news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бу синдром сирәк очрый»: Балтач һәм Казан табиблары йөрәге туктаган яшь егетне коткарган

Казанның М. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе табиблары 25 яшендә берничә тапкыр йөрәге туктаган егетнең гомерен коткарган. Табиблар сирәк очрый торган диагноз белән очрашкан.

news_top
«Бу синдром сирәк очрый»: Балтач һәм Казан табиблары йөрәге туктаган яшь егетне коткарган
Фото: © М.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиникасы MAX каналыннан

25 яшьлек Рәмиснең (исеме үзгәртелгән) йөрәк белән проблемалары беркайчан да булмаган. Көннәрдән беркөнне егет гаиләсе белән Балтачта чакта куркыныч хәл була: төнлә хатыны иренең кинәт бик каты гырлый башлавыннан хафага төшә, чөнки ирен мондый халәттә беренче тапкыр күрә. Хатыны уятып караган, тик Рәмис бу вакытта аңсыз хәлдә булган һәм суламаган да. Ашыгыч ярдәм хезмәтен көткән арада Рәмиснең абыйсы йөрәк-үпкә реанимациясенә тотынган. Алга таба Рәмис гомере өчен көрәшкә Балтачның ашыгыч ярдәм табиблары керешкән. Егет суламаган, пульсы да булмаган.

Берара табиблар йөрәк карынчыкларының фибрилляциясен күреп ала, ләкин алар вакыт-вакыт кына кыскарып алган, бу инде үлемгә якынайган халәт дигән сүз. Ашыгыч ярдәм табиблары яшь егетнең йөрәген ике тапкыр дефибриллятор белән «кабызып» караган. Икенче тапкырында, ниһаять, Рәмис сулыш ала башлаган һәм йөрәк тибеше күренгән.

Балтачтан – Казанга

Табиблар тиз арада пациентны Балтач үзәк район хастаханәсенә китергәннәр, анда аны үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтыралар. Табиблар Республика анестезиология һәм реанимация дистанцион-консультатив үзәге белән элемтәгә кергәннәр. Үзара киңәшкәч, табиблар, Рәмиснең гомерен саклап калу өчен, аны М. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр хастаханәсенә күчерү турында карар кабул итә. Балтач район хастаханәсендә авыруны күчерү өчен хәлен тотрыкландыру буенча көч куялар. Шул рәвешле, санавиация вертолетында Рәмис Казанга китерелә.

Рәмиснең гомерен саклап калу өчен, аны М. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр хастаханәсенә күчерәләр

Фото: © «Татар-информ»

7 нче хастаханәнең кабул итү-диагностика бүлегендә кардиограмма төшереп, Рәмиснең үткәргеч юлларында тумыштан килгән тайпылышка хас үзгәрешләрне күреп алалар. Табиблар Бругада синдромын фаразлый. Бәхеткә, Рәмистә бу чирнең икенче төре булган. Табиблар моны нәселдән килгәнме, әллә тышкы факторлар сәбәп булганмы икәнен җентекләп тикшерергә тотына.

Рәмис хастаханәнең кардиореанимациясендә өч атна тирәсе яткан. Кискен халәттән чыгу шактый авыр барган, ул хәтта берни дә хәтерләмәгән. Аңа тернәкләнергә башлангыч тернәкләндерү бүлеге командасы ярдәм иткән. Белгечләр егетне яңадан аякка бастырган, сөйләшергә өйрәткәннәр. Рәмиснең гомеренә куркыныч янамый башлагач, аны 1 нче кардиология бүлегенә күчерәләр. Хәле җайлана башлагач, кардиограмма кабат нормага кайткан. Димәк, бу Бругада синдромы дигән нәтиҗәгә килә табиблар.

Имтиханнар алдыннан нык борчылу авыруга этәргеч биргән

Нәселдән килә торган проблемаларга шикне сызып ташлау өчен, Рәмис генетик тестлар тапшырган, һәм тикшеренүләр аларның булмавын күрсәткән. Табиблар йөрәк ритмын контрольдә тота торган җайланманы имплантацияләү карарына килгән. Мәскәү үзәге белән телемедицина үткәргәч, алар да бу карарның дөреслеген раслый. Шулай итеп, Казанның 7 нче хастаханәсе кардиохирурглары Рәмиснең йөрәгенә кардиовертер-дефибриллятор урнаштыра. Хәзер яшь егетнең тормышына куркыныч янамый.

«Мондый хәл тагын кабатланса, түзә алмаячакмын»

Фото: © «Татар-информ»

«Бу синдром сирәк очрый. Без беренче тапкыр йөрәк карынчыкларының фибрилляциясеннән соң Бругада синдромлы пациентны күрдек. Йөрәк ритмының болай бозылуы гаять куркыныч очрак. Бу очракта реанимация уңышлы үткәрелгән. Мондый хәлләр булмасын өчен диспансеризациядә даими рәвештә ЭКГ төшерергә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк», - дип ассызыклады клиниканың баш табибы урынбасары Зөлфия Ким.

Рәмис әйтүенчә, ул вакытта аның имтиханнарга җитди әзерләнгән чоры булган, ул төннәрен йокламаган, тәмәке тарткан, энергетик эчемлекләр эчкән, бик нык борчылган һәм бик күп эшләгән. Болар барысы тирәндә утырган авыруга көчәеп китәргә этәргеч булган. Клиникада Рәмис айдан артык вакыт уздырган, хәзер ул инде өйдә хатыны һәм бер яшьлек баласы белән.

«Бу – яңадан туу. Мондый хәл тагын кабатланса, түзә алмаячакмын. Тәмәкене күпкә азрак тартам, энергетик эчемлекләр, гомумән, бик зыянлы икәнен аңладым. Башка беркайчан да эчмәячәкмен. Мине коткаруга көч куйган барлык белгечләргә рәхмәт», – диде Рәмис.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар