Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу хәлләр төштә булган кебек»: «Интертат» герое Айгөл Үлмәскулова ракны җиңгән!

news_top_970_100
«Бу хәлләр төштә булган кебек»: «Интертат» герое Айгөл Үлмәскулова ракны җиңгән!
социаль челтәрләр

«Интертат» герое, инде берничә ел рак – «лимфома Ходжкина» авыруы белән көрәшкән Башкортстан кызы Айгөл Үлмәскулова үзенең мәкерле авыруны җиңеп, ниһаять, тулысынча сәламәтләнүен хәбәр итте. Айгөл дәвалану курсын Төркиядә узды, аңа анда сөяк мие күзәнәкләрен күчереп утырту буенча операция ясадылар.

Кичә Айгөл Истанбул шәһәрендә тикшеренүләр узган. Профессорлар Айгөлгә ракны җиңүе, хәзер аның элеккечә сау-сәламәт кеше булуы турында хәбәр иткәннәр. Айгөл бу турыда сторисларында сөйләде.

«Дәвалану узганнан соң, мин ничә айлар буе «ә бәлки рак кире кайткандыр» дигән уйлар белән яшәдем һәм ПЭТ узарга курыктым.

Бүген, барлык тикшеренү нәтиҗәләрен күреп, мин тынычландым һәм күкрәк тутырып сулыш алдым. Сәламәт булу, бу искиткеч тормышны күрү һәм яшәү, якыннарым белән бергә булу, матурлыкны күрә алу ничек рәхәт! Җәяү атлаганда дөнья белән хозурлану нинди зур бәхет!

Беләсезме, мин бу көнне бик озак көттем! Ниһаять, мин сау-сәламәт! Мин бу елларда бер генә тапкыр да рухымны төшермәдем, гәрчә «рецидив», «сөяк миен күчереп утырту» кебек сүзләрдән аңымны җуяр дәрәҗәгә җитсәм дә.

Бу хәлләр төшемдә булган кебек иде. Тизрәк уянасым һәм бу вакыйгаларны иң начар төш кебек онытасым килде. Ләкин бу – чынбарлык иде.

Мин үз-үземне кулга алып, халыктан ярдәм сорадым. Баштарак миңа кешедән акча сорау һәм үземдәге әлеге диагноз турында сөйләү бик тә оят булды.

Ләкин иң яхшы табибларга күренү һәм бу авырудан бөтенләйгә котылу өчен бик зур күләмдәге акчалар таләп ителде.(Минем дәвалануыма якынча 10 млн. сум акча китте). Әмма минем яшәү теләгем көчлерәк булып чыкты. Шуңа да мин, бернигә карамыйча, алга атладым.

Мин үз-үземә һәм миңа ярдәм кулын сузган һәр кешегә чиксез рәхмәтлемен. Миңа эшләгән яхшылыкларыгыз сезгә меңләтә әйләнеп кайтсын!

Минем хәзер рак белән авыручы кешеләргә үрнәк буласым килә. Миңа карап, алар да үз-үзләрен кулга алсыннар һәм вакытыннан алда бирешмәсеннәр, авыруны җиңеп чыксыннар иде.

Барысы да мөмкин! Аллаһы Тәгаләнең күңеле киң, ул безгә җиңеп чыга алмаслык сынаулар бирми!» – дип яза Айгөл.

«Интертат» Айгөлнең инде икенче тапкыр мәкерле авыру – рак белән көрәшүе хакында язма әзерләгән иде. Кызы туып, беренче тапкыр әни булуның бөтен ямен тоеп яшәр алдыннан, Айгөл тормышын 180 градуска үзгәртәчәк куркыныч диагнозы булуын белә. 6 курс химиотерапия алганнан соң, табиблар аны ремиссиягә чыгара ала. Ләкин озак та үтми, Айгөлгә рак икенче тапкыр «һөҗүм итә».

Айгөл озак вакытлар үз гаиләсенең көче һәм халык ярдәме белән җыелган акчаларга Истанбул шәһәрендәге бер шәхси клиникада дәвалану курсы узды. 3 айдан соң аңа сөяк мие күзәнәкләре күчереп утырттылар. Бу хакта түбәндәге язмада укырга мөмкин:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100