга килгән балаларны ашату белән шөгыльләнәбез. Балаларыбыз барысы да читтә. Бер кызым Мәскәүдә эшли, улым Самарада укый. Шулай ук яшьли вафат булган апамның кызын опекага алган идем. Ул да, укуын тәмамлап, Самарада калды, – дип таныштыра үзенең гаиләсе белән Зөһрә ханым.
Зөһрә Антонова әйтүенчә, бу йортка күп көч һәм хезмәт кергән.
Ремонт эшләре, нәрсәдер төзү, җиткерүдән туктап та тормадык дияргә була. Әле нәкъ менә шушы янгын чыкканның икенче көнендә дә электриклар килеп, өебездәге барлык электр чыбыкларын алыштырырга тиешләр иде. Күрәчәгебез булгандыр, эчендәге бөтен әйбере янып беткән йортыбызга кайтып кердек. Минем әтием белән әнием Самара өлкәсе Камышлы авылында яши. Әтием параличланган килеш урын өстендә. Шуңа, мөмкинлек булу белән, аларга ярдәм итәргә чыгып чабабыз. Янгын чыкан көнне дә без әниләргә киткән идек. Барып җитеп озак та үтмәде, «Янасыз!» дип шалтыраттылар. Ничек җыенганыбызны да сизмәдек, – ди ул.

Фото: © Зөһрә Антонова архивыннан
Бәхетләренә, Зөһрә ханымның мунчасын эшләргә төзүчеләр килеп калган була. Тәмәке көйрәтергә чыккан җирдән, өйдән төтен чыкканын күреп алалар. Тиз арада хуҗаларга шалтыраталар һәм янгын сүндерүчеләрне чакырталар.
Тикшерүчеләр әйтүенчә, өйдә кыска ялганыш булганнан соң, «рубильник» электр утын өзәргә тиеш. Ә безнеке өзмәгән. Мондый янгын да була икән, дидек. Чөнки өйнең эче дөрләп янмаган, ә эрегән. Электр чыбыгыннан бүлмәләргә күчеп, кызып, юлындагы бөтен әйберне эретеп бетереп барган. Өйнең эчен тулысынча сүттек, бөтен җиһазларны чыгарып ташладык. Бер суыткыч белән залдагы диван гына «исән» калган. Тәрәзәләр, ишекләр, тарттырылган түшәмнәр, батареялар – барысы да эреп акты. Гардероб һәм шушы «рубильник» куелган йокы бүлмәсе тулысынча янып бетте. Стеналарыбыз гипсокартоннан эшләнгән иде. Ул – авыр яна торган материал, шуңа күрә йортның бүрәнәләренә артык зыян килмәгән. Каралган урыннары гына бар. Шулай ук газ котелы торган юыну бүлмәсенә артык зыян килмәгән. Ә калган бүлмәләрдә, залда ишек-тәрәзәләребез дә, идәннәр дә юк. Салкын кышка кергәндә менә шундый хәлдә утырып калдык. Гардероб эчендәге өс киемнәребез дә янып беткән. Йокы бүлмәләрендә калганнары да корымга баткан. Инде уйлап утырам да, ярый әле үзебез өйдә булмаганбыз.Төнлә чыкса, мондый янгын вакытында сөрем газы белән агуланып үлгән булыр идек, – дип сөйли ул.
Зөһрә ханым сүзләренчә, йортның бүрәнәләрен саклап калырга янгын сүндерүчеләрнең бердәм һәм тиз эш итүе ярдәм иткән. «Биш минут эчендә килеп җитеп, сүндергәннәр», – диде ул.

Фото: © Зөһрә Антонова архивыннан
«Авырлык килгәндә ялгыз калдырмадылар»
Бәла белән очрашкан хуҗалар югалып калмаганнар. Төшенкелеккә бирелеп утырырга да вакытлары юк. Район халкы, дуслары, туган-тумача белән күмәк рәвештә төзекләндерергә, йортның эчен яңадан яшәрлек итәргә керешкәннәр.
Барлык янгын калдыкларын түктек. Өйнең бүрәнәләрен чистарттык. Хәзерге вакытта, иң беренче итеп, йортка тәрәзәләр куярга һәм җылы кертергә кирәк. Йортның эчен, элеккечә үк, гипсокартон белән ясарга җыенабыз. Түбәгә дә зыян килде, аны да алыштырырга кирәк була. Түбәдән янып төшеп, кайбер урыннарда йортның сайдингы эреде.
Йорт кырыена «пристрой» ясаган идек. Әлегә шунда яшәп торабыз. Дусларыбыз, туганнарыбыз ярдәм итә, тиз арада төзекләндереп булыр, дигән өметтә инде без. Чирмешән халкы бик ярдәмчел икән, төзелеш материалларына дип ярдәм җибәрүчеләр бик күп булды. Кем трактор бирде, кем чүпләрне тутырышты.
Балаларыма да хәбәр иттек. Малай – укуыннан, кыз эшеннән сорап кайтып, инде ничә көн безнең янәшәбездә армый-талмый эшлиләр. Күршеләребез бик яхшы. Йортта эшләүче эшчеләргә бер көнне берсе, икенче көнне икенчесе ашарга пешерә. Аллаһның рәхмәтләре яусын аларга.
Администрациядән дә акчалата ярдәм күрсәттеләр, район башлыгы да бик булышты. Авырлык килгәндә ялгызыбызны гына калдырмадылар», – ди ул.
Хуҗабикәнең иң зур сөенече – кирәкле документлар һәм йортның бурасы исән калу. «Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән генә калган инде ул. Югыйсә, йортны яңадан салырга туры килер иде. Җиһазлар, техникасы алыныр, эче дә эшләнер әкренләп», – дип юата ул үзен.
«Чираттагы сынау»
Зөһрә ханым болай да бик күп авырлыклар аша узарга туры килүен дә билгеләп үтте. Шуңа да ул әлеге янгынны Ходайның чираттагы бер сынавы итеп кабул итә.
Моннан 5 ел элек әти параличланып, урын өстенә калды. Шул ук елны коронавирус йоктырып, бертуган апам арабыздан китеп барды. Аның 4 баласы ятим калды. Шуларны әни белән икәүләшеп аякка бастырырга тырыштык. Бер баласы гаиләле иде инде, үз көнен үзе күрерлек. Икенчесен укытып чыгардык, быел эшкә урнашты, Ходайга тапшырып. Бер туганыбыз техникумда укый, берсе тугызынчы сыйныфта. Әти урын өстендә булгач, әни аның яныннан бер сәгатькә дә китеп тора алмый. Шуңа күрә балаларны карау, документ эшләре белән йөрү, укырга кертү мәсьәләләре тулысынчы минем өстә булды. Бер туганыбызны опекага да алдым. Ул балаларны әти белән әнинең пенсиясенә генә карап булмый. Әтигә дәүләт тарафыннан бирелгән памперслар да 3 айга гына җитә, калганын сатып алырга туры килә. Тырышып-тырмашып яшибез, барсын да булдырырга тырышабыз. Бу янгын да чираттагы сынау инде. Аны лаеклы итеп үтәргә язсын. Ходай ярдәмен бирсен безгә сәдака бирүчеләргә, ярдәм итүчеләргә», – дип сөйләде Зөһрә ханым.
Бәла ерак йөрми. Мондый хәл барыбызга да килергә мөмкин, Аллаһ сакласын. Авырлык белән күзгә-күз очрашкан Зөһрә ханым һәм аның гаиләсенә җомга хәерләрен салырга, йортларын яшәрлек хәлгә китерү өчен аз булса да үзләреннән өлеш кертергә теләүчеләр өчен:
8-937-524-44-67 ( Зөһрә Батырҗановна, «Альфа банк», «Т-Банк», «Сбербанк»)